поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
10.06.2021 Җәмгыять

Халык синоптигы: «Июнь башындагы салкынча көннәрне сагынырсыз әле»

«Июнь башындагы салкынча көннәрне сагынырсыз әле», – ди «ВТ»ның даими синоптигы – Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир Шәрәфиев. Аның сүзләренчә, җәй эссе булачак.

– Июнь салкынча булачак, дип күп тапкырлар әйтә килдем. Без фаразлаган яңгырлар да килеп җитте. Алар июнь беткәнче булачак әле. Шушы көннәрдәге явым-төшем бик кирәк иде. Майдагы эсселек аркасында, тау битләрендәге үләннәр корып бетте.  Игътибар иттегез микән: җиләк-җимеш бирүче бөтен агачта яфрак аз быел. Бу –дым җитмәүдән. Быел печән дә яхшы түгел. Туң вакытында дым алып калган люцерна үләне әйбәт үскән. Калганнары белән мактанып булмый, – ди ул. – Республиканың күп кенә районнарында яңгыр яуды. Яумаганнарына килеп җитәр дип уйлыйм. Июнь аен декабрь белән чагыштырам мин. Кышын кар яуды. Димәк, яңгырлар көтелә әле. Ә менә июль һәм август аенда көннәр кызу торачак.
 
Июнь аена халык сынамышлары
 
Иртән су буйлап томан агыла икән, кояшлы яхшы һава булачак.
 
Әгәр сандугач төн буе сайрый икән, икенче көнне көчле җил булачак.
 
Июнь ае җылы булса, уңыш яхшы булачак.
 
Июнь аенда яңгырдан соң салават күпере пәйда булса, һава торышы бик озак вакыт җылы торачак.
 
Төнлә яшен еш булса, уңыш мул булачак.
 
Әгәр тургай үз оясын җирдә кора икән, җәй бик коры булачак, ә агачта корса, яңгырлы була.
 
Әгәр миләш соң чәчәк ата икән, көз озын булачак.
 
Июньдә томан еш булса, гөмбә күп булачак.
 
Чәчәк атучы миләшкә бал кортлары күп җыелса, икенче көнне һава торышы яхшы булачак.
 
11 июньдә күке кычкырса, алдагы ике-өч көн матур торыр.
 
12 июнь көнне мул чык төшсә, аяз көнгә. Кичтән чык төшмәсә, иртәгәсен яңгыр явар.
 
13 июнь көнне яңгыр яуса, кыш суык килер.
 
14 июнь көнне иртән салават күпере чыкса, тагын яңгыр явар. Иртән кояш агарып чыкса да – яңгырга.
 
15 июнь көнне һава торышы матур булса, сентябрь җылы килер.
 
16 июньдә иртәнге томан су өстенә җәелсә, кояшлы көн көтелә.
 
17 июньдә яңгыр яуса, ул ике-өч көнгә сузыла.
 
18 июнь көнне үлән гадәттәгедән хуш ислерәк булса – яңгырга.
 
19 июньнән соң чүп үләннәре үсеше акрыная.
 
20 июнь көнне эссе булса, арыш уңар.
 
21 июньдә күк күкрәсә – яңгыр тузанны гына басар. Күк күкрәп, яшен яшьнәсә – көчле яңгырга.
 
22 июнь – иң озын көн, иң кыска төн. Бу көнне печәнгә төшкәннәр. Җир җиләге пешә башлый.
 
23 июнь көнне салават күпере чыкса, икмәк мулдан булмый.
 
24 июнь көнне томан су өстенә җәелсә, гөмбә уңар.
 
25 июньдә черки һәм озынборыннар багана булып өскә күтәрелсә, иртәгесен коры көн булыр.
 
26 июнь көнне бал кортлары иртәдән эш башласа, көннәр матур торыр.
 
27 июнь көнне бакаларның коры җирдә сикерешүен күрсәгез, яңгыр көтегез.
 
28 июньдә иртәдән кыздырса, кичкә яшенле яңгыр булачак.
 
29 июнь көнне яңгыр яуса, аның тамчысына карагыз. Әгәр эре икән, ул иртәгә яумый, вак булып, пыскып торса, бер-ике көн дәвам итә.
 
30 июнь көн аяз булса, җылы көз килә. Яңгыр яуса, көз дә яңгырлы була.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.06.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы