|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2021 Киңәш-табыш
Тәмле ботка пешерү өчен берничә лайфхак“ЕлМай” бренды майның файдалы киңәшләрен бирүен дәвам итә. Чираттагысы тәмле ботка пешерү турында. Укыйбыз: "Май ботканы бозмый" дигән гыйбарәне һәрберебез кечкенәдән ишеткәне бардыр. Ләкин күпләр ботканы бик яратып бетерми. Боткадан файдалы ризык кына пешереп калмыйча, аны тәмле һәм "аппетитный" ясау өчен берничә лайфхак: - Фантазиягезне эшкә җигегез. Ботканы төрле җиләк-җимешләр, чикләвекләр белән бизәгез. - Әгәр дә боткагызга әз генә көрән төстәге шикәр комы сипсәгез, ул тиз эриячәк һәм кетердәп торган карамельгә әйләнәчәк. - Иртәнге аштан калган ботканы бер сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Аннан алгач, телемнәргә кисеп, өстенә җиләк-җимеш, чикләвекләр өстәп, матур креманкаларга салып бирергә мөмкин. Ә сез тагын нинди ысуллар беләсез? Языгыз әле.
--- |
Иң күп укылган
|