поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.06.2021 Җәмгыять

Иң "коточкыч" куркыныч чор 43-44 яшь икән

Америка галимнәре кеше өчен иң куркыныч яшьне ачыклаганнар. 132 илдә яшәүче ярты миллион кеше турында мәгълүмат туплагач алар менә шундый нәтиҗәгә килгәннәр: алга киткән илләрдә кеше өчен иң куркыныч чор 47-48, ә үсеп килүче илләрдә (Русияне дә кертеп) 43-44 яшь икән.

Беренче карашка барысы да аңлашыла кебек, шул “котычкыч яшькә” җиткәч күбесенең ата-анасы авырый башлый яки үлә; нәсел калдыру сәләте (репродуктив функция) сүнә; моңа кадәр карьерада үзе теләгән уңышка ирешә алмау һәм киләчәктә дә көтелмәве һ.б. Моның турында белгечләр нәрсә уйлый соң?
 
– 40 яшьтән соң эволюция ягыннан безнең табигатькә кирәгебез шуның кадәр генә – нәсел калдыру сәләтебез тәмамланып килә, – ди психолог Светлана Лукичева. – Әгәр дә моңа кадәр организмның саклану механизмы яшәп килсә, 42-45 яшьтән соң шактый үзгәрешләр көтелә. Бу хатын-кызга да, ир-атка да кагыла. Аларның сәләте әлегә бар кебек, тик орлыкларның сыйфаты начар якка үзгәрә башлый.
 
Психология күзлегеннән караганда, 43-48 яшь һичшиксез җитди кризис чоры. Философия докторы Джеймс Холмс аңлатканча, бу “гомер уртасыннан картлыкка күчкәндә тын алу”. Әйе, көч әлегә бар, тик проблемаларны хәл итү кыенлаша. Яшүсмер чагындагы хыяллар юкка чыга – хәзер инде гомерем алда әле, кирәксә һөнәремне үзгәртә, әйләнә-тирәне, яшәү урынын җиңел генә алыштыра алам кебек тоелмый.
 
Социаль як белән чагыштырганда кеше биологик яктан тизрәк картая. Биологик яктан картаюны медицина һәм косметология ярдәмендә контрольдә тотарга өйрәндек, ә менә социаль планда хәлләр катлаулырак. Балачакта алдагы юлыбыз ачык: мәктәп-университет-никах. Ә 40тан соң төп юлыбыз югала. Бу яшькә җиткән ир-ат яшь калырга омтылып хатыны белән аерылышып яшь кәләш сайларга, анарга бала таптырып тупланган тормыш тәҗрибәсеннән чыгып яңача тәрбияләргә мөмкин. Көчле җенескә тышкы кыяфәт мөһим түгел – акчасы гына җитсен.
 
Ә хатын-кызлар моны икенче төрлерәк кабул итә. Бигрәк тә аерылышканнарның язмышы мактанырлык түгел. Чибәрлеген югалтып килүче гүзәл затка күбрәк альфонслар гына карый. 40 яшендә дә чибәрлеген югалтмаучылар исә үзләренә лаеклы дип саналучыны таба алмыйлар.
 
Кытай белгече, тәрҗемәче, язучы Бронислав Виноградский болай дип аңлата: кытай медицинасы еллар узган саен кешеләрнең төрле системаларга күчүен нигезли. Аларда 12 тапкыр хәрәкәтле система бар. Шуннан чыгып 12, 24, 36, 48 һәм 60 яшьләрдә үзгәрешләр булуын дәлиллиләр. Моннан тыш, ир-атның үз цикллары бар – сигезгә сигез тапкыр, ә хатын-кызларныкы – җидегә җиде тапкыр. Бу системаларда ирләрнеке 24 һәм 48 яшьтә, хатын-кызларныкы 48-49 яшьтә кисешә. Нәкъ шушы яшьләр кешенең тормышында мөһим роль уйный.
 
– Син әлбәттә бәхетле булырга хыялланасың, әмма тормышта күп кенә катлаулы һәм кыен хәлләр кичерәсең. Ә менә 48 яки 60 яшендә тормыш тәҗрибәсеннән чыгып аларны уңай чишәргә өйрәнәсең, – дип дәвам итә Бронислав Виноградский.
 
Лао Цзы китабында язылганча, проблемаларны барлыкка килгәнче алдан белеп, аны тамыр җәйгән агач булып үскәнче, кечкенә һәм нәфис чагында ук юк итәргә кирәк.
 
– Әгәр дә тормыштан риза икәнсең, канәгать булып калырга киңәш итәм. Моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, – дип уртаклаша Виноградский. – 60 яшемдә шактый уңай үзгәрешләр кичердем, чөнки тормыш тәҗрибәсеннән чыгып көтелгән ахмаклыкларны эшләмәдем һәм үз чиратында бу ахмаклыклар мине читләп үтте. Нәтиҗәдә, яшәү күпкә җиңеләйде. Яшүсмерләрчә үз-үзеңне раслауны, акылсыз ахмаклыклардан котылгач бәхет мизгеле килә. Яшүсмерлек чорыннан чыгу җиңел бирелми, кайберәүләрнең моның өчен хәтта гомерләре дә җитми.
 
“Суицид – явыз рухның йогынтысы”
 
– Үз-үзеңне бәяләүне ике мәгънәдә шәрехләргә мөмкин. Беренчесе – үзеңне бәяләү, икенчесе – үз кыйммәтең. Бу сүзләрне үзеңә карата мөнәсәбәттән чыгып аңлыйсың, – ди психолог, йога укытучысы Мария Колганова.
 
Үз-үзеңне бәяләүне карыйк. Монда тышкы кыяфәт; буй-сын; һөнәр; хезмәт хакы күләме; күзләрнең, тәннең, чәчнең төсе; дин; сәясәт; гаилә; тормыш рәвеше алына. Үз кыйммәт исә тышкы шартларга бәйле түгел һәм ул үзгәрми. Ягъни ул элек ничек булса шулай кала. Үз кыйммәтен аңлау кешене максатчан һәм кем булуыңны белергә ярдәм итә. Һәм бу “мин” тышкы кыяфәткә дә, статуска да, һөнәргә дә бәйләнмәгән.
 
– Әгәр кеше моны аңлый алса гармониядә бәхетле һәм шатлыкта яшәячәк. Әгәр дә аңламаса, аның эмоциональ халәте төрле факторларга бәйле булачак, – дип шәрехли Мария Колганова.
 
Үзеңне түбән бәяләмә!
 
“Йомшак психикалы кешеләр, бигрәк тә ирләр ешрак үз-үзенә кул салучан. Күбрәк психик авырулар, бәйлелеккә дучарлар, депрессиядән җәфа чигүчеләр арасында яшерен суицидка китерү куркынычы бар”, – ди Светлана Лукичева.
 
Гомерне өзүгә хәтта фильм, китап геройлары яки матбугаттагы мәгълүматлар да китерә ала.
 
– Шаманнар фикеренчә, суицид – явыз рух йогынтысы, ә үз-үзенә кул салучы өчен күбрәк борчылган кеше чираттагы корбанга әйләнергә мөмкин, – ди психолингвист Клавдия Болонина. – Ничек кенә сәер тоелмасын, моны тарих күп тапкырлар раслады. 1980 елларда Америка социологы Дэвид Филлипс, гаммәви мәгълүмат чараларында суицидлар турындагы мәгълүматлардан соң үз-үзенә кул салучыларның ешаюын ачыклаган. Җитмәсә, күпләр үзләрен нәкъ матбугатта язылганча үтерәләр. Әгәр дә танылган шәхес үзенә кул салса, аның образы романтиклаштырыла һәм такырбашлар үз кумирларына шулай охшарга тырышалар.
 
Әлбәттә, аек акыллы кеше газетадан ниндидер хәбәр укып башын үлем элмәгенә тыкмаячак. Үз-үзенә кул салу очракларының күбесе психологик һәм психик проблемаларга яки аң халәтенең үзгәрүенә (аффект, исереклек) бәйле. Үз-үзенә кул салырга омтылыш – шулай ук, игътибарны җәлеп итүнең бер ысулы. Еш кына бу омтылышны котылып калу мөмкинлеген белеп эшләүчеләр дә очрый (шаһитлар “ашыгыч ярдәм” чакыртырга яки беренче ярдәм күрсәтергә өлгерсен өчен вакыт һәм урыны алдан исәпләнә). Гадәттә исән калганнар тормышта килеп туган проблемалардан чыгу юлын күрмәүләрен әйтәләр. Яки барысына да ачу итеп, кызгансыннар өчен махсус эшлиләр икән.
 
Якыннары аларның кичерешләре һәм кабул иткән коточкыч карары турында гадәттә башларына да китереп карамыйлар.
 
“Тормышта иң зур дошман – үзең”
 
– Буддада кеше тормышының иң зур дошманы – үзе, дип санала. Моны аңларга һәм хәтердә сакларга кирәк. Будданың икенче зирәк фикере: иң зур байлык һәм бәхет – сәламәтлек. Ә күкнең иң зур мәрхәмәте – кичерә белү һәм тыныч кына җибәрү. Бу өч өстенлектән никадәр тизрәк файдаланырга өйрәнсәң, үзеңне шуның кадәр тизрәк бәхетле хис итәрсең, – дип искәртә Бронислав Виноградский.
 
Тибет астрологиясен өйрәнүче язучы Карагай фикеренчә, бәхет төшенчәсе турында бик күп китап томнары язарга була, тик безнең аңыбызга гына бәхетле булу-булмау мөмкинлеге бирелгән.
 
– Һәр кеше – аерым шәхес, шуңа күрә гомер яшен төрлебез төрлечә кабул итә, – ди Карагай. – Тибет фәлсәфәсе күзлегеннән караганда, безгә чын яшебезгә бер ел өстәп санарга кирәк (ана карынындагы вакыт бер елга исәпләнә). Тибетта кешеләрдә үзгәрешләр булуны билгеләүче параметрны күптән билгеләгәннәр:
 
Туу – тормышка керү – беренче сулыш – беренче тапкыр тавыш бирү;
 
12 яшь – балачактан яшүсмерлеккә күчү, кыйммәтләрне яңадан бәяләү;
 
24 яшь – үсмерлектән яшьлеккә күчү, кыйммәтләрне яңадан бәяләү;
 
36 яшь – яшьлектән җитлегүгә күчү, кыйммәтләрне яңадан бәяләү;
 
48 яшь – җитлегүдән тәҗрибәлегә күчү, кыйммәтләрне яңадан бәяләү;
 
60, 72, 84 һәм шулай 12 ел саен алышынып тора.
 
– Бу чорларның һәркайсы тормыш кыйммәтләрен яңадан бәяләүгә бәйләнгән. Әмма монда яшьнең төгәл күрсәткече юк. Әйтик, җитлеккән чор билгесез вакытка кадәр сузылырга мөмкин. Икенче яктан карасаң, паспортта язылган яшь әһәмияткә ияме соң? Иң мөһиме – әйләнә-тирә дөньядан чыгып эчке тоемлау. Балаларның төп үзенчәлеге нәрсәдә? Алар гаҗәпләнә белә, ә өлкәннәр бу сәләтне югалтырга мөмкиннәр. Әгәр картая башлавыгызны тойсагыз, гаҗәпләнерлек әйбер эзләгез. Шулай итеп яшьлегегезгә әйләнеп кайта аласыз, ә ул күпкә уңайлырак, – дип киңәш итә Карагай.
 
“Сукранучылар, зарланучылар белән аралашмагыз”
 
Ә яшьлеккә кире кайтмаячакны аңлагач нишләргә? Тормыш мәгънәсен югалтуны, борчылуларны ничек җиңәргә?
 
– Яшьлек белән хушлашу бәйрәме уздырырга, үткән тормышка рәхмәтле карарга, – чакыра Светлана Лукичева. – Физиологик үзгәрешләрдән оялмагыз. Шул ук җыерчыклар – үткән еллар, хис-тойгылар эзе. Тормышта нәрсә эшләргә теләп тә шуны башкара алмавыгызны искә төшереп шуны гамәлгә ашырырга тырышыгыз. Сезнең иҗат итү чорыгыз. Кешенең осталыгы, тәҗрибәсе тупланган вакыт. Менә шуны әйләнә-тирәдәгеләр белән уртаклашырга кирәк.
 
– Кризис үзгәрешләр вакыты. Үзегезнең А ноктасыннан Б ноктасына кадәр бара торган яңа тормыш юлын билгеләгез. Моның өчен башта бер урында таптанып тормауны аңларга кирәк. Башлангыч ноктагыз А. Үзегез теләгән халәттән чыгып Б ноктасын билгеләгез, – ди психолог-регриссолог Светлана Ветрова.
 
Юлны үткән саен энергия артуын сизәр өчен теләгән халәтегезне фокуслаштыру зарур. Моның өчен хәрәкәтем максатыма китерәчәкме дигән сорауга көн саен җавап эзләгез. Әгәр дә җавап таба алмасагыз, юлыгыздагы киртәләрне үтү җаен карагыз.
 
Әйтик, бүген иртә белән йөгерә алмасагыз, иртәгәдән башлагыз. Триатлонда катнашырга теләгегез бар икән – башта велосипедка утырыгыз. Гади медитацияләр белән шөгыльләнүдән башлагыз. Мәсәлән, берничә атнага кая да булса барып, ялгыз яшәп карагыз. Үз хисләрегезне белдерергә тартынып тормагыз: ышанмаган кешегә дәгъвагызны белдерегез яки яраткан кешегезгә мәхәббәтегезне танытыгыз.
 
Һәм иң мөһиме – сукранучылар, зарланучылар белән аралашмагыз!
Фото: Пиксабай
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 08.06.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»