|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2021 Шоу-бизнес
Айгөл Рәхимова: "Яңадан сәхнәгә кайту авыр..."Җырчы Айгөл Рәхимова профессиональ сәхнәдә 9 ел иҗат итә. Соңгы вакытта Айгөл бераз югалды, телеэкраннарда күренми. — Ниндидер бушлык, иҗадый кризис кичердем. Бер ел буе бер җыр иҗат ителмәде, — ди Айгөл. — Аллага шөкер, бу этапны үттем. Җиң сызганып эшкә чумдым. Үзем дулкынланам, үзем ялкынланып матур җырлар яздырам. — Айгөл, соңгы елларда Мәскәүдә яшәдең...
— Татарча җырлар белән бергә русчаларын да җырларга теләдем. Иҗат эшен Мәскәүдә дәвам итәргә уйладым. Әмма барыбер Казаннан да яхшырак шәһәр юк.
— Соңгы вакытта автор-башкаручы Фирдүс Тямаев төркемендә дә эшләп алдың.
— Фирдүс һәм аның гаиләсе белән иҗатта гына түгел, тормышта да якын дуслар без. Ул: “Әйдә, безнең төркемдә чыгыш яса”, — дигәч, бик теләп бардым. Күпмедер вакыт алар белән рәхәтләнеп эшләдем. Фирдүс мине төркемендә эшләтеп, сәхнәдә яңадан илһамланып иҗат итәргә көч, стимул бирде. Шушы бушлык вакытында аның кул сузуы зур ярдәм булды.
— Бервакыт бик матур никах күлмәгеннән фотога төшкәч, үзеңне кияүгә биргәннәр иде.
— Ул чакта бер үзәкнең никах күлмәкләрен тәкъдим итеп, фотога төштем. Юк, кияүгә чыкмадым. “28 яшең тулды. Әйдә инде, каласың бит”, — дип әйтүчеләр күп. Әмма гаилә корырга әзермен дип авыз тутырып әйтә алмыйм. Кирәк дип кенә, теләмичә, үземне мәҗбүр итеп чыгып, ялгыш адым ясамаска инде. Күпме әйтсәләр, төрттерсәләр дә, кайчан икәнен үзем хәл итәчәкмен.
— Гаилә корырлык егет очрамадымы әле?
— Әлегә, бу ирем, таянычым булачак, дигән кешем юк. Шуңа ашыгыч карар кыласым килми. Бүген бөтен уем иҗатта. Озын тәнәфестән соң күңелдә туган идеяләрне тормышка ашырырга телим. Тагын да озакка югалсаң, яңадан сәхнәгә кайту авыр, тамашачы да оныта. Шулай да, 30 яшем тулганчы, кияүгә чыгарга иде (көлә).
— Әниең дә Казанга күченә дип ишеттем.
— Әни Түбән Камада яши, медицина өлкәсендә эшли. Мин дә, сеңлем Элина да Казанда торабыз. Ул Казан авиация институтында математика-информатика юнәлешендә укый. Әни дә безнең янда булырга тели. Әкренләп бирегә күченү ягын уйлый башлады.
— Әтиең белән хәлләр элеккечәме?
— Алар күптән аерылышты. Аның белән аралашканым юк.
— Элек күбрәк русча аралаша идең. Хәзер татарча сөйләм телең шулхәтле үскән. Афәрин!
— Түбән Камада рус мәктәбендә укыдым. Шуңа Казанга килгәч, эстрадага беренче адымнарымны атлаганда, татарча сөйләшү кыенрак булды. Русча фикерлим, шуны татарча тәрҗемә итеп әйтергә тырыша идем. Алай ихлас һәм матур килеп чыкмый. Зур сәхнәдә туган телдә дөрес итеп җырларга университетта остазым, җырчы Римма Ибраһимова өйрәтте. Ә татар эстрадасында иҗат иткәч, болай ярамый, сөйләм телен үстерергә кирәк дип, үз өстемдә эшләдем. Татарча китаплар күп укыдым, туган телдәге тапшыруларны еш карадым. Хәзер иркен сөйләшәм.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|