|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2021 Яңа китаплар
Казанда Саха (Якутия) Республикасы көннәре кысаларында яңа китаплар тәкъдим ителәчәк7 июнь көнне 16:00 сәгатьтә «Ногай» кунакханә комплексының Тукай залында Татарстан китап нәшрияты «Татаар аныгы поэзиятын антологията» һәм «Якут шигърияте антологиясе» китапларын тәкъдим итәчәк. Чара Татарстан Республикасында Саха (Якутия) Республикасы көннәре кысаларында узачак. Презентациядә танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре, шулай ук якут язучылары делегациясе катнаша. Якут телендә дөнья күргән «Хәзерге татар шигърияте антологиясе»ндә 15 танылган татар шагыйренең, татар телендә басылган «Якут шигърияте антологиясе»ндә 23 күренекле якут шагыйренең әсәрләре урын алган.
--- |
Иң күп укылган
|