|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2021 Медицина
Табиб хатасы аркасында пациент үлгәнБашкортстанда судта 22 ел элек булган "медицина тарихы" калкып чыккан. Республиканың Бөре районара суды кешеләрнең тормыш иминлеге һәм саулыгы таләпләренә җавап бирмәгән, саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән хезмәт күрсәткән хирургка карата җинаять эшен карады. Суд сайтында хәбәр ителгәнчә, 1998 елның 17 сентябрендә хөкем ителүче эш урынында булганда гражданнарның сәламәтлеген саклау турында закон таләпләрен тупас бозган. Операция вакытында кулланыла торган инструментларның исәбен контрольдә тотмаган. Нәтиҗәдә, зыян күрүченең корсак куышлыгында хирургия коралы калдырыла һәм яра шул килеш тегелә. Бу зыян күрүченең үлеменә китергән.
"Җинаять эше дәүләт гаепләүчесе үтенече буенча, процесста катнашучылар ризалыгы белән, гаепләнүченең үлеменә бәйле рәвештә туктатылды. Карар законлы көченә кермәде", — дип хәбәр итә суд.
Фото: Башинформ
Алсу ТӨХВӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|