поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.06.2021 Ана теле

Ана теле: Сөйләмебезне бизәргә Габдулла Тукайдан өйрәник (ДӘВАМЫ)

Үткән язмадан күрдек ки, остазыбыз Габдулла Тукай иҗатында телбиәкләрнең эчтәлеге ягыннан да, төзелеше ягыннан да әле шактый катлаулырак формалары да очрый. Аларын да үзләштерергә, кирәк урында кулланырга була. Күзәтүне дәвам иттерик.Бу юлы
фразеологизм телбизәкләр үзенә аерым урын биләр; синтаксик фигуралардан чагыштырулар күзәтелер. Аларын да анализлап, сабак алу зарар итмәс.

Фразеологизмнар сөйләм мотивларына карап, төрлечә деформацияләнә, үзгәрә ала:

Менә бу хикәяттән аңлашыладыр ки, һәр кешенең үз трудасы вә хәлаль кәсебе илә тапкан бер телем икмәге кеше ишегендә йөреп, байларның йөрми торган сукыр тиеннәренә күз йибәреп, юк шәригатьләр чыгарып, фәлән кеше кяфер, фәлән – фасикъ, син генә яхшы дип мактап яхшы булудин артыктыр дип беләмез (37).
   Йитәр дин исеменнән инсан таламак, йитәр шәригать исеменнән халыкны каралтмак, йитәр болганчык суда балык ауламак! (38 б).
   ... Шул әсәрне иләктән сөзеп чыгарып, яхшысын бер якка, яманын бер якка аерып...(130 б.).
   ...үзләре дә әдәбият галәмендә ат уйнаткан тәҗрибәле адәмнәрдер (132 б.).
   Шушы яңа ел башында милләт акча бирсә ... башлы-күзле булам дигән була (234 б.);
   
Синоним фразеологизмнар эзләп табу да зур осталык сорый:
   ...Митингны тамаша итеп торган Шапошниковның довереннный приказчигы да таяк ашады; ...Җырлаудан башка гөнаһы булмаган певчий Голубцев та нагайкадан чибәр үк өлеш алды (53 б.). Кыйнау, кыйналу төшенчәсенә синоним итеп алынган бу тропларны кабатламас өчен автор туры мәгънәле төшенчәләрне дә контекстуаль синоним буларак төрләндерә: төрткәләп, суккалап чыгара башлады; каты-каты сугуларга очрады;бик каты кыйналды;бу кыйналуга...митинг белән эш итмәгән кешеләр дә эләкте; публика күз алдында да кыйнадылар; моның өстенә атылды да кыйнарга тотынды (Шунда ук).
   
Фразеологизмны текстка җайлау (деформация):
   Әмма бал кисмәгендә балны каралтканын ярата алмыйм (235 б.). (“Ялт-йолт”: Син карт бүрене дә без аерым хәлендә бик яратабыз. Әмма матбугат кисмәгенә кереп, аны үзеңнең керле нәрсәләрең белән каралтуыңны ярата алмыйбыз). (Шунда ук)
 
Фразеологизмнарны эчтәлеге ягыннан шартлы рәвештә уңай һәм тискәре эчтәлекле фразеологизнарга бүләргә мөмкин булса, Тукайда тискәре эчтәлеклеләре ачыграк күзаллана: “Ул синең шикелле бер тиенләп ярлыларны да тунап йөрмәгән (33 б.);  Тел сүзе белән бәйле фразеологизмнар гына: яман тел (30 б.), озын тел (31 б.), тел озайту (29 б.).
  
Г.Тукай – чагыштырулар остасы.
   
Гади чагыштыру: Инде тамак артыннан йөрүче гавам халкы, буны күреп, җәмгыяте хәйриядән кыр кәҗәләре кебек өректеләр ... (71 б.).
   ... милләт балаларының үлгән күңеленә, саба җиле шикелле, рух өрәчәкләр (76 б.). Алар арасында, филология фәннәре докторы.богдайлар арасындагы берничә борчаклар кеби, берничә минем шикелле ир балалар да бар иде (274 б.). Һәрхәлдә гади генә кебек тоелган чагыштыруда да Тукайча көлү йә сатира ята: Ә җыласалар чынаяк кадәр күзләреннән дөге-дөге яшьләр тамарга тора (227 б.);
   Барсам, һәрвакытта җәмгыять була торган өстәлдә башына борчак чүмәләсе төсле ишелгән чалма, өстенә әллә ничә җиренә май тамган һәм Нух пәйгамбәр көймәсеннән төшеп калган чапан дип уйларлык бер чапан кигән, муенына да пычранып беткән ленталы бер медаль таккан бер мулла утырган. Бу мулланың сакалыны аклыгы һәм тәрбиясез ат ялы шикелле чорналып, чуалып бетүе, йөзенең бакыр шикелле кызыллыгы, тешләренең коелып беткәнлегеннән авызының чәп-чәп итеп торуы – кыскасы гына, һәр җире, һәр әгъзасы моның бик надан, бик затсыз бер татар мулласы икәнлеген үзеннән сорамыйча да белдереп, сөйләп торалар иде (79 б.).
   Ахун бу Коръән аятьләрен шулкадәр сындыра, шулкадәр изә иде ки, бөтенләй урмандагы куе корган агачлар арасыннан аю йөргән төсле иде, яки Коръән – ярма, хәзрәтнең тешләре – тегермән ташлары кеби иде (80 б.).
   Чагыштыру чарасы, әлбәттә, сөйләм мотивларына бәйле булыр, әйтик, менә бу очракта анда юмор-сатира нияте чагылмыймыни!: Шулай ук халык каршында җен теле төсле ят телләр илә мөнбәргә менеп җырлауны изге эш дип, әдәбият ахшамындагы халыкның ана теле илә шул ук мөнбәрдәге сүзләрне шамил булган шигырьләрне яман дип, кыек күз берлә карамаска кирәктер (76 б.); Караңгы булды. Ут янды. Ләкин кыр зырлыгы номерда япа-ялгыз утырырга күңелсез (299 б.).
 
Чагыштыру объектлары. Күпчелеге предмет предмет белән чагыштырыла: Төс белән чагыштыру була;  Шушы кеше аңындагы гына күренеш, төшенчә белән чагыштыру: “Бу хикәяне ишеткәч, кучер минем күңелемдә бер Сәет Баттал кеби булып калды (“Кыйссаи Сәет Баттал” әсәре каһарманы). Кавказ тауларында “тотылмас” Залим ханны тотарга да шундый бер кучерны нукта күтәртеп җибәрү тиеш кеби күренде (289 б.).
   
Хәрәкәт белән дә: Бу сүзләрдин соң мин, аларның сүзен җыкмас өчен. ошбу озын кыйссага хатимә итеп, түбәндәге бәетләрне борчак кеби тездем... (297 б.). Арбасы шундый иске, шундый каты иде ки, эчәкләрем, такта арбага буш салган дилбегә кеби, үрле-кырлы сикерә иде.
    Әхмәтҗан абзый Петербургтагы Печатный эшләрне карый торган министрга кар өстеннән җәяү, яланаяк җөгереп барачак. Шуның өчен Әхмәтҗан карт хәзердән үк, ихтималдан ихтираз өчен, читеген салган, ди. Үзе күлмәкчән, ди, пич башына менеп, аягын салындырып утырган, ди. Петербург шикелле җырак җиргә чапканда, корсак мишайт итмәсен дип, бабай пич башындагы тараканнар берлә бергә сохарилар гына кимерә, ди. Һәр ничек җиңеләймәкче була, ди. Күзләре Уральскига терәлгән ди. Тагы “Фикер”нең сүгүен көтә, ди. (86 б.).Чагыштырулар белән бөтен бер сурәт, сынландыру барлыкка килгән.
   Инсан тар гына бер кисмәк эчендә вакытында тыштагы кеби йөгерү-сикерүләргә кодрәте килмәгәне шикелле, моның кеби тар бер заманда да ираэсе намөмкин булган (тормышка ашырылуы мөмкин булмаган) эшләрне фәкать хыялламактан башкага хәле килмидер, безнең мәкянга (урын, җир, дәрәҗә) ихтыяҗымыз заманга ихтыяҗымыз иләбер дәрәҗә икәне мәгълүмдер (102 б.). Госусый чагыштыру иҗтимагый чагыштыру.
   Читтән безне (М.Гафури белән сөйләшеп утырганын) караган кеше, икемезне әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә җылаудан туктаган балаларга охшатыр иде (304 б.).
 
Иҗтимагый чагыштырулар.6 Бер компоненты гади, икенчесе иҗтимагый чагыштыру:
   “Тәрҗеман” гәзитәсе, ялгыз чапканда, үз койрыгыннан алда килә торган ат шикелле, безнең күбебезгә һаман алда төсле тоела иде (81 б.); “...Хәзер мәйданга “Таң йолдызы”, “Вакыт”, “Фикер” шикелле тагы да йөгерек атлар төште (81 б.).
   Тычканны мәченең бер иркенгә җибәргән булып, тагы барып басканы кеби, бюрократия дә Думада чын хөррият сөючеләрне, сөйләткән булып, сөйләп бетерер-бетермәс шып иттереп басып аладыр (125 б.).
   
Ике компоненты да иҗтимагый:
   “Тәрҗеман” гәзитәсе, гыйльме кәлям берлә, кирәкмәгән “могътәзилә ля әдрияләрне” рәд кыйлучы (Урта гасыр Көнчыгыш галимнәре арасында барлыкка килгән философик алым – кеше акылы һичбер нәрсәгә төшенә алмый) татар шәкертләре төсле, һаман 25 елдан бирле “Новое время” белән кычкырышып ятты (81 б.); Без моннан егерме биш ел борын, ак күмәч булмаганда, ипи ашаган һәм кыйбатлы тәмәке булмаганга – махорка чорнап тарткан төсле генә, “Тәрҗеман”ны укыдык һәм ихлас багъладык (81 б.);
   “Тәрҗеман” иясе нәрсә язса да, ни чыгарса да, һәр заман мөштәриләренең кәефен карап, байларның тарелкәсен ялап, шул байларның самавыр куючы малайлары булган мулла вә ахуннарның гаебен яшереп азапланды. Тагы дөрестрәге: кара сыерга акбур сөртеп ак күрсәтмәкче яки кара карганы сабын берлә юып агартмакчы булды (82 б.).
   
Оксюморан кулланып чагыштыру формасы – үзенчәлекле тасвир чарасы бит!
   ...Аңар яхшы рисалә табу бөтенләй борчак басуы өстендә бер билгеләнгән борчакны табу кадәр читендер (132 б.).
   Гротеск рәвешенә җиткән чагыштыру:
   Ярабби, авызыгыз, Сибгатуллин авызы төсле, бияләй кадәр булсын да бугазыгыз киез итек балтыры кадәр калынайсын! Ул гына җитмәсә, Мәкәрҗәнең “Фоли Берҗер” вә “Германия” шамшамиткәләре арасында исерек әтәч кеби кычкырып һәм биеп йөрегез (172 б.);
 
Чагыштыруның бер компоненты (ягы) мәгълүм бер шәхес йә автор үзе (Мин дә Петербурга бардым, дегет чиләге дә!”) (309 б.), ә икенче ягы аның бер сыйфаты (гадәттә автор тәнкыйть итәргә, көләргә алынгвн сыйфаты) күпертеп бирелә:  “Гаҗәп талантлар (стигъдаде фәүкылгадә)” (гадәттән тыш сәләт, булдыклылык) дигән язмадан: Һади Максудиның – бик матур мәузүгъ (тема)лардан бик тозсыз мәкаләләр язарга;
   Рәшит казыйның – үз-үзен мактарга;
   татар хатынының – кеше арасын бутарга һәм битен акшарга буярга; татар малаеның – егетлек дип, исереп ятарга;
   Татар мөхәрриренең – фәлсәфә сатарга;
   һ.б. (159 б.).
   
Чагыштыру алымында тасвирлауны Тукай үзенә бер система булдырып та куллана. Мәсәлән “Кеше – хайваннар” дигән язма шул алымга корылган: Үрдәк – чапан эчендә симергән бай хатыныдыр. Ары да авып, бире дә авып, сатай-матай йөрер.
   Мәче башлы ябалак – татар суфи вә хафизыдыр. Үзенең ризыгын караңгыда гына табар: Димәк ки, монда бер компонент гади предмет, икенчесе иҗтимагый  шәхес, күренеш, вакыйга һ.б. Күке – “Кәримев-Хөсәенев ширкәтедер. Үзе оя ясамыйча, йомыркасын кеше оясына гына салыр; Төя кошы – Чыгътай хәзрәтләредер. Искеләр алдында: “Әттаибе минәз-зәнби – мин” дияр. Башкалар алдында: “Ул болай гына”, дияр; Песи – тәнкыйтчеләремездер. Алар матбугат вә әдәбиятымызга зарарлы идеә асты хайваннарына сәясәт күрсәтерләр. (161 б.).
   
Ике күренеш (документаль) чагыштырыла:
   Ярминкә белән рамазан арасында аерма шул гына: берсе – бай һәм куписларныкы, икенчесе – кариләр (Коръәнне яттан укучылар), шәкертләр вә барча пуркиләрнеке (шәкертне мыскыллау жаргоны) (176 б.).
   
Уңай максатта чагыштырулары да аз түгел: “Әнә “Вакыт” мөхәррире Фатих әфәнде Төркиядәге вакыйга вә хәбәрләрне, гүя тере җанварлар тоткан кеби, җанлы итеп Кара диңгез аркылы йөздереп җибәргән диярлек фельетоннар яза (250 б.); “Ярабби! Монда да мине кыш көне очырмага элгән каз кеби катыралар!” – фикерләренә киттем (286 б.). Залына кеше керми. Анда музыка куйганнар. Бөтенләй мужик урыслары күпер суккан кебек уйный (286 б.); Монда миңа кечкенә генә, нараттан салган сандык шикелле җыйнак, матур бер өй бирделәр (286 б.). Шунысы кызык: бу чагыштыру – “Мич башы кыйссасы” язмасыннан. Шул ук чагыштыру Гыйлметдин Шәрәфкә язган хатта да бар: “Ниһаять,авылга кайтып җиттем. Сандык шикелле кечкенә генә, нараттан салган ак өй – үземнеке (337 б.); Бизгәк, мин иртәге чәйне эчеп бетерер алдыннан (сәгать беренче яртыда), көтелгән кадерле кунак шикелле, миңа рәхмәт итеп, тәнемдә күпме тамыр бар исә, һәммәсен селкетеп, мине хәрәкәттәге поезд шикелле итә иде (285 б.); Апрельнең әүвәл ягыннан, Коръәннән чыгалмый җөдәгән малай кеби, мин дә үтәалмыйм. Малай хәлфәсе сизмәгәндә, сабагын “сикерткән” кеби, мин дә күп йоклап карыйм (305 б.).
   
Чагыштыруның төзелеше (композициясе) – иҗат табышы була ала. “Словарьдан фал ачу” язмасында Тукай чагыштыруның бер компоненты итеп конкрет шәхесне ала да шуны тасвирлау өчен (бу очракта тәнкыйди, көлеп тасвирлау өчен) сүзлектән бөтен бер гыйбарә сайлап ала: Исмәгыйль ѓаспринский: “Хәзердә Кырым татарлары каршында мәкъбүл (кабул ителгән) озын вә биек папаха” дигән сүзгә күзем төште. Бунысына бераз ышана төштем. “Булса булыр шул, зур кеше бит, андагы татарларның башларына менеп утыргандыр”, дидем.
   
Фатих Кәрими хакында ачтым: “Бер сәүдә фирмасының вәкиле” дигән сүзгә очрадым. Башта бераз ышанмаска да ният кыйлган идем, соңыннан, аның хәзер үзеннән эш күрмәгәнлеге, бәлки нәширләр әмере илә заказ мәкаләләр язганлыгы хәтергә килгәч, ул хакта да канәгать иттем (146–147 б.).
   
Әлеге мисалларда авторның тасвирлы комментарийлары белән тулыландырылган. Ә менә болары кыска гына: З.Бәшири хакында: “Кыска аяклы маймылларның бер нәүгысе (төре) (147 б.). Соңра Муса Бигиев хакында ачтым. Гаҗәпләнүкмнән үзем дә көлеп җибәрдем: “Интеллегентный монах”, ягъни зыялы монах дигән сүз чыкты (147 б.)
 
Иҗтимагый чагыштыру бөтен бер әсәрнең нигезе, сюжет сызыгы  була ала:
   Мулла вә хәзрәтләрчә: Дөнья бер шурпалы бәлештер ки, диңгезләр шул бәлешнең шурпасыдырлар. Төбендәге балыклар исә бәлешнең ит, дөге вә җимешләредер. Кояш илә ай байлар тарафыннан аларга сузылган һәм тиздән биреләчәк берәр тәңкәлек көеш акчалардыр (136 б.).
   “Төрлечә дөнья тану” дигән  язма менә шушындый  чагыштыруга нигезләнгән алты парчадан тора. Менә янә берсе:
   
Цензорларча:
   Дөнья зур бер язма китаптыр ки, кояш илә ай шуның ярамаслык җирләрен карап торалар (Ашмарин) (137 б.).
   “Лөгатьләр” исеме астында тупланган сүздек тә шушы төрдә. Тик анда бер компонент иҗтимагый мәгънәле лексик берәмлек – бер сүз:
   
Мәсҗед – муллаларның өч ишекле кибете;  Мәдрәсә – хатынсыз яшьләрнең кыш уздыру өчен җыелып ята торган фатирларыдыр; Гласный – мәгълүм бер көндә, билгеләнгән бер сәгатьтә шәһәр Думасы залына җыелып, руслар сөйләгәнне тыңлап яки алар сөйләгәндә йоклап утырып, руслар эшләгәнгә пичәт басып утыручы Казан татарлары; Бүрек – карга оясы. Төрле темага, төрле сәяси юнәлешкә караган 29 сүзгә чагыштырма-аңлатма бирелә. Әлбәттә, көлке-юмор максатында, шул чаралар белән. (138–139 б.). Аларны автор афоризм-гыйбарәләре дип тә атарга була. Чын мәгънәсендә шәхси иҗат җимешләре-табышлары.
   
Янә бер төрле чагыштыру – “Хикәя язарга теләүче яңа әдипләргә үрнәк” дигән үзенчәлекле әсәрдә “Бер кешенең ике угылы бар иде” дип башланган ун чагыштыру бирелә. Анда ике шәхес йә күренеш (газет, журнал) чагыштырыла. “Бер кешенең ике угылы бар иде. Берсе ишетмәгән-күрмәгән эшләрен ялганлап язмый иде. Икенчесе Рәшит казый иде”; Яисә: Бер кешенең ике угылы бар иде. Берсе кешелектән чыккан хулиган иде. Икенчесе дә милләтен вә динен саткан уфалы бер имам иде (213 б.).
 
 “Хәзер җиләк-җимеш вакыты” дигән язмада (карбыз, кавын, чөгендер, бәрәңге, кабакъ, кәбестә, арыш, богъдай, солы, арпа башлары, торма, сарымсак, миләш, шомырт, борчак, җир җиләге, кура җиләге, суган, шалкан, кызыл вә кара карлыган мәгълүм бер иҗтимагый халәт белән чагыштырыла. Мәсәлән, борчак – маклерның авыз капчыгыннан бертуктамый коела торган орлык (241 б.).
   
Халәтне чагыштыру:
   Бу журнал кич караватта ятып укыганда, йокыга китәр өчен валериановый тамчылардан да файдалырак, чөнки ул дөнъяның гаҗаеб вә гараибатын (гаҗәп хәлләр һәм кызыклар) яза (247 б.).
   ...Керән телле кеше... (246 б.). просто күк журнал (“Синий журнал”), күк күгәрчен кеби, атнага бер мәртәбә оядан очып чыга да вәссәлам! (246 б.).
 
Чагыштыру әсәрнең композицион төзелешен тәэмин итә: “Юбилей мөнәсәбәте белән” (Романовлар нәселе юбилее) дигән язмада шушындый кисәкләр аерылып тора:
   
Менә бу хәл инде (юбилей дип бакалея кибете ачу кебек бик гадәти вакыйга) черки очуы була. Бу хәл инде узган юбилейнең кыйммәтен корым тазартучының бриллиант тәкъдим итүе кеби аңлау була иде. Бу хәл инде милләтнең чын ихтыяҗына вакыйф булмау (төшенмәү), бөтен авыл янганда, белмәмешкә салынып, чабата киндерәсе үрү була иде... Киребеткәнлекбула, чебен очуы була иде. (257 б.).
   
Г.Тукайның синтаксик фигуралар куллану остасы икәненә инанганан соң аның бүтән формаларны “эшкә җигү” тәҗрибәсе дә кызыксыну уята. Дәвам иттерербез.
                                            Илдар Низамов,
                            филология фәннәре докторы.

 


Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 03.06.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»