поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.10.2010 Дин

МИЛЛӘТ ҺӘМ ДИН – АЕРЫЛГЫСЫЗ ТӨШЕНЧӘЛӘР

Казанда узган Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында катнашканнан соң туган тәэсирләр һәм уй-фикерләр.

Россиянең кырыктан артык төбәгеннән килгән 700гә якын дин әһелләре, имамнар катнашында Казанда үткәрелгән бу мөселман җыенына безнең Самара өлкәсеннән дә иллеләп кеше барган иде. Самара Җәмигъ мәчете һәм өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте каршында чыгып килүче “Ислам-нур” газетасының мөхәррире буларак, миңа да шулар арасында булырга насыйп булды. Мин үземнең басмам белән беррәттән шулай ук “Бердәмлек” газетасына да җыен турында язма әзерләргә вәгъдә иткән идем. Менә бүген шул вәгъдәне үтәп, язмамны сезгә тәкъдим итәм.

 

Төбәгебезнең Диния нәзарәте, Самараның Җәмигъ мәчете җитәкчелеге Казанга башлыча үз машиналарында, ә өлкә делегатларының күбесе махсус бирелгән автобуста барды. Күбесенчә олы яшьтәге муллалардан торган делегатлар арасында урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бар иде.

 

Бигрәк тә авыл мәчетләрендәге имамнарның күпчелеге олы яшьтә. Тик аларның барысының да динебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен чын күңелдән кайгыртулары, борчылулары әллә кайдан күренеп, сизелеп тора.

 

Юлыбыз шактый озын булса да, Самара шәһәрендәге тарихи мәчетнең имамы Әүхәдетдин хәзрәт Канюкаевның һәм Сызран шәһәре имам-мөхтәсибе, ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевның эчтәлекле вәгазьләрен тыңлап бара-бара вакыт сизелмичә дә үтеп китте.

 

Юлда йөргәндә сөрелмәгән, чәчелмәгән кырларны, җимерелгән, ташландык хәлгә килгән терлекчелек фермаларын күреп, инде гаҗәпләнми дә башладык кебек. Ә менә Татарстан җиренә килеп керүгә үк, монда чын татар тормышы кайнавын күрәсең. Йорт хуҗаларының өйләрендәге тәртипне, бәрәкәтне аның капка төбеннән үк күреп булган кебек, Татарстандагы тормышның да ниндилеге аның биләмәләренә килеп керүгә үк күренә башлый

 

Без баштан өйлә намазын үзебезнең Кошки районының Яңа Фәйзулла (Яңа Җүрәй) авылы мәчетендә укырбыз дип уйлаган идек. Уебыздан кире кайтып, Нурлат шәһәренең шикәр заводы мәчетендә укырга булдык. Бу артык зур булмаган, гаҗәеп матур манаралы мәчетне озак еллар Самарада яшәп, шәһәрнең Иске мәчете мәхәлләсе рәисе булып торган, аннан Самара Җәмигъ мәчете төзелешен башлап җибәрүчеләрнең берсе Вагыйз бабай Кадыйров төзеткән һәм аның имамы да булган икән. Менә шушы мәрхүм Вагыйз бабабызның мәчетендә безне бик җылы каршы алдылар һәм олы хөрмәт күрсәтеп, озатып та калдылар. Тагын шунысына игътибар иттем: биредә дә, бездәге кебек, имамның олы яшьтә булуы. Нишлисең, бәлки, җыенда бу турыда да сүз чыкмый калмас әле.

 

Кеше кайгылы булса да, шатлыклы булса да, беренче чиратта дин әһелләренә мөрәҗәгать итә. Һәр мөселман өендә аларның урыны түр башында. Мәчетләребезнең, анда хезмәт итүче имамнарның җәмгыятьтә тоткан урынын истә тотып, Татарстан Республикасы җитәкчелеге Россиянең төрле почмакларында яшәүче дин әһелләрен бергә җыеп сөйләшү өчен “Милли тормыш һәм дин” дип аталган җыен үткәрергә булганнардыр да инде.

 

Казанга без төнгә таба, бик соң гына барып кердек. Безне каршы алып, “Татарстан” кунакханәсенә урнаштырдылар. Ә иртән без җыен булачак Галиәсгар Камал исемендәге дәүләт академия театры бинасына юл тоттык.

 

Бу татар дин әһелләре җыенын, беренче чиратта, соңгы елларда тарихи багланышларның торгызылуы белән аңлатырга кирәктер. Шундый татар дин әһелләре җыены 1905, 1917, 1920, 1923 елларда уздырылган булган. Инде шактый вакыттан соң җыенның яңадан Казанда узуы – зур вакыйга, әлбәттә. Бүгенге җыенның “Милли тормыш һәм дин” дигән атамасы да бик тирән мәгънәгә ия һәм күптөрле проблемаларны үз эченә ала. Әлегә милләтнең, халыкның тормышы, аның көндәлек проблемалары бер юлдан, ә дин әһелләренеке икенчерәк юлдан баруы күренә. Шуңа да бу җыен алдагы елларга уртак бурычлар билгеләр, дигән өмет юк түгел иде.

 

Бу тарихи чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да зур вакыйга. Җыенның төп оештыручылары Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Татарстан хөкүмәте каршындагы дин эшләре идарәсе булса да, аның турыдан-туры инициаторы Татарстан Президенты үзе икәнлеге сизелә иде.

 

Җыен президиумына күтәрелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россиянең мөфтиләр советы рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхаков, Чувашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов һәм башка мәртәбәле җитәкчеләр һәм Дин әһелләре белән беррәттән Самара өлкәсе мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллинның да булуы безнең делегация әгъзаларының күңелен күтәреп җибәрде кебек. Димәк, биредә безне беләләр, хөрмәт итәләр, бездән эшлекле инициативалар, тәкъдимнәр көтәләр.

 

Җыенда беренчеләрдән булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Бу аның, быелгы Болгар җыеныннан соң, имамнар алдында дин һәм милләт турындагы икенче төпле чыгышы иде, дияргә була.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов динне, телне, гореф-гадәтләрне, ислам динендә татар факторын саклау мәсьәләләренә тукталды. Кайбер төбәкләрдә татар имамнарын мәчетләрдән кысрыклап чыгаруга каршы чаралар күрергә чакырды.

 

«Әлбәттә, без һәммәбез дә татар кешеләре, татар халкының бүгенге көне һәм киләчәге турында уйлыйбыз. Әмма күп гореф-гадәтләр югалып бара, телне онытабыз. Безнең телне, динне саклый торган урын – ул мәчетләр, мәдрәсәләр. Соңгы елларда Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә күп мәчетләр торгызылды, мәдрәсәләр оешты. Минем уемча, безгә аларның эчтәлеге белән ныклап эшләргә кирәк. Мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә эшләүче имамнар тиешле, дөрес белем алырга тиеш. Ә без моның өчен шартлар тудырырга, аларга Мәскәүдә, Казанда, Уфада белем алырга мөмкинлекләр булдырырга тиеш. Әгәр кадрлар әзерләү белән шөгыльләнмәсәк, артта калачакбыз.

 

Икенчедән, идеология мәсьәләсе. Безнең дөрес идеология булырга тиеш. Газетамы, журналмы, интернет сайтларымы – бу эшкә аерым игътибар бирергә кирәк. Мөселманнарга нинди идеология җиткерәбез - шуннан аның нәтиҗәсе булачак. Шуңа бу әйберләр турында сөйләшергә сезне җыйдык. Монда Татарстан, Башкортстан хөкүмәтләре зур ярдәм күрсәтергә тиеш. Менә шушы җыеннарны бер тәртипкә кертә алсак, моның файдасы булыр. Без бердәм булырга, элемтәдә торырга, бер-беребезне ишетә белергә тиеш. Шул вакытта эшебез дөрес булыр”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

 

Ул шулай ук безгә уртак идеология булдырырга һәм җанисәп алу кампаниясен төбәкләрдәге имамнар белән бергәләп үткәрергә кирәклеген дә әйтте. “Татарлар Россиядә халык саны буенча икенче урынны югалтырга тиеш түгел”, - дип белдерде президент.

 

Әйе, күп тапкырлар расланганча, кешеләрнең бергәләшеп, җәмгыять булып яшәү өчен яратылуы – бәхәссез факт. Милләт ул уртак максатлар, хисләр, гадәтләр бергә тупланган рәсми җәмгыять институты. Милләтне тәрбияләүче һәм берләштерүче көчләр – дин һәм тел.

 

Дин ул бөтен милләтләрне үз эченә сыйдырса да, һәр милләт аны үзенчә кадерләп саклаганда, үстергәндә генә яши ала. Милләтне диннән читләтүнең, аны сакламауның җимешләрен тормышта ачык күрәбез. Хәзер күп мәчетләребездә вәгазьләр рус телендә дә алып барыла, чөнки анда йөрүчеләрнең күбесе Кавказ һәм Урта Азия халыклары. Күп урыннарда алар мәчетләребезгә хуҗа була баралар. Дингә якынайтучы тел һәм милли хисләр тәрбиясе җитмәгәнгә, татар халкы һаман читкә кысырыклана. Бу бик зур фаҗига!

 

Җыенда чыгыш ясаучыларның күпчелеге гасырлар буе тотылган Әбү Хәнифә мәзһәбе белән яшәргә, үз мирасыбызга таянырга чакырды.

 

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин: “Безгә яңа идеологияләр кирәк түгел. Заманга карап динебезне аңларга, ләкин Аллаһының асылын ата-бабаларыбыз 14 гасыр дәвамында ничек аңлаган, шулай алып барырга кирәк. 14 йөз ел дәвамында тоткан динебезгә ревизия ясап, мәрхүмнәрнең 3ен, 7ен, 40ын, Мәүлет бәйрәмен үткәрмәскә чакыра, боларны яман бидъгатьлек дия башладылар. Шуңа күрә безгә үз мирасыбызга таянырга кирәк", – диде.

 

Равил Гайнетдин дә үз идеологиябезне торгызырга, эшебездә татар дине галимнәренә таянырга чакырды. Бу фикер Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин чыгышында да яклау тапты.

 

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхаковның чыгышы гына бераз башкачарак юнәлеш алды кебек. Аның әйтүенчә, бүген Татарстаннан, Россия төбәкләреннән Согуд Гарәбстанының зур уку йортларында озак еллар укып, дин белемен алып кайтучылар күп. Алар аннан башка идеология дә алып кайталар. Ә яшьләр исә читтә укып кайткан имамнарга тартыла, һәм без ул имамнарны мәчетләребездән читләштерсәк, эш бирмәсәк, бу аерым җәмгыятьләр оешуга китерәчәк. Шуңа да мөфти буларак, Госман хәзрәт ваһһаби карашлы яшь имамнар белән бергә эшләргә кирәклеген ассызыклады.

 

Ә менә Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый вәзгыятькә сәяси яктан бәя биреп, бу идеологиянең безнең җәмгыятькә туры килмәвен белдерде. Аның фикеренчә, читтән укып кайтучы шәкертләрне, безнең бүгенге вәзъгыятькә, Идел буенда калыпланган исламга, хәзерге тормышка яраклы итеп кертеп җибәрер өчен биредә бер ай, ике ай, хәтта, ярты ел да укытып чыгарырга кирәк.

 

Җыенның икенче көнендә узган милли зыялылар һәм дин әһелләре арасындагы очрашуда төрле капма-каршы фикерләр дә яңгырады. Чөнки әле бездә ”Диндә тел һәм милләт юк”, - дигән караш яшәп килә.

 

Танылган татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның: “...без иң элек милләт буларак яралган, аннан соң гына динле булганбыз” – дигән сүзләре дә җыенда төрле каршылыклар, кискен фикерләр тудырды.

 

Мәсәлән, Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов бу хакта: “Без тел һәм милләт мәсьәләләрен Аллаһы Тәгаләдән дә югары күтәрдек”, – дип кискен рәвештә үз фикерен белдерде.

 

Әлбәттә, бу тема – фәлсәфи категория. Ул бик саклык белән кагылуны, тирән фикер йөртүне таләп итә.

 

Танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның хисләргә, метафораларга бай чыгышы да эчтәлекле булды:

 

Безнең халык эшлекле, булдыклы, хисләргә бай һәм аның башка матур сыйфатлары күп. Ләкин дә кимчелекләренең берсе - ул башкаларга иярүчән. Үзенең уңай гадәтләрен башкаларга биреп, аны оныта бара, ә башкалардан бозыклыклар ала, начарлыкларга иярә, – диде ул.

 

Татар милләтен юк итү өчен бик күп нәрсәләр эшләнде. Бу әле бүген дә дәвам итә, ләкин дә ул заманча шома һәм зур осталык белән алып барыла. Мәсәлән, халык санын исәпкә алу вакытында аны төрле тармакларга бүлү.

 

Татарның үз арасында милләтен хурлаучылар, аңардан баш тартып, үзләрен булгар дип яздырырга тырышучылар да бар.

 

Татар милләте дөньядагы иң борынгы милләтләрнең берсе. Аның гомере – зур елга агымы кебек – аккан саен төрле чыганаклар кушылып берләшә. Аларны кире аерып алу мөмкинме? Юк, әлбәттә.

 

Татар милләтен тәшкил иткән көчле агымнарның берсе - Булгар дәүләте чоры. Татар тарихында ул зур, матур урын алып тора. Ләкин ул бер тармак кына. Шаулап узган төрле цивилизацияләрнең нигезен татарлар төзегән. Татар исеменең никадәр горур яңгыраганын хәзер бик күпләр белми, аңламый. Шуңа да аңардан читләшәләр. Бу зур наданлык нәтиҗәсе. Бик борынгы заманнарда кытайлар килеп безнең бабаларыбыздан нәфис моңнарыбызны, төрле һөнәр осталыкларын өйрәнгәннәр. Бу хакта академик Индус Таһиров төрле дәлилләр китереп сөйләде.

 

Милләтне юк итәргә тырышканда аның тарихын каратып, яла ягып, гасырлар буена мыскыл иткәннәр. Хәзер аның чынбарлыгын ачыклап, халыкка җиткерү өчен, Татарстанда дәүләт һәм галимнәр тарафыннан күп нәрсә эшләнә. Булгар тыюлыгын саклап калу өчен генә дә бөтен дөньяда зур әһәмияткә ия булган проектлар әзерләнә һәм аларны тормышка ашыруда зур эшләр башланган. Боларны мәдәният министры Зилә Вәлиева махсус төшерелгән кинофильм ярдәмендә аңлатып бирде. Ул милләтне, динне үстерүнең чынбарлык тарихыбызны торгызудан башка мөмкин түгеллеге турында фикерләрен әйтте.

 

Булгар тарихын торгызу эшләре хәзер киң җәелдерелгән. Ләкин бу татарны бүлү өчен түгел, киресенчә берләштерү максаты белән эшләнә. Бу проектлар мәдәниятебез, телебез, динебез үсешенә көчле сәбәпче булачак.

 

Җыен эшендә катнашкан Самара төбәге делегатларының берничәсе белән дә фикер алыштым. Камышлы районы мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримов белән булган әңгәмәбез, гадәттәгечә, бик җанлы һәм эчтәлекле булды.

 

– Бүген бөтен дөньядагы мөселман дини уку йортларында Һади Максуди, Мәрҗәни, Риза Фәхретдин, Муса Ярулла, Габделмәҗит Минзәләвинең китаплары буенча белем алалар. Бабаларыбыз Мөхәммәт (с.г.с.) пәйгамбәр заманында ук ислам динен кабул иткәннәр. Ул төрле төрки кабиләләргә Булгар иле булып берләшүгә һәм аның данлыклы дәүләт булып җитешүенә сәбәпче булган. Дөньядагы бөтен милләтләргә диярлек нигез салган татар милләтен инде бүген тагын киметергә, таркатырга маташалар. Камышлы төбәгендә моңа каршы зур аңлату эше алып барыла, – дип сөйләде ул.

 

Олы яшьтәге Бари бабай Ситдыйков белән дә без төрле яңалыклар хакында еш кына фикер алышып торабыз. Менә бу мәҗлестән соң да имамнарыбыз алдында милләтне һәм динне саклау һәм үстерү бурычы торуы һәм телебезнең фаҗигале язмышы хакында үз фикерләрен белдерде ул.

 

– Әнә бүген сабыйларыбызны әлифбадан да мәхрүм итмәкчеләр. Әгәр әлифбабыз бетерелсә, тел дә бетә, тел бетсә – милләт тә бетәчәк. Милләт беткәч, динне кайгыртучылар да калмаячак. Моны һәр имам аңларга тиеш. Бу бигрәк тә “Диндә милләт юк!” – диючеләргә кагыла, – диде Бари бабабыз.

 

Алдынгы фикерле имам буларак, ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев белән булган әңгәмәдә дә тирән фикерләр ишетелде: "Ислам динен кабул иткәнче үк татар милләте бик борынгы заманнардан бирле көдрәтле милләт булып танылган булган. Ә ислам динен кабул иткәч, милләттәшләребез Булгар дәүләте һәм Алтын Урда чорында бөтен дөньядагы фән үсешенә, затлы тормышка һәм яңа цивилизациягә нигез салганнар. Безнең татарлар тоткан ислам дине Әбү Хәнәфи мәзһәбенә караган. Аның үзкыйммәте нәрсәдә соң? Ул татарның меңнәрчә ел туплаган гореф-гадәтләрен себереп түкмәгән. Аның иң затлылары – Коръән таләпләренә каршы килмәгәннәренә ышаныч белдергән, тиз арада халыкның ышанычын яулаган һәм милләтнең терәгенә әверелгән.

 

Менә шуның өчен татар халкы үз динен кадерләп саклаган, кискәндә, асканда һәм сөргәнгә озатканда да үз иманына тугры булып калган.

 

Бүген менә дингә юл ачылса да, милләткә югалу куркынычы яный әле. Милләтне кайгыртучылар, милли хисләргә бай кешеләр саны кими бара. Мәчетләребез салына, ләкин анда башка милләт халыклары йөри. Милләтне дин әһелләре кайгыртмаса, ул әкренләп юкка чыгачак", - дип фикерли Илгизәр хәзрәт.

 

Менә бу хактагы сөйләшүләр киләчәктә дә дәвам итсә – динне, милләтне саклап калу өчен төрле юллар табылачак. 450 ел буена тырышсалар да, безне юк итә алмаганнар. Бөек тарихы булган милләтнең югалырга хакы юк.

 

Бу җыен татар имамнарында идеологик караш төрлелеген, милләтчеләр һәм дин әһелләренең әлегә үзара бер телдә сөйләшә алмауларын күрсәтте.

 

Тик шунысы мөһим – бу мәсьәләне ике як та танырга мәҗбүр булды.

 

Бу җыен - мәсьәләне чишүгә беренче адым булып тора. Ә дәвамы киләсе елга булыр дип көтелә, чөнки Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу җыенны һәр елны уздырырга теләк белдерде, ә башкалар бертавыштан ризалаштылар. Димәк, эшлисе эшләр барысы да алда әле.

 

 

 

Җыен барган залда Самара өлкәсе делегатлары.

 

 

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМОВ (уртада) татар зыялылары Ринат ЗАКИРОВ (сулда) һәм Рәзил ВӘЛИЕВ арасында.


Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»