|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2021 Фаҗига
"Арбада әнием дә утырган. Ә малкай буаз иде, ике айдан колынлыйсы булган..."29 майда Башкортстанның Мәчетле районында җигүле ат һәм җиңел машина катнашында юл һәлакәте булган. Ул көнне Яңа Мөслим авылында яшәүчеләр чишмә буенда “Кәккүк чәе” бәйрәме уздырырга җыенган. Авыл халкы милли киемнәр киеп, җигүле ат арбасына төялеп, гармунчы белән җырлашып шунда барырга чыккан. Асфальт юлдан сул якка басу юлына борылырга җыенганда, алар өстенә атны узарга дип каршы як полосага чыккан “Тойота Авенсис” машинасы менгән. Фаҗига Яңа Мөслим авылы клубы методисты Рания Корбанованың күз алдында булган.
— Ат артыннан тагын берничә машина бара иде, ә бу йөртүче бөтенебезне узу өчен каршы якка чыккан һәм зур тизлек белән килгән, — диде ул. — Тормозга баскач, озак кына шуып барган. Ат арбасында әнием Фәүзия Сәлимова да бар иде. Аңа 1 июньдә 60 яшь тулды. Мескенкәем юбилеен хастаханәдә каршы алды. Бер аягы сынган, җәрәхәтләре күп, баш мие селкенгән, бите шешкән.
Сыйныфташымның әнисе — 65 яшьлек Гөлсем Дусмөхәммәтованың хәле тагын да авыррак. Аның бер аягы тубыктан өзелгән, икенче аягында да сынган урыннар бар, диләр. Оча-бот сөягенә операция ясаганнар. Бер ай элек ире үлгән иде. Ат күршебездә яшәүче Марсель абыйныкы. Малкай буаз иде, ике айдан колынлыйсы булган...
Фотолар "Башинформ"нан алынды
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|