|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2021 Медицина
Тере пенсионерны “җирләгәннәр”Русиянең Тикшерү комитеты Подмосковье дәваханәсе медикларына карата ваемсызлык маддәсе буенча (Җинаять җәзалары кодексының 293 маддәсе) җинаять эше кузгаткан. Эш шунда: медиклар пациентларны бутаган да мәрхүм пенсионер мәетен чит кешеләргә биргәннәр. Тәүге мәгълүматлар буенча, Солнечногорск клиникасы медицина персоналы гаебе буенча, русиялеләр үзләренең картәтиләре урынына таныш булмаган бер ирне җирләгән. Гаиләнең чын туганы исән-имин булып чыккан һәм ул вакытта хастаханәдә дәваланган.
Моңа кадәр Георгий Васильевның оныгы социаль челтәрләрдә түбәндәгене сөйләгән. Уртача авырлыктагы инсультка шик тугач, Георгий Васильевны дәваханәгә салалар. Берничә көннән аның туганнарына ирнең вафат булуын хәбәр итәләр. Гаилә моргка килә һәм анда бөтенләй чит кешене күрә, әмма медиклар мәрхүмнең нәкъ аларның туганы, ди. Ә тышкы кыяфәтенә килгәндә, инсульттан һәм үлемнән соң, җитмәсә, мәетне ярганда баш сөягенә трепанация ясагач, пенсионерның йөзе үзгәргән дип ышандыра.
Мәрхүмне җирлиләр, күп тә үтми дәваханә хезмәткәрләре туганнарына шалтырата һәм хата турында хәбәр итә – картәтиләре исән булып чыга. Аны палатада янәшә яткан олы яшьтәге ир белән бутаганнар. Алар үзара охшаш булганнар, ул да инсульт кичергән, сөйләшмәгән диярлек, начар ишеткән. Үлеменә берничә көн кала пенсионерларны урыннары белән алмаштырганнар һәм икенче ир Васильев кроватендә үлә. Хәзер туганнарына пенсионерның исән икәнлеген судта дәлилләргә туры киләчәк.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: zelenograd24.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|