поиск новостей
  • 10.06 "Ричард III"(В. Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия дәүләт академия театры). К. Тинчурин театры. 17:00
  • 11.06 "Ул әле өйләнмәгән иде"(Әлмәт татар дәүләт драма театры). К. Тинчурин театры. 17:00
  • 13.06 "Полиционер". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 14.06 "Беренче мәхәббәт". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 15.06 "Аферист". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 16.06 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 18.06 "Син бит минем бергенәм". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 19.06 "Нәзер". К. тинчурин театры.18:30. Татарстанның халык артисткасы Зөлфия Вәлиевага - 50 яшь!
  • 20.06 "Алай түгел, болай ул". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 21.06 "Назлы кияү". К. Тинчурин театры.18:30
  • 22.06 "Ак тәүбү, кара тәүбә. Безнең көннәр". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 27.06 "Җилкәнсезләр". К. Тинчурин театры. 13:00 18:30
  • 29.06 "Яратам! Бетте - китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июнь
  • Гөлсем Исәнгулова - актриса
  • Рамил Миндияр - җырчы
  • Энҗе Шәймурзина - җырчы
  • Ольга Данилова - чаңгычы
  • Инга Бикбулатова - язучы
  • Лилия Сибгатова - җырчы
  • Максим - җырчы
  • Ассаляму алейкум уа рахмат уллахи уа баракяту.Кобанга 3 баш Тана сатам.веслары 450-500кг.доставка.+79375995818
  • Запчасти для УАЗ 469.Тел:+79178553159
  • Казан шәһәрендә озак срокка яшь гаилә бер яки ике бүлмәле квартира снимать итәргә тели. Метрога якын булган гына фатирларны эзлибез. 89968268075 Гүзәлия
  • Молодая семья, без детей и животных в городе Казань снимет однокомнатную или двухкомнатную квартиру на долгий срок! Желательно с хорошим ремонтом, рассматриваем кв рядом с метро. Мусульмане. 89968268075 Гузелия.
  • Ике булмэле квартиранын бер булмэсенэ бер кыз кертэм Кыска вакытка Сессиягэ килуче кыз булса да ярый. 89178930456 (ватсаптан языгыз)
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960
  • Б/у морозильник (12000),б/у холодильник (16000) сатыла.8-93-93-68-65-40.
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • казан шэхэре Портовая урамында 2 булмэле квартира арендага бирэбез. 89272439077
  • Ой сатыла Телэче районы Шэтке авылында. Белешмэлэр очен тел 89534073195

Архив
 
01.06.2021 Җәмгыять

Җәйгә ХАЛЫК СИНОПТИГЫ ФАРАЗЛАРЫ

Быелгы яз бакчачыларны да, һава торышын алдан фараз кылучыларны да аптырашта калдырды. Сыерчык бураны, шомырт салкыннары да булмады. Халыкта “балан суыгы” дигән төшенчә яшәп килүен ишеткәнегез бар идеме? Белмәсәгез киртләп куегыз: элек бу көннәр үтмичә кечкенә сарык бәтиләренең йонын да кырыкмаганнар. Бакчачылар исә ачык һавага яшелчә кәлшәләрен күчермәгәннәр.

Табигатьтәге үзгәрешләр турында, алдагы июнь аена фаразларны Балтач районы Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиевтан сораштык.
 
– Балан суыгы да икегә бүленгән шикелле булды. Башта чәчәк аткан вакытта суык башланган кебек итте дә, тагын җылытты. Кайбер урыннарда хәтта кырау да булды. Мари ягында боз да яуган. Бездә әз генә сибәләде ул. Балан суыгы шулай ике тәүлек була. Аннан кабат җылыта, – дип сөйли ул.
 
Чыннан да бу вакыт бакчачыларны бераз куркыта. Гадәттә, ачык грунтка 8 июньнән соң гына помидорлар чыгарырга була, диләр. Чөнки бу вакытта кырау төшү ихтималы зур.
 
– Башка суык булмаячак, 8 июньнән соң кырау төшми. Ташка язылган инде ул. Бер елны, дөрес, 6 июньгә каршы төндә булды. Помидорларны бездә хәзер күбрәк теплицада үстерү яхшырак. Июнь аенда ике тапкыр явачак салкынча яңгыр да зыян салырга мөмкин. Хәзер фитофтора керә, гөмбә авыруы башлана. Элек шифер түбәләр ялтырап тора иде, хәзер, игътибар итсәгез, яңгырдан соң гөмбәли алар. Экология начар. Туфракта да шул хәл, – ди Әмир абый.
Халык синоптигы әйтүенчә, июнь ае май кебек үк кызу булмаячак. Яңгырлары да, җиле, эссе көннәре дә көтелә. Ә июль-август кызу булачак икән.
 
– Һава торышы уҗым культураларына килешмәде. Ноябрь аенда ук ай буе кар төшмәде, коры суыклар булды. 18 көн явым-төшем булмады. Май аенда уҗымнар тернәкләнеп кенә килә иде, тагын коры булды. Җимеш агачлары да тулысынча чәчәкләрен тутырып атмады. Алмагач, чияләр дә дә тулысынча җимешләнә алмады. Күбесе яфрак та чыгармыйча, чәчәккә бөреләнгән иде. Урыны-урыны белән аларның чәчәкләре эсседән бөреште. Коры булды. Үзем алмагачларга күп итеп су сиптем, барыбер су җитмәгәне күренде. Туң булу гына үсемлекләрне коткарып калды быел, – дип сөйли Әмир Шәрәфиев.
 
Май никадәр җылы торса да, ул тотрыклы җәй ае түгел. Күпьеллык күзәтүләр буенча 4 июньгә кадәр һавада, 9 июньгә кадәр туфракта туңу куркынычы саклануын онытмаска кирәк.
 
 

Рәсимә ГАЛИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 01.06.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar