|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2021 Шоу-бизнес
Зәринә Хәсәншина: «Бер генә тапкыр да чит эштә акча эшләгәнем булмады»
Акча санаганны ярата. Санап торган саен артмый гына. Ә шулай да һәркем үзенең иң беренче эшләп алган акчасын хәтерлидер. Берәүләр авылда айлар буе көтү көткән, икенчеләр кибеттә эшләгән, өченчеләр машина юган. «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан беренче керемнәре хакында сораштык. — Төгәл кайчан булганын хәтерләмим, ләкин беренче эшләп алган акчам — ул үз һөнәрем белән -җырлап алган акчам! 500 сум иде ул. Аңа шатлануларым! Миңа, ялгышмасам, 14-15 яшьләр иде, ул вакытта минем өчен бик зур акча инде бу, аннан соң да ничә ел шул 500-1000гә эшләдем. «Подработкалар»да җырлау, төп эшем дә — җырлау, кыскасы, бер генә тапкыр да чит эштә акча эшләгәнем булмады.
--- |
Иң күп укылган
|