поиск новостей
  • 20.05 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 26.05-27.05 Премьера! "Тимур һәм Комета",6+,13:00, Кариев театры
  • 31.05 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.06 "Бәхетле көнем", 3+, 13:00, Кариев театры
  • 02.06 "Нигез ташлары",12+, 18:30, Кариев театры
  • 06.06 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 07.06 "Матур CITY", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 15.06-16.06 Премьера! "Йосыф",12+, 18:30, Кариев театры
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Июль аеннан гостинка снимать итергэ телим. Риелторлар борчымасын! Ватсапка языгыз: 89872312932
  • Ике булмәле квартирада тору өчен иптәш эзлим, Авиатөзелеш районы) 89274287185 ватсап языгыз
  • Яшь гаилә яки хатын-кыз өчен Авиатөзелеш районында 12 кв.м.лы бүлмә сатам. Бүлмәдә ремонт ясалган, яхшы хәлдәге мебель һәм техника (холодильник, кер юу машинасы) бар. Бәясе 1600000 сум. тел.89093080784
  • Сыер сатып алам! Бер ике тапкыр бозаулаган, саудыра торган! 89393650117
  • Казанда бер булмале квартира снимать итам,2 егет тору очен .Метро якын булса яхшы булыр иде.Энергоинститут,Москоский район или Аметьева тираларе ярый: 89656083354
  • Дуслар! Соңгы кыңгырау көненә кызлар өчен көрән төстәге мәктәп формасы кирәк иде. 1 көнгә прокатка биреп торучы табылса, бик шат булыр идек. Күлмәге озынрак кирәк.Зинар, ярдәм итегез. Тел.: 89274173110
  • Торле порода Сарыклар , Саулыклар , Тэкэлэр , Бэкэйлэр , Буаз Сарыклар сатыла. Балтач . Тел . +79874245531 (ватсап)
  • 2 чилэк бэрэнге бар кемгэ кирэк?89372803818
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ! 89196271171
  • Хәләл 3 үрдәк түшкәсе сатыла, Казан, 8 927 40 592 02
Архив
 
29.05.2021 Бәйге

“Балачак җыры” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү чарасы 1 июнь көнне узачак

«ШАЯН ТВ» каналы балаларны кечкенәдән татарча уйларга, сөйләшергә өйрәтә, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Бу уңайдан Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештырган «Балачак җыры» бәйгесе аерым игътибарга лаек.

Аның максаты татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баетудан гыйбарәт.

Узган ел «ШАЯН ТВ» телеканалы үткәргән бәйгедә 5 җыр җиңүче дип табылды. Аларның барысына да заманча аранжировка ясалды, сыйфатлы видеоклиплар төшерелде. Җырларны “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры, Малайлар капелласы хоры белән берлектә «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкарды. Алар арасында: Амелия Феофанова, Шамил Саврилов, Миләүшә Закирова, Инсаф Ганибаев, Ислам Минһаҗев һәм Әминә Мортазина. Җырларның тексты һәм ноталары «Көмеш кыңгырау» газетасы, «Сабантуй» журналында урын алды. Бүгенге көндә әлеге җырларны балалар да яратып башкара! «Сәйлән» фестивале моңа ачык дәлил. Барлык җырлар республикабызның музыка мәктәпләренә дә таратылды.

Быел «Балачак җыры 2021 » бәйгесенә 110 җыр килде. Бу узган елгыдан ике тапкырга күбрәк! Иң яшь катнашучыга 23 яшь булса, иң өлкәненә 90 яшь! Профессиональ композиторлар, танылган шагыйрьләр белән беррәттән бәйгедә үзешчәннәр дә катнашты. Арада төрле һөнәр ияләре бар. Табиблар, укытучылар, фән эшлеклеләре, тәрбиячеләр һәм башкалар. Катнашучыларның географиясе дә киң. Үз иҗат җимешләрен Татарстан гына түгел, Мәскәү, Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия, Чувашиядә яшәүче милләттәшләребез дә җибәрде.

Жюри ике составта эшләде. Беренче төркемдә профессионаллар, ягъни әдәбият, сәнгать, музыка, педагогика өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр булса, икенче төркемдә – балалар: музыкаль бәйгеләр лауреатлары, ШАЯН ТВ каналы алып баручылары, блогерлар.
Икенче турга Жюри иләгеннән 20 җыр үтте. Бу этапта иң лаеклыларны сайлауга тамашачылар да җәлеп ителде. Үзләре ошаткан җырлар өчен shayantv.ru сайтында тавыш бирделәр. Интернет аша тавыш бирү юлы белән, 10 җыр 3 нче турга уза.

Быел бәйгедә кемнәр җиңәр? Тиздән беләчәкбез! “Балачак җыры” бәйгесенең 2 нче сезонында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы 1 июнь – балаларны яклау көнендә, 11.00 сәгатьтә Горький урамы 15 адресы буенча «ШАЯН ТВ» студиясендә үтәчәк.

Тантана кунаклары:

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе М.Г.Əхмәтов;

2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы А.Р. Зарипов;

3. «Яңа гасыр»телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы И.Ю. Әминев;

4. «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләре;

5. «Балачак җыры-2021» бәйгесенең җиңүчеләре;


---
Шаян
№ --- | 29.05.2021
Шаян печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar
Шәһри Чаллы