поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.05.2021 Фаҗига

Хатыны юбилеена "бүләк" ясаган - өенә ут төрткән, аннан гаражга чыгып асылынган

Эшкә килүгә авыр хәбәр килеп иреште: Үрнәктә бер ир-ат өенә ут төрткән, үзе асылынган. Күңел ышанмаслык хәл. Шундый юлга барырга аны нәрсә этәргән?

Әлеге хәбәрнең дөреслеген белү өчен без Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васыйл  Габделхаковка шалтыраттык. Сәбәбен хәзер берничек тә ачыклап булмаячак, чөнки әлеге ир-ат аны үзе белән алып китте.
 
– Әйе, 27 май төнендә булды бу хәл. Илдар Мәхмүтов дигән кеше иде ул. Өенә ут төрткән, үзе гаражга кереп асылынган. Янгын нәтиҗәсендә йорт, мунча, сарайның түбәсе, “Сузуки-джимми” машинасы янып беткән, – диде ул. – Илдар Мәхмүтов үзе Башкортстан ягыннан. Күптән монда килеп урнашкан. Ялгызы гына яши иде. Хатыны белән аерылган. Аның туган көненә шундый бүләк ясарга уйлаган.
 
Әйе, “үзенчәлекле” бүләк. 60 яшькә якынлашып килүче, дөнья күргән, күпме тырышлыклар белән әлеге өйне җиткезеп чыккан кеше өчен бигрәк тә. Ярый инде, аерылган хатынына ачуы килсен дә, ди. Балаларына, оныкларына калдырган булса соң. Кызы, улы бар. Икесе дә гаиләле, улының ике баласы үсеп килә.
 
Сәбәбен белмәгән килеш әйтергә җайлы, диярсез. Нинди генә сәбәп булмасын, аның бу гамәле аңлашылып бетми. Килене Ләйсән белән элемтәгә кердек.
 
– Кайнанам Сания белән 39 ел гомер иттеләр. Узган ел сентябрь аенда әни өйдән чыгып китте. Әни үзе Әтнә авылыннан. Хәзерге вакытта Казанда кызында яши. Шуның кадәр яшәп чыгып китәрлек булгач, юкка гына булмагандыр инде. Без аларның гаилә тормышына кысылмадык. Кайнана безгә кунакка кайтып йөри. Тик үз өенә керә алмады. Кайната бөтен җиргә, хәтта лапаска кадәр йозак салды. Без кычкырышып та йөрмәдек, зурга да җибәрмәдек, – диде ул. – Әнигә 28 майда 60 яшь туласы иде. Нәкъ шул көнгә туры килүе сәеррәк инде. Махсус эшләгәнме, юкмы, анысын белә алмыйбыз.
 
Мәкаләне язып утырганда безгә Пошалымнан Айдар Зәйнуллин шалтыратты.
 
– Әле ишеттем бу хәбәрне. Кортлар карап йөри идем. Үрнәктә янгын сүндерү бүлекчәсендә эшлим мин. Чираттагы ялда идем. Мине алыштырган кеше хәбәр итте. “Бар нәрсә яна. Гаражда бер кеше басып тора. Нишләп тора икән бу, дип аптырап куйдым әле. Асылынган дип башыма да килмәде”, – диде.  Әллә нишләп киттем. Бер дигән кеше иде ул. Себердә эшләп кайтканнар. Лесхозга токарь булып урнашкан. Лаеклы ялга чыккан. Кулыннан килмәгән эше юк иде. Ике катлы йорты нәкъ шәһәрчә. Янында улына йорт салып яталар иде. Шулай ук ике катлы. Сиксән процент эше беткән иде инде. Икешәр сыер, үгез асрады. Мине шуларны суярга чакыра иде. Эш, тормыш, дип яшәде. Эчеп йөргән кеше дә түгел иде. Нәрсә этәргән аны бу юлга? Аңлый алмыйм, – диде Айдар дулкынланып һәм борчылып.
 
Чыганак: Арск-Информ
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.05.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»