поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.10.2010 Җәмгыять

ВЕТЕРАННАРГА РӘХӘТ... АМЕРИКАДА

Моңарчы 20 чит илдә булгач, АКШка баруыма әлләни исем китмәгән иде. Балаларымның тормышын күрүем җиткән, имеш.

Тик гаҗәпләнүләрем Мәскәүдән Нью-Йоркка очасы очкычка утырганда ук башланды. Гаҗәпләндергән беренче нәрсә очкыч үзе иде. Ул күп ягы белән безнекеләрдән аермалы (яхшы якка диюем). Анда хезмәт итүчеләр дә үзгә. Шартлары югары зәвыклы.

 

Икенче гаҗәпләндергәне очкычка керүчеләр иде. Алар арасында 15-20 генә чит ил кешесе чын американ иде бугай, ә калган барысы да – "урыс телле". Дөрес, аларның күпчелеге АКШ гражданы һәм Россиягә тик туган-тумачасын күрергә генә килгән һәм үз илләре АКШка кайтып барышлары. Утыручылар арасында бер "сәвитчә" киенгән картка күзем төште. Ул исә миннән өч рәткә генә артка урнашты да, тутырып орден-медаль таккан пинжәген салып элеп куйды. Очасы вакыт 10 сәгать, эш юк һәм мин аның белән ике мәртәбә әңгәмә кордым. Ул Мәскәүдә 9 Май тантаналарында булган, хәтта Путин белән төшкән фотосын күрсәтте. 14 яшьтән сугышта полк улы булган, беренче суворовчыларның берсе, 32 ел хезмәт итеп тышкы разведкада генерал-майор дәрәҗәсенә җиткән һәм хәзерге көндә, хикмәти Хода, АКШ гражданины?! Кем әйтмешли – менә сиңа мә!.. Гаҗәпсенү катыш: "Ничек болай чыкты соң ул?" – диюемә, ул тыныч кына: "Мин ялгызым түгел, минем кебекләр АКШта 40 мең чамасы, Нью-Йоркта гына без 25 мең һәм үзебезнең ассоциациябез дә бар", – диеп аның адресын бирде. Мәшәкатьләрем күп, вакытым кысан булуга карамастан, мин ул берләшмәгә бардым, тик аның президенты Аркадий Розенбергны күрә алмадым. Ул госпитальдә һәм иң дәрәҗәле диңгез госпиталендә дәвалана иде. Нью-Йорк сугыш ветераннары һәм инвалидлары берләшмәсе шәһәр үзәгендә офис тота, анда ветераннар атнасына өч мәртәбә җыйналып дүртәр сәгать үз мәсьәләләрен чишә.

 

Беренче баруымда анда мәхшәр иде – Мәскәүдән китерелгән юбилей медальләрен өләшәләр. Шулай да вице-президент Вайсман минем белән сөйләшергә вакыт тапты, хәтта Русия журналистының аларга беренче килүен искәртте. Үзе Совет армиясендә подполковникка җитеп дүрт ел полковник хезмәтендә булган техник фәннәр кандидаты. Бик белемле, югары мәдәниятле шәхес. Аннан хәтсез алда балалары АКШка барып төпләнгән, соңра ул алар янына килгән.

 

Берләшмәдә 25 меңгә якын кеше тора. Анда II бөтендөнья сугышының рядовоеннан генерал-майоргача бар. Хәтта вице-адмирал булган, тик ул вафат. Андагы халыкта СССРның барлык орден-медале бар, ике Советлар Союзы Герое бар икән. Ветераннарның күпчелеге подполковник яки полковник, биштән дүртесе КПССта булган, өчтән икесендә фәнни дәрәҗә (кандидат яки фән докторы) һәм уннан берсе... яһүд түгел. Ул уннан бер өлештә үзбәктән эстонгача бар, тик бер генә чын татар да юк иде. 5-6 татар фамилияле кеше теркәлгән, тик исем-отчестволары юклы-барлы. Мин андыйларны яратып бетермим һәм эзләп вакыт сарыф итмәдем. Ветераннарның күбесенең баласы СССР дәверендә үк анда барып урнашкан һәм алар инде андагы югары катлау вәкилләре. Ветераннарга АКШта яхшы караш – аларга һаман "союзник" дияләр. Гәрчә аларның хәтсезе "салкын сугыш" елларында ирекле (демократик) илләргә бихисап зыян салган.

 

Ветераннар, балалары янына килсә дә, балалары янында тормый. Аларны пансионатка урнаштырганнар, ул исә безнең ике бүлмәле квартирага тиң. Гәрчә ул 1500 доллар торса да, пансионатка аена 150 доллар гына түлиләр. Һәр кешегә хөкүмәт 900 доллар пособие түли, өстәвенә 260 доллар азык акчасы һәм ул Россиядәгедән яхшырак туклануга җитә. Зур бәйрәмнәрдә, АКШта алар хәтсез, төрле хәйрия вакыфлары ветераннарны йә баштанаяк киендерә яки төрле җирләргә ялга, сәяхәткә җибәрә. Транспортта йөрү, дәвалану бушлай. Ике гражданлыкка ия булганнары әле Россия пенсиясен дә ала, аны АКШ банкларына күчереп процент җыйныйлар. Россиягә кире кайтырга җыенучыны яки "родина"ны сагынучыны мин тапмадым.

 

Берәү белән сөйләшкәндә (ул очучы полковник иде): "Вы столь долго прослужили, защищали Родину от врага и вдруг тут", – диюемә ул: "Бывает Родина-мать и бывает она мачехой", – диеп сүзне туктатты. Мин исә аңа әйтер сүз таба алмадым. Анда урысларның (Россиядән баручылар анда шул исемдә йөри) төрлесе бар. Миңа алар белән дә аралашу насыйп булды. Ашыкмыйча әңгәмә дә кордым. Инкыйлаб нәтиҗәсендә Россиядән киткәннәрнең варисларында анда-санда фамилияләре генә сакланган, алар инде "инглиз телле", гадәттә урыс чиркәвенә йөрми, тәмам "эреп беткән" һәм Россия турында сөйләшкәндә "анда", "сезнең илегездә" диеп сөйләшә. Ни грузиннарда, ни әрмәннәрдә, хәтта бездәге урыслашуга бик маһир украиннарда андый хәл күзәтелми. Ул милләтләрнең милли оешмалары бар һәм алар милләтне саклау эшен алып бара.

 

II бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә анда барып төпләнүчеләр күп булган. 1,5 млн совет гражданының Гитлерга хезмәт итүен искә алсаң, моңа төшенү кыен түгел. Күбесенең хатыннары Европа илләреннән булган һәм аларның варисларында да урыслык юкка тиң, урыс православие чиркәвенә алар коммунистларның ялчылары диеп кенә карый. Иң күп урыс АКШка "тимер пәрдә" сүтелгәч барган һәм менә монда инде могҗиза!!!

 

"Яңа урыс" дип аталганнарның күбесе – элеккеге иң "саф коммунист", иң фидакарь "коммунизм коручы" булулары гына җитмәгән, әле КПССның иң зур, иң җылы хөҗрәләрендә (кабинет), иң йомшак кәнәфиләрдә утырып, халыкны коммунизм корырга өндәгән түрәләр. Алар анда океан ярындагы бер урамны тутырганнар һәм мәшәкатьсез, гамьсез 2-3 катлы 500-700 квадрат метрлы виллаларда гомер кичерә. Андый тормыш шартлары коммунизмда да булыр диеп хыялланмаганнардыр. Төп җитешсезлекләре – ялгызлык. Үзара дуслык-татулык юк диярлек (мин синнән дә, барчасыннан да акыллы дәгән фикерләү көчле); балалары күпчелектә юньле түгел.

 

Кызымның күршесендә КПСС өлкә комитетының өченче сәркатибе яши һәм аның белән сөйләшкәндә тегеңә: "Вы секретарь по идеологии, как же так оказались здесь в цитадели капитализма?" – диюемә ул: "Извините, я первый или единственный? Тут сын Хрущева, внук Сталина и с каких времен", – диде дә "кока-кола" эчеп авызын чылатты. Өстәвенә, ул урамдагы виллаларда торучыларны санап бирде. Мин шаккаттым!

 

Барысы да коммунист түрәләр гомерләре буе хурлаган "черек капитализм" илендә гомер кичерә. Балалары исә, һәммәсенеке диярлек, юньсезләр икән. Әлеге күршенең улы РФдә 18 елга хөкем ителеп, шул срогын бетереп килә икән; кызы азынып, эчеп, наркоман булып югалган.

 

Бөтен урамда (анда виллалар бик күп) фәкать минем кызымның ике кызы Гарвард университетын һәм шунда аспирантура тәмамлады. Аны исә әлеге партократ: "Вы же – татары", – диеп төшендерде. Анысы, Аллага шөкер, 10 нчы майда барып 10 нчы июньгәчә АКШта яшәп, күп могҗизалар күреп 9 сәгать очкач, Шереметьевога килеп төштем һәм тирән сулап куйдым – тавыш-гауга, кая карама чүп-чар – Туган Илем (Родина) Россия!!! Ары таба гомер кичерергә Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен...


Дамир РӘФЫЙКОВ
Ватаным Татарстан
№ | 15.10.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»