|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2021 Криминал
"Алтын гаишник" юкка чыкканБашкортстан республикасында ЮХХДИ хезмәткәре – элекке районара теркәү имтиханнар бүлеге начальнигы Илдус Шәйбаков эз суыткан. ЭЭМның матбугат хезмәтендә вакыйгага карата аңлатма биргәннәр. “Уголовный розыск хезмәткәрләре ЮХХДИнең элекке хезмәткәрен эзлиләр, аңа карата җинаять эше кузгатылган. Моңа кадәр ул эчке органнарда эшләүдән азат ителгән иде”, – диләр ведомствода.
Хәтерегезгә төшерәбез, коррупция билгеләрен элекке юл полицейскиенда прокуратура хезмәткәрләре күреп калган. Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре түрәнең 700 “квадраттан” артык мәйданлы 3 офис биналарын, шәһәр читендә элиталы коттедж поселогында җир участогы белән йортның һәм ике “внедорожник”ның нинди керемгә сатып алганын ачыклый алмады.
Ир 44 миллион сумнан артык акчаларга сатып алынган милегенең законлы булуын раслый алмаган. Әлбәттә, милеген декларация тапшыруда яшерер өчен ул машиналарын һәм башка объектларны якын туган-тумачаларына рәсмиләштергән.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|