|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2021 Шоу-бизнес
Илназ Баһ Гүзәлгә "Мерседес" бүләк иткән! (ФОТО)Кичә татар эстрадасының талантлы, чибәр җырчысы, өч малай әнисе Гүзәл Идрисова туган көнен билгеләп үтте. Сөеклесе Илназ Баһ Гүзәлгә шәп бүләк ясаган! “Иртән ишегалдында мине “Мерседес” машинасы каршы алды! Тик ул чын түгел, ә уенчык машина. Илназ машина турында хыяллануымны белә, тик “Мерседес” булмаса да ярый”, - ди әле дә өметен өзмичә Гүзәл.
Әлбәттә, Илназ уенчык машина белән генә чикләнмәгән. “Гаиләдә бер миндә генә велосипед юк иде. Илназ, ниһаять, велосипед бүләк итте. Хәзер йөрергә өйрәнәсе калды”, - ди Гүзәл.
Без дә, үз чиратыбызда, Гүзәлне чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез!
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|