|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2021 Җәмгыять
![]() “Унбиш мең сумны кем кайтарып бирә инде?!”Ур-ра, Марат Исхаков әйтмешли, “әштер-өштер” язылган мәкаләмне рәткә салып бастырып чыгарганнар, рәхмәт редакция хезмәткәрләренә! Күңел күтәрелеп китте, тагын язарга утырдым. Әле һаман ишегалды җыештыручы булып эшләп йөрим. Апрельдә шундый җылы, кояшлы, җил дә юк. Подъезд эскәмиясенә әбиләр тезелешә иде, бу юлы бабайлар җыелган. Мин алардан ерак түгел, кар өемнәрен таратам. Колакка сөйләшкәннәре ишетелеп тора. “И-и, 15 мең сумны кем кайтарып бирә инде, йә?” — ди берсе. “Бик жәл инде, бик тә кайгыргандыр”, — ди, икенчесе. Мин алар сүзенә катышмыйм, үз җаем белән эшли бирәм. Ишектә эленгән: “15 мең сум акча югалттым, табып кайтаручы булса, “вознаграждение” каралган”, — дигән белдерүне мин дә күргән идем иртән. Бабайларның сөйләшүе миндә каршылык уятты. Үз гомеремдә 8 акча янчыгын урлаттым, югалттым. Хәзер бөтенләй кошелек йөрткән юк. Берничәсен язып үтим әле.
Ул вакытта әле балалар кечкенә, поликлиникага прививка ясатырга бардык. Улым “пес” итәсе килә дигәч, бәдрәфкә алып киттем. Киендерү-чишендерү өчен кечкенә диван куелган, сумкамны шунда калдырдым да, улымны күтәреп кереп киттем. Озак та тормадык үзе, тик чыгуыма сумкам юк иде инде. Акча да, өй ачкычлары да шунда иде. Ирем эштән кайтканчы ишек төбендә утырырга туры килде.
Икенче юлы, Түбән Кама аша авылга кайтырга чыктык. Балалар кечкенә, автобуска утыру өчен күтәреп керәсе. Билетлар кулда, кереп утырдык. Түбән Камага әйбәт кенә барып җиттек. Инде авылга кайтасы автобуска билет алырга кирәк. Карасак& кесәдәге акча янчыгыннан “җилләр искән”. Иремдә акча юк (акча миндә иде). Инде нишләргә? Автовокзал уртасында дүртәүләп басып торабыз шулай. Март башы. Әле ул чакларда ел әйләнәсе яшел кыяр сатылмый иде. Ә без “Весенний” совхозында кыяр үстерүдә эшлибез. Эшчеләргә бәйрәмдә 5әр кило кыяр сатып өләшкәннәр иде, шуны авылга күчтәнәчкә алган идек. Менә шул күчтәнәчкә дигән кыярларны ирем буфетка сатып бирде дә, шул акчага билет алып кайтып киттек авылга.
Өченче тапкыр, шул ук “Весенний”да эшләгәндә булды. Акча янчыгым өс-баш алыштыра торган бүлмәдә бикле шкаф эченнән юкка чыкты. Бер цехта 100дән артык кеше эшли идек, арада төрлесе булгандыр инде. Болары истә калганнары гына әле.
Яши торгач шулай ук табылдыклар да булды — дөнья бит бу! Авырлы идем, шуңа елы истә калган — 1982 ел иде. Ул вакытларда бөтен “ЗЯБ” бистәсенә 5-6 кибет. Азык-төлек алырга 4нче номерлы кибеткә йөрим. Яңа гына үлчәп вак сушки-клиндерләр чыгарганнар сатуга, мин дә аласы иттем. Карасам, бер капчыктагы клиндерләр арасында алтын балдак ялтырый. Капчыкны күтәрдем дә, балдак хуҗасын эзләп киттем. “кемнәр, кайда үлчиләр бу клиндерләрне”, — дип сорагач, әнә теге бүлмәгә керегез диделәр. Кердем, ике-өч хатын-кыз эшләп маташа. “Берәрегез балдак югалтмадымы?” — дип сорадым. Бер яшь кенә кыз бала кулына карады да: “Минем балдак юк бит!” — диде, әле югалганын да абайламаган булган. “Күптән түгел генә өйләнештек, балдагым бераз зуррак булган. Балдакны югалту начарга юрала, әле дә табылды!” — дип сөенде инде.
Икенче тапкыр шул ук кибет янында кошелек таптым. Эчен дә ачып карамыйча: “Кемнеке? Кайсыгыз югалтты?” — дип кычкырдым. “Минеке ул!” — диде дә, бер үтеп баручы ханым кулымнан тартып алып китеп тә барды. “Татар акылы төштән соң” диләрме әле, әй, беркатлы тинтәк, төп башына утыртып китте бит инде бу мине дип, артыннан карап калдым. Ярар, алдашса Ходай каршында үзенә җавап бирәсе дип, күңелне юаттым соңыннан.
Тапкан әйбер миңа бер дә килешми, берничә тапкыр сынаганым бар. Һаман да шул совхозда эшләгән чак инде. Иртән эшкә килдек, бикле ишекне ачып эчкә үттек, мин эшли торган участокта, бетон юлда “өчлек” сузылып ята. “Кызлар! Кичә өс-баш алыштырганда акчагыз төшеп калмаганмы, мин акча таптым”, — дим. “Юк, безнеке түгел”, — диделәр. Мин тапкач минеке булды инде аннары. Кич белән үк әлеге өчлекне трамвайда штраф итеп түләдем.
Көз көне ачык грунтта кишер алабыз. Машиналар, тракторлар шунда, бөтен совхоз кешесен чыгаралар, көн аяз чакта күбрәк эшләп калырга кирәк. Шул чакта җил мин эшли торган урынга кәгазь “25лек” очыртып китерде. Ярты аванс бит бу, алып тыктым кесәгә. Ул акчаның да бәрәкәте булмады, артыгы белән чыгып китте. Шуннан соң табылган акчаларны алмый башлаган идем.
Ишегалды җыештыручы булып урнашкач, күпләп вак акчалар таба башладым. Алырга да куркам, алмый калдырсам да жәл. Ахыр чиктә табылган акчаларны җыеп барып, берәр әбигә хәер итеп бирергә гадәтләндем. Шатланып алганнары да, аптырап калганнары да бар. Шулай берсендә матур гына киенгән бер татар апасын туктаттым. Апа шундыйрак хәл, бу акчаларның эреле-ваклы булуына аптырама, хәер итеп бирәсем килгән иде дим. Ул миңа карады да: “Апаем, гаеп итмә, мин бу акчаларны ала алмыйм, пенсиям бар, балаларым булышабыз дип өзелеп торалар, мин хәер кешесе түгел”, — диде һәм хәер кемнәргә тиешле икәнен дә әйтте. Тәгаен исерткеч алырга сораган кешеләргә бирсәң, йә булмаса эш өчен аракы белән түләсәң, гөнаһысы үзеңә язылып бара дип аңлатты ул. Шушы сөйләшүдән фикерем үзгәрде, хәзер хәерне гарип-гораба кешеләргә бирергә тырышам. Беркем дә гариплекне сорап алмый, Алла сакласын! Хәзер кешене гаҗәпләндереп уч тутырып вак акча да бирмим, җыеп киләм дә, 50 сумнарга җитә башласа, берәр мохтаҗга хәер итеп бирәм. Шушы көннәрдә кар астыннан чыккан 21 сум акча җыелды, тиздән уразага керәбез, фитыр сәдакасы итеп бирермен.
Тагын бер очрак турында язып үтим инде. Бер җәйдә балалар мәйданчыгын җыештырып йөрим. Карасам, берсенең машина йөртү таныклыгы ята. 22 яшьлек кыз баланыкы, исем- фамилиясе, туган елы билгеле, кая торганы — юк. Хәзер нишләтергә инде моны? Югалган документларны участок полициясенә илтергә кирәклеген беләм дә бит, әле ул әллә кая, участокларына атнаның ике көнендә генә киләләр. Бакча эшләре башланган чак, минем дә вакыт чамалы. Аптырап, права тапканымны әйтеп балаларга чылтыраттым. Киленем шул арада интернетка кереп, әлеге кызның кая яшәгәнен белеп тә алды. “Алайса ахырга чаклы башкарып чык инде бу эшне, мин эштән соң бакчага китәм, берүк акча сорый күрмәгез ул баладан, бирсә дә алмагыз. Әнкәйнең рухына дога булып барсын әлеге изге гамәлебез (әнкәй күптән түгел генә вафат булган иде)”, — дидем.
Кайткач, акчасы югалган кешенең игълан элүе турында 15 яшьлек оныгыма да әйтеп, аның белән сөйләштем. “Әби, бу бит целое состояние, мин тапкан булсам шатлана-шатлана алган булыр идем”, — диде онык. “Улым! Акча ул минем аңлавым буенча энергия җыелмасы. Кеше ул акчага ия булу өчен йә физик, йә акыл көче куя, — дип аңлаттым мин аңа. — Ә инде бу акча берәр пенсионерныкы булса, ул аның өчен гомер буе эшләп түләгән була. Югалткан кеше бик борчыла, шуңа күрә табылган акча, байлык — рәхәтлек, шатлык китерми. Акчаны аны эшләп табарга кирәк”. Карап, күреп торам: аңлатуларым, әйтүләрем, әлбәттә, барып җитмәде оныгыма. Боларны аңлау өчен бер гомер яшәргә, югалтулар-табулар аша нәтиҗә ясарга кирәктер, моны төшенүгә ялгышларың, борчу-шатлыкларың аша гына ирешеп була торгандыр.
Яза торгач озынга китте. Кадерле газета укучылар, үткән елларның берсендә плюш жакетлар турында бик озаклап фикерләшкән идек. Әйдәгез әле, бу юлы югалту-табышлар турында сөйләшеп алыйк. Языгыз, безгә дә кызыклы булыр.
Мәдинә ШӘЙХЕТДИНОВА. Чаллы
--- |
Иң күп укылган
|