|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2021 Милләт
Марат Әхмәтов “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәдә татар телен саклау һәм үстерү эше белән танышты (ФОТО)Мөхтәрәм кунакларны әлеге мәдрәсәнең җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды. Аннары җитәкчеләр уку йорты белән якыннан таныштылар, мәдрәсәнең иганәчеләр шурасы әгъзасы Вәдүт хаҗи Вафин белән очраштылар. Сөйләшү барышында мәдрәсәнең татар телен саклау һәм үстерү өлкәсендәге хезмәтләренә бәя бирелде, татар гореф-гадәтләрен өйрәнү, Татарстан мәхәлләләре һәм татарлар яшәгән чит төбәкләр өчен әзерлекле дин әһелләре әзерләү хакында сүз алып барылды. Марат Готыф улы бу юнәлештә алып барылган эшчәнлеккә үзенең югары бәясен бирде. |
Иң күп укылган
|