|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2021 Фаҗига
Тол калган Айнур: "Ике кызымны кочаклап калдым..."Стәрлетамактан Илмира Ханнанова бала тудырган вакытында ике клиник үлем кичергән, комага киткән, яңа туган ике кызын күрә алмаган. Хәзер ире Айнур балалар белән ялгызы калган. Игезәк балалар тудырган хатынның үлеменә кем гаепле? "Хатынымның ни сәбәпле операция өстәлендә ике литрга якын кан югалтуын беркем дә аңламый", — дип аптырый ир.
Илмираның йөклелек вакыты, якыннары сүзләренә караганда, патологиясез үткән, һәм ул ел дәвамында бер генә тапкыр да авырмаган һәм бернинди дару да кабул итмәгән.
- Дәваханәдә ул бер генә тапкыр — Уфадагы перинаталь үзәктә дүрт көн тирәсе ятты, әмма табиблар кайтарып җибәрде һәм, барысы да яхшы, үзе тудыра ала, диделәр.
Стәрлетамак табиблары, ике игезәк бала булудан куркып, хатынны Уфаның Дим районы бала тудыру йортына озаткан. Кесарево кисүе ясаганда хатынның хәле начарая, кан басымы төшә, бөерләре эшләми башлый. Нәтиҗәдә, ул ике литр кан югалта һәм вафат була...
Шулай итеп, түземсезләнеп көтеп алган шатлыклы көннәрне ачы кайгы томалый. Тугач та ятим калган нарасыйлар бик кызганыч, сөйгәнен югалткан иргә исә сабырлыклар гына тели алабыз...
Фото: уфа1.ру
--- |
Иң күп укылган
|