поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.05.2021 Ана теле

Ана теле: Сөйләмең сурәтлеме? Ул сурәтне каян алырга? Телбизәк маҗараларына керешәбез

Тел фәне раслаганча: татарның күпчелек төр сүзе туры мәгънәле дә, күчерелмә мәгънәле дә (троп, метафора) була ала. Без моңа инанган. Тик менә бу кагыйдәнең куллану даирәсенә килгәндә кайберәүләрдә күчерелмә мәгънәлелек башлыча матур әдәбияткә дә публицистикага гына хас дип уйлау береккән.

Хәтергә сеңдерик: күчерелмә мәгънәлелек татарның теләсә кайсы сөйләм төренә хас. Кай төр сөйләмдә күбрәк, кайсында азрак, әмма бернинди чикләү, тыю юк. Бу хакыйкать  шәхси (көндәлек) сөйләмгә дә, иҗтимсөйләмгә бертигез карый. Гәрчә күчерелмә мәгънәле (метафорик) фикерләү матур әдәбиятка, публицистикага хас дигән фикер ешрак ишетелсә дә.
   
Бүген без менә шушы гомуми, әмма фән өчен үзенә бер әһәмиятле постулатны үзләштерү максатында мисаллардан гына торган язма тәкъдим итәбез. Һәр мисалны үзегез анализлагыз: нинди сөйләм төрендә кайсы сүз троп сыйфатына керә ала. Кайсы төр сөйләмдә метафоралану активрак бара.
   
Әйдә, күзәтүне көндәлек сөйләмнән башлыйк әле. Кибеткә җыенган авыл апасына кызчыгы да иярмәкче. Әнисе: – Йөрмә, агылый да тагылый түгелсең! Кызы: -- Барам! Агылый да тагылый нәрсә ул? Әнисе: --Йә инде телеңә салынма, вакытым тар, кайткач сөйләшербез...
   Яшь песи тычкан тоткан, уйный торгач, аны ычкындырган. Хуҗа хатын: -- Колак кактыңмы!
   
Хәзер матбугатка күз салыйк. Монда да бүгенге яшәештән ерак китмик --  көндәлек темага газет хәбәрчеләре белән әңгәмәдә төрле һөнәр ияләренең сөйләмендә кулланылган күчерелмә мәгънәле берәмлекләргә мисаллар:
   
Мәгариф ветераны Әлфия Җәләлова (Чаллы): --Реҗиссер Рәфкать Бикчәнтәев театр түгәрәге ачып җибәргәч, канатланып, шунда йөри башладым: Миңа вокал юнәлештә үсәргә киңәш иттеләр; “Камаз” канаты астында эшләгәч...; Уфага барганда авариягә очрадык; Безнең җырлар телевидениедә даими әйләнде;  Сорау яудырырга тотыналар; (Атна вакыйгалары, 23-29 апр., 2021).
   
Троп, метафораларның шәхси сөйләмдәге  төренә килгәндә, алар арасында калька, калыплар да (” канаты астында эшләгәч...; Уфага барганда авариягә очрадык), профессионализмнар да (югары ноталарны алганда авыррак иде; Тавышны кире торгызу мөмкинлеге булган...);
   
Матбугат сөйләме төрен аерым карасак. “Әтнә таңы”н (30 апрель, 2021) кулга алам. Беренче биттә: “Тукай” тырмалары – басуда” дигән баш исемле репортаж. Мин моны “Г.Тукай исемендәге хуҗалык механизаторлары басуда тырмалау эшенә кереште”. дип аңлыйм. Ике вариантта да берүк мәгънә төшенчәләре, телнең берүк чаралары, ә менә аларның шушы сөйләмдәге мәгънә төсмере, җөмләдәге урыны, мантыйкый  бирелеше  әдәби сөйләмдәгедән үзгәрәк.
   
Моңа кыскарту, өн-интонация, мантыйкый тасвир чаралары белән  ирешелгән. Репортажның үзендә мондый җөмләләр бар:  29 апрель саннары шул хакта сөйли;  Ә менә “Ленин” чәчүгә чыгып карады; ...Алдагы көннәргә күз салсак;  Кече Әтнә янындагы басуда да эш кайный; Элекке кукуруз басуында иске камыллар тырмага тыгылып азаплыйлар;
   
Газетның шул ук санында Фәридә Филатованың “Берсе алдый, шунда берсе алдана...” дигән репортажында мондый мисаллар: ...Гөлүсәнең икенче китабы да  “табадан төште”; ...Ул аны илһамына канат куючыларның берсе булган районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимовка тапшырды;  ...Күргәзмәләр экспонатлар байлыгы белән күз явын алды;
   
Алга таба күнегү өчен газет иҗтимсөйләм төреннән мисалларны дәвам иттерик әле. Бу юлы аларның әсәси нигезен, төрләрен, куллану үзенчәлеген үзегез анализлагыз-бәяләгез:
   
“Кытайлар ясый алганны нигә бездән булмаска тиеш соң әле ул?” –дигән тәкәбберлек канаты да күңелен очындырып  җибәргәндер; ...аның эшләү принцибын энәсеннән җебенә хәтле өйрәнгән  була; Сирәк-мирәк чыга башлаган машинаның да күбесе үзе көйсез, үзе кыйбат була (Раиф Гыймадиев. Бу – кызык. Безнең гәҗит, 28 апр. , 2021.);
 
Бүгенге  күнегүләрдән ала алган нәтиҗәләргә йомгак ясап. әһәмиятле дип тапканнарын безгә дә җиткерсәгез иде. Шуларга таянып та без алдагы язмаларның эчтәлеген тәгаенләрбез.
                                       Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 13.05.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»