|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2021 Фаҗига
Башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатованы Константиновкада җирләделәрБүген Константиновка бистәсендәге зиратта Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигадә һәлак булган 55 яшьлек башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатованы җирләделәр. Мәрхүмә белән хушлашырга кызы Гөлнара, туганнары, хезмәттәшләре, укучылары, дуслары килгән иде. Хушлашу мәрасимендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да катнашты, дип яза Татар-информ.
Казанның 175 нче мәктәбендә атыш вакытында яраланган Венера Айзатова беренче сыйныфларның яраткан укытучысы булган.
Укытучы башкаларның гомерен саклап калган дияргә була: ул җинаятьченең игътибарын үзенә алган, шуңа күрә ул балалар утыра торган бүлмәгә кермәгән.
Венера Айзатова мәктәптә яралана, аны хастаханәгә илтәләр. Ләкин, кызганычка каршы, табиблар аның гомерен саклап кала алмый.
Мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
--- |
Иң күп укылган
|