поиск новостей
Көн мәзәге
  • Җәй ул эшкә барган арада кояшта кызыну чоры.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
Архив
 
14.10.2010 Җәмгыять

БЕРӘҮ, ИКӘҮ, ӨЧӘҮ, ДҮРТӘҮ...

Быелның октябрь ае Россиядә халык санын исәпкә алу белән истә калырдыр. Аңа әзерлек бер ел алдан башланды. Чөнки ул четерекле һәм ил өчен кирәкле эш. Халык исәбен алу нәтиҗәләренә карап, илнең демографик һәм экономик хәлен билгеләргә була...

Бу статистиканың тарих өчен дә әһәмияте зур. Киләсе буыннар, шул мәгълүматларга карап, ил тарихын өйрәнәләр. Без бүген моннан өч йөз еллар элек үткәрелгән җан исәбен алу нәтиҗәләре буенча милләт буларак узган юлыбызга күз сала алабыз. Татарның узган юлы шанлы һәм фаҗигале. Кайчандыр дәүләтләр тоткан халкыбыз, дәүләтсез калгач дүрт йөз илле елдан артык инде бәргәләнә. Әмма үз-үзен саклау инстинктының көчле булуы аркасында, ул яшәргә тырышты. 18-19 гасырларда узган халык исәбен алу мәгълүматларын өйрәнсәк, анда татарның саны артып торганын күрәбез. Бер җирдә аны кыссалар, җир кытлыгыннан яки көчләп чукындырулардан качып, яңа җирләргә күчеп утырган, Казахстан далаларында урын тапкан, бүгенге Башкортостан төбәгендә авыллар салган. Типтәр дигән яңа исем дә кушканнар аңа. Соңгы елларда Башкортостанда яшәп ятучы татарларның татарлыгына шик тә белдерәләр. Язмышыбыз шулайдыр инде, безнең исәп соңгы елларда кимү ягына бара. Без угро-фин халыклары фаҗигасена дучар була барабыз шикелле. Кайчандыр ул халыклар бүген Россия дип аталган территориядә күп санлы булып бүген бетү фаҗигасен кичерәләр. Россиядә руслаштыру сәясәте үз эшен эшли. Урыс халкының арта баруы табигый арту гына түгеллеген белгән хәлдә каршы тора алу иммунитетын без дә югалта без дә барабыз. Безнең санның аз икәнен күрсәтү өчен соңгы җан исәбен алулар вакытында әллә нинди манипуляцияләр эшләнә. Безгә төрле кушаматлар тагып бүлгәләргә тырышалар. Ул кушаматларны махсус институтлар уйлап таба. Шуңа күрә халык саны алыну турында карар кабул ителгәч, илдә ыгы-зыгылар башлана. Үз-үзләрен саклап калырга тырышкан милләтләр Мәскәү хәйләсенең асылын аңлап көрәшкә әзерләнәләр. Татарларда бу хәрәкәт, Ходайның биргәненә шөкер, көчлерәк. Чөнки бездә әле үзебезне халык буларак саклау иммунитеты югалып бетмәгән. Мәскәүнең хәйләсе безнең өчен ачык. Киләчәктә бүген җан исәбен алу нәтиҗәләрен файдаланып, Россиянең бөтен территориясен «исконно русские земли» дип игълан итеп, анда борын-борыннан бары тик руслар гына яшәгән дип раслау. Хәер, бу хәйлә Россиядә генә түгел, дөнья буйлап эшләнә. Җир шарына хуҗа булырга омтылган агрессив дәүләт галимнәре глобальләшү дигән уйдырма теория уйлап чыгардылар. Имештер, аз санлы милләтләрнең юкка чыгуы табигый, объектив процесс. Бу теория аларга Ходай яраткан бик күп милләтләрне «ашау» өчен кирәк. Ләкин бу «ашау»ның кая барып төртеләсен агрессорлар әле аңлап җиткермиләр. Табигатьне «ашый-ашый» экологик һаләкәт алдында торабыз бит инде. Хәзер демографик афәткә әзерләнәбезме? Ходай бит табигатьне төрле-төрле итеп яраткан. Халыклар да төрле-төрле. Алар бер төрле генә булып, бер телдә генә сөйләшсәләр, кешелекнең асыл сыйфаты-матурлык юкка чыгачак. Шуңа күрә Россияне руслаштыру тарафдарларына безнең әйтәсе сүзебез шулдыр:

 

– Безне ашап бетерсәгез, бүтән агрессорлар сезне ашый башлаячаклар. Әйдәгез, бер-беребезне бергәләп саклыйк.

 

Ә үзебезгә әйтәсе сүз будыр:

 

– Уяу булыйк. Безнең Кояш астында Ходай биргән үз урыныбыз бар. Мең еллык тарихыбыз бар. Ата-бабалардан калган үз телебез, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез бар. Шулар безгә кеше булып яшәргә көч, куәт, дәрт, җан тынычлыгы бирә. Ходай язганга каршы килсәк, әҗере куркыныч булачак, без җир йөзеннән эзсез югалачакбыз.

 

Быелгы җан исәбен алу кампаниясе үтәр дә китәр. Алда әле тагын яшисе елларыбыз, гасырлар бар. Татар дигән кавемнең җир шарында милләт булып яшәргә тулы хокукы бар.



Сәхнә
№ 10 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы