|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2021 Фаҗига
![]() Халык юлларда кырыла (Биектау фаҗигасе ФОТОларда)Кичә Биектау районында Казан - Малмыж трассасының 27нче чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Ravon җиңел машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып, Land Rover внедорожнигы белән бәрелешкән. «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, көчле бәрелүдән ике автомобиль дә юлның ике ягына төшеп киткән.
«Авариядә бер кеше һәлак булган. Тагын берсе җәрәхәтләнгән. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Бу хәлнең шартлары билгеләнә», - дип аңлаттылар министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Шаһитлар сөйләвеннән күренгәнчә, авариядә Ravon машина йөртүчесе һәлак булган, шул ук автомобильнең пассажиры зыян күргән.
«Авариядә зыян күргән бер кеше Биектау район хастаханәсенә бик авыр хәлдә китерелгән иде, ул реанимация бүлегендә вафат булды», – дип аңлаттылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Тагын бер зыян күргән кеше 7нче шәһәр хастаханәсенә урнаштырылган. Табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли.
![]() ![]() ![]() ![]()
--- |
Иң күп укылган
|