|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.05.2021 Шоу-бизнес
"Я все!" - әле генә бәбиләгән Инстататарка Резеда роддомнан ФОТОлары белән бүлештеКөнен махсус сайлаган диярсең, «Инстатарка» тәхәллүсе астында кызыклы видеолар төшергән блогер Резеда Миңнегулова бүген, Бөек Җиңү көнендә, икенчегә әни булды. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, аның 3775 грамм авырлыкта, 53 см буйлы нәни кызы туган. «Я все! Балам янәшәдә. Иремә охшаган. Хәлем ярыйсы, реанимациядә. Палатага күчергәннәрен көтәм», — дип уртаклаша хис-кичерешләре белән Резеда, бәбиләр тудыру йортыннан беренче фотолары белән бүлешеп.
Котлауларга без дә кушылабыз: сау-сәламәт, бәхетле, игелекле бала булсын!
--- |
Иң күп укылган
|