поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бары тик Казанда гына автобус тукталышлары мондый тәртиптә урнаша ала: “Солнышко”, “Дружба”, “ЗАГС”, “Роддом”

Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
Архив
 
13.10.2010 Милләт

ТАТАР ХӘРЕФЛӘРЕ КАЯ КИТКӘН?

Бер-ике мәртәбә якшәмбе көнне ТНВдан “Сиңа миннән сәлам” тапшыруын караган идем. Анда туган көннәр белән котлауларны, тагын әллә нәрсәләрне язулар белән күрсәтеп баралар. Хәзер караганым юк, карыйсым да килми.

Йә, Хода, анда татар сүзләрен, татар исемнәрен шул кадәр бозып, гарипләндереп әйтәләр, исең-акылың китәрлек. Бу татар халкын мыскыл итү өчен махсус эшләнәме, әллә берәр башка сәбәбе бармы икән, белмим. Нигә бу хакта татар телен саклау, үстерү өчен җаваплы кешеләр дәшмиләр, шушы хәлгә риза булып яшиләр икән? Хәзерге компьютерлар заманында ул исемнәрне үзебезнең татар хәрефләре белән, дөрес итеп язарга буладыр бит?

 

Менә мин шуңа бик үртәлеп, борчылып яшим. Эчендә җаны бар татар кешесе моңа ничек түзәдер, белмим.

 

Салих Миңнегәрәев.

Минзәлә шәһәре.

 

Бу сорауга җавап табарга тырышып, без иң элек ТНВга, “Сиңа миннән сәлам” тапшыруын алып баручы Фәридә Төхфәтуллинага чылтыраттык. Ул экранда “йөгерүче” смслар өчен Казандагы “Цифровые технологии” дигән оешманың җаваплы булуын әйтте. “Без бу мәсьәләне йөз мәртәбә кузгаттык инде, – диде ул. – Әмма әлеге оешмада “бу мөмкин түгел” дип җавап бирәләр. Туры эфир булгач, үзебез дә төзәтеп утыра алмыйбыз”. Һәм смслар өчен җаваплы компаниянең телефонын бирде.

 

“Цифровые технологии” компаниясе ТНВ белән генә түгел, “Татар радиосы”, Чаллыдагы “Күңел радиосы” белән дә хезмәттәшлек итә икән. Ягъни, аның клиентлары арасында татар телле оешмалар шактый. Үзләренең сайтларында (http://www.dtco.ru) язылганча, алар телефоннан башкарып була торган бик күп төрдәге хезмәт күрсәтәләр. Шул исәптән Call-центр дип аталган әлеге үзәк “алынган мәгълүматны тиешле дәрәҗәдә эшкәртү”не дә үз өстенә ала икән. ТНВда “йөгерек” смсларны мәгълүмат дип санасак, димәк алар да эшкәртелергә тиеш булып чыга кебек.

 

ТНВ каналы белән “Цифровые технологии” компаниясендә эшләүче Лилия исемле кыз элемтәдә тора булып чыкты. Әмма аның белән сөйләшеп нәрсә булса да ачыкларга тырышу бернинди нәтиҗә бирмәде. Ул ни өчендер кычкыруга күчте, ә фамилиясен сорагач “рәсми хат языгыз” дип, телефон трубкасын ыргытты.

 

Шуннан без “Цифровые технологии” компаниясенә өч пункттан торган рәсми хат юлладык:

 

“1. Без телефоннарда татар хәрефләре юклыгын аңлыйбыз. Әмма экранга татар сүзләрен дөрес транскрипция белән чыгаруның бүтән юллары юкмы?

 

2. Безнең фикеребезчә, бозылган сүзләрне төзәтү өчен техник мөмкинлекләр бар. Теләсә нинди компьютерга татар шрифтларын урнаштырырга мөмкин. Моның өчен бер минут вакыт җитә. “Сиңа миннән сәлам” тапшыруында котлау текстлары бик зур түгел. Безнең шундый тәкъдим бар – сүзләрне төзәтү өчен (мәсәлән, “эйбэт”не “әйбәт”кә, “хэерле кон”не “хәерле көн”гә һ.б.) гади генә программа төзергә һәм аны шушы тапшыру өчен кулланырга.

 

3. Әгәр дә мондый программаны куллану техник яктан мөмкин түгел икән, смс хәбәрләрне компьютерчы кулдан төзәтә алмыймы? Тәҗрибәле белгеч өчен бу зур авырлык тудырмаячак, ә тапшыру нибары бер генә сәгать дәвам итә”.

 

Директор урынбасары Тимур Баязитов исеменә язылган рәсми хатка җавап озак көттермәде. Әмма, безнең 3 пункттан торган хатыбызга шундый ук 3 пункттан торган факс килсә дә (җавапны маркетинг буенча директор урынбасары Наумов Т.П. биргән), мәсьәләгә әлләни ачыклык кермәде. Менә ул җавап:

 

“1. ТНВ телеканалы белән төзелгән килешү нигезендә, тамашачылар җибәргән смс хәбәрләр, сүгенү сүзләре, секс, милләтара конфликтлар һ.б. шундыйлардан кала, “Цифровые технологии” җиһазлары аша, тамашачы ничек җибәргән, шундый кыяфәттә тапшырыла.

 

2. Кәрәзле телефоннарның функциясе татар шрифларын урнаштырырга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә тамашачы үз хәбәрләрен татар шрифтлары белән юллый алмый.

 

3. Телевизион җиһазлар җитештерүчеләр латин һәм урыс шрифтларын гына кулланалар, димәк смс-ларны татар шрифты белән чыгару мөмкинлеге юк”.

 

Телебезнең шушындый “кыерсытылуы” турында чиновниклар беләме, белсәләр нинди булса да чара күрәләр микән дип, без ТР хөкүмәтенең мәдәният, спорт һәм телләрне үстерү идарәсенә чылтыратып карарга булдык. Безне борчыган мәсьәлә идарәнең ТРдагы халыкларның телләрен үстерү секторына кагыла икән. Секторның җитәкчесе – Шайхиева Фирая Разыховна (телефоны: 264-76-20). Без аңа шушы проблема турында сөйләп, әлеге мәсьәләне ничек булса да хәл итү мөмкинме дип кызыксындык. Фирая Разыховна “Без бу юнәлештә эш алып барабыз”, – дисә дә, сүзләрен диктофонга яздырырга рөхсәт итмәде, – “Берәр сәгатьтән чылтыратыгыз, сөйләрмен”, – диде. Әмма бер сәгатьтән телефон трубкасын алучы булмады. Икенче көнне дә, аннан соң да, иртәнге тугыздан кичке алтыларга кадәр берөзлексез чылтыратсак та, беркем дә җавап бирмәде. Гәрчә, кайбер вакытларда без чылтыраткан номер озак кына “буш түгел” булып торгалады.

 

Кыскасы, татар хәрефләре моңа кадәр ничек “имгәтелгән”, моннан соң да шулай ук булачак. “Туган кенен белен!”, “салам туганнар”, “хаерле иртэ”, “сенелен гаилесе”, “бехетле”ләрне укып, Минзәләдә яшәүче укучыбыз Салих Миңнегәрәев язганча, татар телен гарипләндерүләрен күреп утырырга туры киләчәк. Без хәзергә бу хаталарга каршы көрәшүнең бер генә юлын күрәбез, ул да булса – тапшыруга смсларны бөтенләй җибәрмәү.



Татарстан яшьләре
№ 43 | 07.10.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы