|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.05.2021 Җәмгыять
Татуировка турында дөньяның төп диннәре ни диХәзерге заманда тәнгә татуировка ясату — үз-үзеңне күрсәтергә теләүнең киң таралган модасы. Аны яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә ясата. Шул ук вакытта дөньяның төп диннәре тәнгә төрле бизәкләр ясатуга тискәре карый. Христианнар
Изге китапларда татуировка яки тәннең тышкы кыяфәтен үзгәртүләр турында аз язылган. Шуларында да христиан диненең тәнгә рәсем ясауга каршы икәне күренә. Эш шунда, ул чакларда дөнья мәдәниятенең күпчелеге варварлардан торган. Шуңа бәйле рәвештә аларны йөртүчеләр корбан чалу культы һәм башка рәхимсез йолаларны үтәгәннәр. Татуировкалар галларда, борынгы германнарда һәм славяннарда киң таралган. Аларның культында ул мәҗбүри тамга дип саналган. Шуңа күрә, гәүдәгә тамгалар ясатуны христианнар мәҗүсилек билгесенә тиңләгәннәр.
Искәрмә буларак, Коптской православие чиркәвенең Мисырда, Ливиядә, Суданда урнашкан мәхәлләләрендә беләзеккә кечкенә генә тәре ясатырга рөхсәт иткәннәр. Анда мөселман халкы күп яшәгәнгә күрә, үлгәч күмгәндә бутамасыннар өчен шулай эшләгәннәр.
Ислам
Тәнгә сурәт ясату, башка парик кию — төп гөнаһларның берсе булып тора, диелә имам Әз-Захабиның “76 зур гөнаһ” китабында. Күвәйт университеты профессоры Мөхәммәд ибн-Абделгаффар аш-Шәриф сүзләренә караганда, ислам галимнәренең күбесе тәнгә сурәтләр ясау хәдисләрдә тыелган дигән фикердә. Әйтик, ибн Умардан килгән хәдистә болай диелгән: “Аллаһуның илчесе чәч үстерүчеләрне һәм үстерергә булышучыларны, тәнгә сурәт ясаучыларны һәм ясатучыларны ләгънәт кылды”.
Будда дине
Дөньяда диннәр буенча өченче урында торучыларның да күбесе тәнгә сурәт ясатуны кирәк дип тапмыйлар. Дин белгече Артем Тюрин билгеләп үткәнчә, Будда тарафдарлары татуировканы үлгәннән соң тәннән аңның күчүенә тоткарлаучы киртәгә тиңлиләр.
Хәер, Көньяк-Көнчыгыш Азиянең кайбер илләрендә махсус татуировкалар — янтлар (изге бизәкләр) киң таралган. Анда яшәүчеләр тәнгә будда догалары һәм магик символларны ясаталар.
Яһүд дине
Татуировкалар турында яһүдләрнең изге китабында болай диелгән: “Үлгәннәрнең тәненә тырнау эзләре ясамагыз һәм үзегезнең тәнегезгә кадаттырып сүзләр язмагыз”. Раввин Якоб Шуб яһүд акыл иясе Рамбаманы искә ала. Ул тәнгә сурәтләр ясауны мәҗүсилек йоласы, табынучы потларга тугрылык билгесе белән чагыштырган.
--- |
Иң күп укылган
|