поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.04.2021 Милләт

Күренекле татар-төрек галиме Надир Дәүләт әти-әнисе кабере янында җирләнәчәк

Төркиянең Истанбул шәһәрендә вафат булган күренекле татар-төрек галиме Надир Дәүләт иртәгә Истанбул шәһәрендә, әти –әнисе кабере янына — Фәрикөй зиратына җирләнәчәк. Бу хакта аның элеккеге студенты, галим Исмәгыйль Түркоглу хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Татар-төрек дөньясының күренекле тарих һәм халыкара мөнәсәбәтләр галиме, профессор, Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты шәрәфле әгъзасы Надир Дәүләтнең озакка сузылган яман шеш авыруыннан вафаты турында бүген билгеле булды.
 
Надир Дәүләт 1944 елның 15 июлендә Кытайда татар зыялылары Рокыя белән Ибраһим Дәүләткилде гаиләсендә дөняга килгән. Әти–әниләре совет гаскәрләре тарафыннан кулган алынып, Себергә сөрелгәч, татар гаиләсе Гайниҗамал һәм Әхтәм Ильясов белән ике яшьлек вакытында Төркиягә килә, Истанбул шәһәрендә үсә.
 
Истанбул университетының гомуми тарих бүлеген тәмамлый. Бер ара татар-төрек эшмәкәре, меценант Әхмәтвәли Мәңгәрнең ярдәмчесе булып эшли. Укытучысы, галим Рәшит Рәхмәти Аратның киңәше белән белем алуын Германиядә дәвам итә: Мюнхен каласындагы Людвиг Максимилиан университеты Тюркология һәм якын көнчыгыш институтында магистратурада укый.
 
Истанбул университеты гомуми тарих бүлегендә «1905-1917 елларда Россия төркиләренең милли көрәше тарихы» дигән темага диссертация яклап, фәннәр кандидаты була. Төркия мәгариф министрлыгының Ислам Энциклопедиясе бүлегендә эшли башлый. 
 
1972-1984 елларда Германиядәге «Азатлык» татар-башкорт радиосы редакциясендә татарча тапшырулар алып бара. 1986-1991 елларда Мәрмәр университеты Төрек дөньясы тикшеренүләр институты җитәкчесе урынбасары вазифасына башкара, шул ук вакытта тарих бүлегендә укыта. 1990 елларның башында АКШта Колумбия университеты, 1996-1997 елларда Висконсин университеты студентларына кунак галим буларак лекцияләр укый.
 
1997-2002 елларда Мәрмәр университеты Төрек дөнясы тикшеренүләр институтын җитәкли. 1997-2005 елларда Хәрби академиядә укыта. 2001-2007 елларда Истанбулның Йедитәпә университетында тарих кафедрасы мөдире була. (2008-2015 елларда — Истанбул сәүдә, 2016-2019 елларда Истанбул Айдын кебек фонд университетларында эшли.
 
1960 елларның башында Фәрит Бичури, Рифат Мөхтәсип һәм Надир Дәүләтнең активлыгы һәм тырышлыгы белән Төркиядә яшәүче татар яшьләре тарафыннан «Тукай яшьләре» клубы оештырыла, «Тукай бюллетене» исемле басма чыга башлый. 
 
1960 еллар ахырында, Надир Дәүләт үзе әйткәнчә, «Тукай яшьләре» клубы «Казан төркиләре мәдәнияте» җәмгыяте буларак үзгәртелә. Надир Дәүләт Төркиядә «Казан» журналын чыгаруга зур хезмәт куя.
 
Надир Дәүләтнең гыйльми хезмәтләре Төркия, Россия, АКШ, Англия кебек илләрнең фәнни басмалаларында чыга. Ул «Лидерлыкның әфәндесе Чыңгыз хан», «1917 елгы Октябрь түнтәрелеше һәм татар милли мәҗлесе», Россия төркиләренең милли көрәше тарихы», «Идел-Урал экспедициясе»  кебек китапларның һәм егермеләп монография авторы. Аның «Россия төрки халыкларының милли көрәше тарихы (1905–1917», «Ерак Көнчыгыш татар-башкотларына ни булды?» монографияләре Казанда татар телендә дөнья күрде. 

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.04.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»