|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2021 Җәмгыять
Түбән Камада Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларына багышланган күргәзмә ачылды (ФОТО)Түбән Камада районнан чыккан танылган шәхесләр һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларына багышланган күргәзмә ачылды. Ул шагыйрь исемен йөртә торган китапханәдә урын алган. Татарстан Президенты каршындагы татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре буенча комиссия җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әлеге күргәзмә ачылышы тантанасында катнашты. Ул шулай ук биредәге Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, шәһәрнең 2 нче номерлы гимназиясендә булып, андагы белем бирү эшчәнлеге белән танышты. Соңрак «Ихлас» рухи-әхлакый тәрбия бирү үзәгендә татар зыялылары катнашында очрашу узды. Анда сүз телебезне саклау, яшь буынга милли тәрбия бирү хакында барды. Сәфәр соңында кунаклар шәһәрнең «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе оештырган «Шушы җирдән, шушы туфрактан без» дип исемләнгән кичәне тамаша кылды. |
Иң күп укылган
|