поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.04.2021 Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов Наилә Гәрәева белән Резеда Шәрәфиевага дәүләт бүләкләре тапшырды (ФОТО)

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 54 кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Президент татарстанлыларга дәүләт бәйрәме алдыннан бүләкләр тапшыру күркәм традициягә әверелгәнен искәртте, дип яза Татар-информ.

«Бүген Татарстан — илдә алдынгы төбәк, республикада киңкүләм проектлар гамәлгә ашырыла. Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, социаль ярдәм өлкәсендә позитив үзгәрешләр бар. Федераль Хөкүмәт, Президент ярдәме белән Татарстан эзлекле рәвештә халыкның тормышын яхшырту юнәлешендә эшли», — дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов.
 
«Завод хезмәткәрләре, инженерлар, укытучылар, төзелеш, авыл хуҗалыгы, мәдәният эшлеклеләреннән башка бүгенге тормышны күз алдына китереп булмый. Сез хезмәтегез белән республиканың данын үстерәсез. Коллективларыгыз сезгә тигезләшә. Сез Россия һәм Татарстанның горурлыгы. Үз эшегез белән матди һәм рухи кыйммәтләр булдлырасыз», — диде Президент.
 
Ул 9 Май бәйрәме якынлашуын искәртте. «Бөек Җиңүгә өлеш керткән кешеләр алдында баш иябез, рәхмәтебезне җиткерәбез. Безнең арада бүген сугышта катнашкан Александр Малов, Миңнехәниф Низамов, Хезмәт даны ордены Тулы кавалеры Данил Фәтхуллин, Социалистик Хезмәт герое Ганзә Әхмәдиева бар», — диде.
 
Президент һөнәри бәйрәмнәре алдыннан табибларга һәм ашыгыч ярдәм бригадасы шәфкать туташларына да бүләкләр бирелүен искәртте. «Татарстанлылар сезгә ковид дигән мәкерле чиргә каршы көрәштәге эшегез өчен рәхмәтле. Сез батырлык дип санамыйча, кирәк һәм мөһим дип эшләдегез», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
 
Барлыгы 54 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Наилә Гәрәева «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. ТР хәрби комиссары Сергей Погодинга «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены тапшырылды. Ковидка каршы көрәш өчен ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре РФ Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 
Татар дәүләт филармониясенең «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы әгъзасы, артист-вокалист Бәширә Насыйрова Татарстанның халык артисты булды. Казан шәһәр филармониясе вокалист-артисты Резидә Шәрәфиева Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
 
 
«Мир» дәүләтара телерадиокомпаниясе» ЯАҖ рәисе Радик Батыршин «Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» мактаулы исеменә лаек булды. «Без, татарлар, тырыш халык, шикләнмәгез, бу бүләкнең исемен аклыйм», — диде.
 
«Мин 70 нче елларда эшли башлаганда, Сухомлинскийның „Отдаю сердце детям“ хезмәте яраткан китабыбыз иде. Бүген технология сүзе еш кулланыла, төрле өлкәләргә кагыла, ләкин балаларны яратырга өйрәтүдә бернинди технология юк. Бу укытучының сәләте», — диде атказанган укытучы исемен алган Казанның 175 нче мәктәбендә рус теле укытучысы Роман Гузенфельд.
 
«Терлекчелек соңгы вакытта 100 процентка үзгәрде, яңа технологияләр керде. Хуҗалыкта 3 меңнән артык мөгезле эре терлек, нәселле чабыш атлары да бар. Яңа комплекс төзелде, терлекчеләрнең эшләү шартлары үзгәрде. 36 ел эшләп, хезмәтемне күрә белгәннәре өчен Президентка, Хөкүмәткә рәхмәт», — диде Балтачның «Татарстан» хуҗалыгы баш мал табибы Рифат Зыятдинов. Аңа Татарстанның атказанган ветеринария табибы исеме бирелде.
 
Фото: https://president.tatarstan.ru/pressa

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.04.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»