|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2021 Хәвеф-хәтәр
Сыерны коткарганда чак батып үлмәгәннәрИке көн элек Башкортстанның Белорет районындагы Сермән авылында ике ир-егет елга уртасында калган сыерга ярдәм итәргә теләгән. Шул вакыт үзләре дә бәлагә төшкән. Елга эчендәге утраучыкка бер сыер барып кергән. Хайван ачтан үлмәсен өчен, ике ир-егет көймәгә утырып, елга аша утрауга барганнар. Шул вакытта үзләренең көймәсе йөзеп киткән. «Ир-егетләр сыерны ашатырга җыена. Алар көймәгә утырып, хайван янына бара. Тик бу урында агым бик көчле булу сәбәпле, көймә агып китә.
Ир-егетләр ярдәм сорап экстрен хезмәтләргә мөрәҗәгать итә. Коткаручылар катамаран ярдәмендә инде сыерны коткаручыларны эвакуацияли.
Сыерны мөгезләреннән эләктереп, судан тартып чыгаралар», — дип әйткәннәр ведомствода.
Алсу ТӨХВӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|