поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.04.2021 Шоу-бизнес

Хәния Фәрхи вафатыннан соң өч көн узгач: ”Имтиханнарны “5”легә бирдем”, - дип елмаеп төшкә керде...

Хәния апаның вафаты вакытында мин Казанда отпускта идем. 26 июль көнне эшләремне бетерермен дә, 27се аңа шалтыратып, аларга барырмын дип уйлаган идем. Тик Чаллыдагы дустым телефоннан кайгылы хәбәр җиткерде. Апама кунакка түгел, мәңгелек йортына озатырга бардык… Вафатыннан соң өч көн узгач: ”Имтиханнарны “5”легә бирдем”, - дип елмаеп төшкә керде. Димәк, дустым җәннәттә...

Вакыт яраларны дәвалый дисәләр дә бу очракка туры килми. Илаһи моң иясен югалту белән тамашачылар, туганнары, дуслары һәм гаиләсе берничек тә килешә алмый.
 
Татар халкының яраткан,  моңлы да, шаян да җырчысы, сөйкемле кызы Хәния Фәрхи-Биктаһированың якты дөньядан китүенә быел 4 ел тула. Вакыт яраларны дәвалый дисәләр дә бу очракка туры килми. Илаһи   моң иясен   югалту белән тамашачылар, туганнары,  дуслары һәм гаиләсе берничек тә килешә алмый. Иң гаҗәбе, еллар узган саен,  хатирәләр яңара, бу югалтуның никадәр үкенечле булуына төшенәбез. Күпләр әле дә моңлы сандугачыбыз турында  хатирәләре  белән уртаклашырга телиләр. Шуны истә тотып, без укучыларыбызга  газетабызда Хәния Фәрхи турында истәлекләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирәбез.
 
Хәния Фәрхи – минем иң кадерле кешеләремнең берсе иде. Аның белән беренче очрашуым Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева фатирында булды. Хуҗабикә: “Бу тәмле өчпочмакларны бик талантлы якташым Хәния Фәрхи пешерде”, - дип мине аның  белән таныштырды. Мин ул вакытта  Казанда пединститутта укый идем. Еллар узды, мин укуымны тәмамлап, Чаллыга килеп урнаштым. Казандагы дуслар белән очрашулар сирәгәйде. Ләкин Хәния апа белән без хәбәрләшеп, аралашып торуны  дәвам иттек, безне ниндидер рухи якынлык бәйләп торды. Чөнки ул кешенең кечкенә генә яхшылыгын да күңелендә саклый һәм бәяли белә иде. Газинур Фарукшин белән бергә эшләгән вакытлары булгандыр, Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен”  дигән фестиваль барганда  җырчы Асия Әхмәтшина Хәния ханымга энесе Нурисламның фаҗигале рәвештә вафат булуын хәбәр итте. Үзәккә үтәрлек салкын көзге көн иде ул. Хәния апа җиңел генә киенгән. Көтелмәгән кайгыдан тагын да туңып,  бөтенлэй югалып калды ул. Шул вакытта аңа үземнең перчаткаларымны кидереп, Башкортстанга озатып  җибәрдем. Ул шуны исендә тотып, гомере буена рәхмәтле булып яшәде.  
 
Шуннан соң  байтак еллар узды, безнең арада элемтәләр дә югалып торды. Бервакыт мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләүче Рәсим Мөхәммәтҗанов аның кияүгә чыгып, Чаллыда яшәвен әйтте. Телефонын бирде. Мин Хәния Фәрхи  белән очрашып, “Шәһри Чаллы” газетасына әңгәмә әзерләдем.  Аннары гомеренең соңгы көненә кадәр без Хәния апа, Габделхәй абый белән дус булып яшәдек.
 
Хәния Фәрхи – күпкырлы талант иясе иде. Нәрсәгә генә тотынса да, ул аны сәнгать әсәре дәрәҗәсендә башкара иде. Хәния апаның матур итеп өстәлләр әзерләвен, тәмле итеп пешерүен белсәгез икән! 2012 елда башына 4 сәгатьлек катлаулы операция ясатты ул.  Сәламәтләнеп чыккач, өенә хәлен белергә бардым. Хәния апа телне йотарлык итеп бәлеш пешерде. Менә шул бәлешенең тәме һаман авызымда тора. Үз гомеремдә бик күп бәлешләр ашаганмындыр, тик гафу итегез, Хәния апаныкы кебек тәмле бәлеш беркемдә дә юк. Киектә икәү кыяр тозлавыбыз исемдә. Җиңел генә рецепт белән, җайлы гына итеп тозлап куйган иде ул кыярларны. Ихлас изге күңелле, нурлы кеше булганга, кулыннан гөлләр тамгандыр инде аның.
 
Хәния апа белән Габделхәй абый Чаллыга килгәндә, вакытлары булса, миңа керми калмадылар. Хәния апа подъездга керүгә ихлас көлүе белән подъездны тутыра иде. “Синдә рәхәт”, - дип китәләр иде. Кунарга килгәндә Хәния апа  һәрвакыт үз мендәре белән йөрде. “Үз мендәремдә генә рәхәтләнеп йоклый алам”, - дия иде.  Биктаһировлар бик кунакчыл гаилә булдылар. Аларга кунакка барсаң, Габделхәй абый каршы алып, озатып куя. Хәния апаның өстәле тулы  тәмле ризык. Гастрольләрдән бушаган вакытта алар беркайчан кешесез тормадылар. Киектәге йортларының капкасы да дуслар, туганнар өчен һәрвакыт ачык булды. Үзләре өйдә булмаганда да, башка шәһәрләрдәге дуслары Казанга килгәч, аларда яши иделәр.
 
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи – төрле яшьтәге тамашачыларның яраткан җырчысы. Моны тамашачылары гел раслап торды. Бервакыт Хәния Фәрхи һәм “Бәйрәм” ансамбле концертыннан соң, бер кафега кереп утырган идек. Шунда егет-кызлар компаниясе Хәния апаны күреп алды һәм берничә минут эчендә каяндыр чәчәкләр алып килеп бүләк иттеләр. Аны олысы да, яше дә, кечесе дә яратты. Бу мәхәббәт хәзер дә дәвам итә. Өлкәннәр Хәниянең моңлы, тормышчан җырларын тыңлап юанса, балалар “Әлдермешкә кайтам әле” җырына рәхәтләнеп бииләр. 
 
Үзе килен булып төшкән Киек авылы халкын да якын итте  ул. Һәрберсен үз итеп, яратып сөйләшә, кайткан саен авылдашларының хәлләрен белешә иде. Авыл халкы төзек юллар һәм су керттергәне өчен дә Хәния Фәрхигә рәхмәтле, чөнки ул  ярдәм сорап, Татарстан Президентына хатлар язган иде. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев сөекле җырчыбызның гозерен кире какмады.
 
Хәния Фәрхинең 50 яшьлек юбилеена Тәтешлегә кунакка бардым. Хәзер моңа: “Әле ярый барганмын”, - дип сөенеп туя алмыйм. Дустым тәмле ризыклар әзерләп каршы алды. Габделхәй абый безне якын дустымның туган авылы Салаюа, Бәдрәш авылларына алып барды. Шунда Хәния апа урамда очраган һәр кеше белән сөйләшеп, хәлләрен белеште. Салкын көз булуга карамастан, Хәния апаның урамда,  яңгырдан соң чирәмдә яланаяк йөрүенә гаҗәпләнгән идем. “Туган авылымда яланаяк йөрсәм, яшәргә көч, дәрт алам”, - дия иде.
 
Туган ягында аны ихлас яраттылар. Мәдәният сараенда башкарган һәр җырын алкышларга, чәчәкләргә күмделәр. Концерттан соң, энесе Салават белән чиратлашып, таңга кадәр  гармунда уйнап, җырлап утырулар матур истәлек булып күңелдә саклана.
 
Хәния апа гомере буе кешеләрне яратты, гайбәт сөйләмәде. Аның  беркем турында да начар сүз әйткәнен   ишетмәдем. Хәтта безгә, якын дусларына да, бер кешегә тәнкыйть сүзе әйттерми торган иде. 
 
Ул Камал театрын бик ярата иде. Аның белән “41нче елның арбалы хатыннары” спектакленә  барганыбыз истә. Спектакльнең куелышы, артистлар уены икебезгә дә ошады. Әсәрне татар рухлы Зәки Зәйнуллин язган. Премьераны карарга Башкортстаннан да кунаклар килгән иде. Хәния апа соңыннан алар белән сөйләшеп туя алмады. Икенче көнгә аларны “Туган авылым” ресторанына кунакка чакырды. Казанның Боз сараенда Габделхәй абый, Хәния апа һәм мин Россия эстрадасы йолдызы Ирина Аллегрова концертын да караган идек. Хәния апа -профессиональ сәнгатьне ярата һәм бәяли белә торган зыялы, зәвыклы, ихлас һәм кешелекле шәхес иде. 
 
Сер түгел, тормышы җиңел генә бармады инде. Бер-бер артлы якын туганнарын югалту кайгысын кичерергә туры килде. Ләкин дустым авырлыклар каршында башын имәде, авызы тулы кара кан булса да, аны төкермәде. Мин аны вакыт-вакыт: “Ни өчен шундый әйбәт кешегә бу кадәр авырлыклар бирелә?”- дип җәлләп елый торган идем. “Син елама, Зөлфия, ни генә күрсәм дә, мин бу тормышта яшәвем белән бәхетле.  Авырлыклар алдында кайчагында егылсам да: “Аллаһка шөкер, мин бит әле исән дип торып басам да, гаиләмне тәмле ризыклар белән сыйлыйм, тамашачыларыма яңа җырларымны җырлыйм,” -  дия иде ул.
 
Ул һәрвакыт күңелне эретердәй җылы сүзләр таба иде. Миңа операция ясатырга туры килде. Эш графигы тыгыз булуга карамастан, вакыт табып: “Дустым, операциядән соң, Казанга кил, үзем карармын сине”, - дип шалтыратты. 
 
Үзе ике аягын сындырып урын өстендә яткан вакытының да матур ягын күрергә тырышты. “Мине бер ай әнием карады. Балачак, яшьлекне, бергә булган матур хатирәләр белән рәхәтләнеп сөйләштек”, - дигән иде ул. 
 
Хәния апа бөтен барлыгы белән балалары, туганнары, әнисе өчен яшәде. Оныкларын “Әминәм, Ясминәм” дип сөя, нишләтергә белми иде.  Кызганыч, Рамазанны аз гына күреп калды, Алсуының әни булу шатлыгын күрми дә китте. Тормыш иптәше Габделхәйне яратып, аның тарафыннан яратылып, матур итеп яшәделәр. Габделхәй абый хәзергәчә аны өзелеп сагына.
 
Хәния апаның вафаты вакытында мин Казанда отпускта идем. 26 июль көнне эшләремне бетерермен дә, 27се аңа шалтыратып, аларга барырмын дип уйлаган идем. Тик Чаллыдагы дустым телефоннан кайгылы хәбәр җиткерде. Апама кунакка түгел, мәңгелек йортына озатырга бардык…Вафатыннан соң өч көн узгач: ”Имтиханнарны “5”легә бирдем”, - дип елмаеп төшкә керде. Димәк, дустым җәннәттә...
 
Эче тулы нур иде Хәния апаның. Аны югалткач,  Кояшыбыз сүнгән кебек булды. Кызганыч, моң һәм шәфкатьлелек алиһәсен саклый алмадык. 
 
Зөлфия ГАЛИМ, Шәһри Чаллы
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.04.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»