поиск новостей
  • 06.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 07.03 "Син бит минем бергенәм" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 07.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 08.03 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 08.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 06 Март
  • Мәрьям Йосыпова - актриса
  • Айдар Хәлиуллин - журналист
  • Мансур Мозаффаров (1902-1966) - композитор
  • Гүзәл Гарәпшина - актриса
  • Нурбәк Батулла - биюче
  • Илдар Рәхмәтуллин - автоузышчы
  • Илмира Нәгыймова - җырчы
  • Фазыл Искәндәр (1929-2016) - язучы
  • Рәис Ханнанов - композитор
  • Мурат Гайсин - җырчы
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
22.04.2021 Җәмгыять

"Кешене дә бит, кимчелекләре булуына карамастан, ни өчендер җаның-тәнең белән яратасың"

Исәп-хисап, кушу-алу төшенчәләре көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше. Бер генә предприятие дә, кечкенә генә булса да, баш бухгалтерсыз эшли алмый. Шуңа күрә, “Главбух” журналы тәкъдиме буенча, баш бухгалтерларга аерым һөнәри бәйрәм булдырылган һәм ул 21 апрельгә туры килә.

Беренче карашка, хисапчы хезмәте җиңел кебек. Әйе, алар авыр йөк күтәрмиләр, салкыннарда урамда эшләмиләр. Әмма, бихисап күп мәгълүматны башта саклау, бертуктаусыз отчетлар төзү дә искиткеч авыр хезмәт. Хисапчылар иң төгәл, иң җаваплы һөнәр ияләре-нең берсе. Чөнки саннар арасында ялгыш куйган өтер дә күп күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин.

Бүгенге мәкаләмнең төп герое Гөлнара Рәхимова әлеге катлаулы, җаваплылык һәм игътибарлылык таләп иткән һөнәр остасы. Ул баш хисапчы һәм икътисадчы булып эшли башлаганга да инде егерме елдан артык гомер узган.

Ул Петр Чайковскийның туган ягында – Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә, хәрби төзүче һәм икътисадчы гаиләсендә икенче бала булып туган. Гөлнарага 11 яшь тулгач, аның әтисен, подполковник званиесендәге хәрби төзүчене, Самарага күчерәләр. Шулай итеп, гаилә дә безнең якларга күчеп килергә мәҗбүр була. Халык арасында “тузганаклар һәм яшел помидорлар төбәге” дип аталган Воткинск шәһәрен Гөлнара әле дә бик сагынып искә ала.

- Гөлнара, сез “саннар иленә” ничек килеп эләктегез?

- Әнием - икътисадчы, әбием - баш хисапчы булып эшләгән. Сания әбием һәм бабам Мөхәрләм Гатауллиннар - Түбән Кама шәһәрен төзүдә катнашкан кешеләр. Бүгенгесе көндә алар Түбән Кама зиратының Мактаулы гражданнары аллеясында җир-ләнгәннәр.

Воткинскта яшәгәндә мин инглиз теле мәктәбендә укый идем, Самарага күчеп килгәч, 75 санлы мәктәпкә эләктем. Унынчы сыйныфта укыганда безне максатчан төркемнәргә бүлделәр. Мин икътисад юнәлешен сайладым һәм төзү институтының икътисад бүлегенә керергә әзерләнә башладым. Ләкин әти-әниемнең дуслары Самара дәүләт план академиясенең юриспруденция факультетына керергә тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, мин юрист-икътисадчы һөнәренә ия булдым.

Хезмәт юлын Гөлнара салым инспекциясендә юрист буларак башлап җибәрә. Бераз тәҗрибә туплагач, әнисе җитәкләгән оешмада директор урынбасары вазифасына керешә. Шул арада аның ире Ринат, дусты белән, стоматология клиникасы ачып җибәрәләр, ә Гөлнарага баш хисапчы һәм финанс директор вазифаларын йөклиләр. Берничә елдан Гөлнара һәм Ринат Рәхимовлар, үз өлешләрен дусларына сатып, “Стоматологическая клиника Рахимова” дип аталган шәхси стоматология хастаханәсен ачып җибәрәләр. Менә инде 20 елдан артык, иңгә иң куеп, уңышлы гына эшләп киләләр. Аларның өч уллары үсеп килә. Өлкән уллары Руслан, “Яктылык” мәктәбен тәмамлап, медицина университетында стоматолог-хирург белгечлегенә укый, уртанчы уллары Тамерлан да “Яктылык”та укый, 4 яшеннән спорт белән шөгыльләнә, футболчы булырга хыяллана. Кечкенә Арман әлегә балалар бакчасына йөри.

Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба, дип юкка гына әйтмиләр. Үз эшен биш бармагы кебек белгән белгечләрне хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Гөлнара балачактан эш сөючән, тырыш булып үсә. Класс старостасы буларак, мәктәп тормышында актив катнаша, институтта да төшеп калганнардан булмый, хәзер дә белемен, тәҗрибәсен камилләштерү өчен һәрдаим курслар үтә, семинарларда катнаша. “Бу тармакта һәрвакыт яңа программалар, яңа законнар кертелеп тора. Нәтиҗәле эшлим дисәң, заманнан һич тә артта калырга ярамый. Шуңа күрә аларны өйрәнеп бару - минем бурыч. Исәп-хисапны гына түгел, законнарны да яхшы белергә кирәк баш бухгалтерга. Салым инспекциясе, пенсия фонды органнарында үзгәрешләр еш булып тора”, - ди Гөлнара.

Хисапчы саннар чүпләп кенә утыра, дисәк тә, дөрес булмас. Беренче чиратта, халык белән эшли торган кеше ул. Моның өчен, әлбәттә, ачык йөзле, игътибарлы, сабыр, намуслы булырга кирәк. Минем әңгәмәдәшем нәкъ шундый, сөйкемле, аралашучан, тыйнак. Саннар дөньясына чумган коры кеше образына бөтенләй туры килми. Киресенчә, ягымлы, чибәр, киң күңелле, мөлаем ханым ул.

- Гөлнара, сезнең эш графигы бик тыгыз икәнен әйбәт беләм. Сез бит әле өч малай әнисе дә. Ял итәргә, яраткан хоббига вакыт каламы?

- Гаиләм минем өчен иң мөһим нәрсә. Без Ринат белән эшебезне балалар белән аралашу өчен вакыт калырлык итеп оештырабыз. Ял көннәрен исә тулысынча балаларыбызга, әти-әниләребезгә багышлыйбыз. Безнең гаиләдә бәйрәм табыннары янына бөтен гаиләбез белән җыелу күркәм гадәт булып санала. Театрларга, концертларга да һәрвакыт бергәләп йөри идек. Кызганычка, 2020 елда минем әти-әнием, бер-бер артлы, бакыйлыкка күчтеләр.

Мин балачактан чаңгыда, тимераякта шуарга яратам. Ирем дә, улларым да әлеге мавыгуымны хуплыйлар һәм рәхәтләнеп минем белән бергә шөгыльләнәләр. Җәй көннәрендә күбрәк су буйларында ял итәргә тырышабыз. Шулай ук мин көнчыгыш биюләре белән кызыксынам һәм бию түгәрәгенә йөрим.

- Егерме елдан артык сез айлык һәм еллык баланслар, законнар, салымнар һәм тагын әллә никадәр кызыгы булмаган нәрсәләр арасында эшлисез. Һөнәрегезне үзгәртү теләге юкмы?

- Юк, әлбәттә. Мин хисапчы һөнәрен соры, кызыгы булмаган эш дип атамас идем. Кешене дә бит, кимчелекләре булуына карамастан, ни өчендер җаның-тәнең белән яратасың. Күп вакытта ни өчен яратканыңны да аңлап булмый. Һөнәрдә дә шулай ук, кызыгы вакыты белән табыла. Мәсәлән, берничә ел элек клиникаларыбызда косметология кабинетлары ачтык. Бу эшне тулысы белән мин үзем алып барам. Шуңа күрә, минем көндәлек эшем саннар һәм салымнар белән генә бәйләнмәгән. Мин косметология турында барысын да белергә тырышам. Белем алу - уңышлы эшнең нигезе, минемчә, - ди Гөлнара.

 

Әйе, мин дә әңгәмәдәшем белән килешәм. Нинди генә эшкә алынсаң да, күңел биреп башкарганда, төгәл һәм җаваплы булганда, уңышларга ирешергә мөмкин.

Гөлнараны һәм барлык хисапчыларны чын күңелдән якынлашып килүче һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз. Яныгызда тугры дуслар, ышанычлы хезмәттәшләр булсын, сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар, бәрәкәт телибез.

 


Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 22.04.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы