поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.04.2021 Ана теле

Ана теле: Кардәш сүзе “чит сөйләм”ме? Диалектизм безгә читме, үзме?

Тел фәнендә диалектология дигән бөтен бер тармак бар. Ул бүген дә үсештә. Моңарчыгы хезмәтләребездә без диалектизм категориясенең журналистика эшчәнлегендә әһәмияте турында кайбер нәтиҗәләр ясаган идек. Бу юлы, инде кисәткәнебезчә. сөйләм гамәлиятенә тәфсиллерәк тукталырга тиеш булабыз.

Диалектизмнарга сөйләмият фәне дә игътибарлы, чөнки бу төр лексика куллану ягыннан да үзенчәлекле. Шушы язмага керешер алдыннан  гына бер радиотыңлаучы ханымнан хат алдым. Сораулары арасында: “Бездә тиннек дип тә, себерке дип тә сөйлиләр – кайсы дөрес?” дип сорый.
   
Әлбәттә, бу очракта: “әдәби тел нормалары кайсын таләп итсә, шунысы, ягъни каен себеркесе”, дип бик кыска гына җавап бирергә дә булыр иде. Шулай да без бүгенге әңгәмәбезне шушы мисалга таянып, җәелебрәк башлап җибәрик әле. Әйе, сөйләмдә бит тиннеге дә, себеркесе дә кулланыла. Сөйләмият бу күренешне: болар синоним берәмлекләрнең, ягъни мәгънәдәш сүзләрнең бер төре, тик болар кулланылуы ягыннан бер үк күләмле дә, бер үк хокуклы да түгел – берсе әдәби тел берәмлеге саналса да, икенчесенең кулланылышы аерым төбәкләр белән чикләнгән, дип аңлата. Әдәби телдә – себерке, каен себеркесе, ә тиннек дигәне (ул миннек, минек, пиннек фонетик вариантларында да йөри) аерым төбәкләрдә генә кулланыла. Аларны диалекталь сүзләр – диалектизмнар диләр. Татат тел гыйлемендә җирле сөйләш. шивә  сүзләре дигән терминнар да бар.
   
Диалектизм күренеше авазларның да, кушымчаларның да, сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең дә төрлечә әйтелүендә чагыла. Димәк, телнең бу күренешен бөтен бер система итеп карарга күнегергә кирәк, югыйсә, бездә сүз диалектизмнарга зур игътибар биреп тә грамматик диалектизмнарны “оныту” очраклары еш була. “Миннек, мәшкә дип сүләргә ярамай”, дип өйрәтеп маташкан укытучыларга да юлыккан бар.
   
Гомумхалык татар теле өч төп диалектка бүленә: урта диалект, көнбатыш яисә мишәр диалекты, көнчыгыш яисә Себер диалекты. Бу өч төрле диалект, икенче төрле әйткәндә шивә дә катлы-катлы һәм дә күп тармаклы. Әйтик, урта диалект Казан арты һәм башка урынчалыкларга тармаклана, ә Казан арты шивәсе янә дә Дөбъяз, Әтнә һәм хәтта шул төбәкләрнең аерым авылларына гына хас үзенчәлекләр белән аерыла. Мәсәлән, туган төбәгем Чишмә Сабы, Күлле Кимедә богыл, күчтәркә сүздәре булуын, аларның ни аңлатуын язган идем инде. Алар нәкъ менә диалектологик сүзлекләрдә-атласларда да  Казан арты, Әтнә дигән тамга белән теркәлгән. Ә андый сүзлекләр бездә калын-калын томнар булып басылып чыккан; аларны шөһрәтле галимнәребез төзегән, шулар хакында җитди-җитди фәнни хезмәтләр язган. Аларда әлеге кебек дистәләрчә төбәк, урынчалык, сөйләшләр билгеләнгән, аларга бәйле рәвештә меңнәрчә әлегедәй аһәңле, тирән мәгънәле, төрледән-төрле мәгънәви дә, хисси дә төсмерләре белән аерылып торган, саф татарча яңгырашлы, нәкъ үзебезчә аһәңле сүзләр теркәлгән. Аларда халыкның милли холкы, тарихы, язмышы чагыла. Алар милләтнең чын хәзинәсе.
   
Әйткәнемчә, диалектизм күренеше авазлардан, аннан да элек өн-интонация үзенчәлекләреннән үк башлана. Безнең төбәктә, мәсәлән, ч ның, ш ның тоныклануы, хәтта тәмам сүрелеп, т булып ишетелүе күзәтелә (чишмә урынына тишмә, чишенү – тишенү, шушы – тушы һ.б.).
   
Бүтән төбәкләрдә, әйтик, әдәби з урынына д авазы (кыдыл бодау), б, д, з, ж, ќ авазларының саңгырау вариантлары гына (баш – паш, дошман – тошман һ.б.), и урынына ә (киртә – кәртә, ким – кәм, киштә – кәшт һ.б.), дифтонгларның кыскаруы (әйдә – әдә, әйләнү – әләнү һ.б) һәм киресенчә, килми – килмәй кебек күренешләр очрый. Калын к, ѓ ны нечкәртеп әйтү дә диалектизм булган яклар бар.
   
Сүз төзелеше белән бәйле – морфологик диалектизмнар да күзәтелә. Сүзнең тамыры әдәби, ә кушымчасы үзенчәлекле: кыенсыну – кыенсырау, таптау – тапау, килергә – килгәле һ.б.
   
Ә сүз диалектизмнарга килсәк инде, алар, әйткәнебезчә, бихисап. Күренекле тел галиме Габделхәй Әхәтев аларны менә мондый төркемнәргә аерып өйрәнгән иде: омоним диалектизмнар, лексик-морфологик, лексик-фонетик, алынма, эмоциональ-экспрессив диалектизмнар. Диалекталь фразеологик әйтелмәләр дә бар икән: ай тотылу – ай тотлыгу, күңел ачу – ирек ачу, истән чыгу – истән төшү, ләчтит сату – лыгыр сату һ.б[i].
   
Кыскасы, сүз саны ягыннан иң бай саналган татар теле диалекталь берәмлекләренең байлыгы белән дә горурланырлык. Халык теле һәм әдәби тел диалектизмнар исәбенә дә үсә бара.
   
Шул ук вакытта халыкның һәр катламында, һәр төбәктә диярлек даими кулланылуы, гомумән дә, аралашу чарасы буларак тормышта тоткан урыны, дәрәҗәсе, әһәмияте бүтән лексик төркемнәрдән һич тә кайтыш булмаса да, фәндә һәм  мәктәптә диалекталь берәмлекләргә караш, аптырарсың, гафу ителмәслек дәрәҗәдә тискәре булды. Менә тыңлагыз (укыгыз) әле– бөтен гомерен, фәнни эшчәнлеген диярлек шушы темага багышлаган, үзе үк татар теле укытучылары тәрбияләгән зур галим заманында менә нинди фикер язган булган: “...Диалектизмнар әле картлар телендә дә, яшьләр телендә дә, хәтта укучылар телендә дә чагыла. Мәктәптә алар өлгерешне төшерүдә төп сәбәпләрдән саналалар. Шуңа күрә җирле диалектизмнарга каршы көрәш җәмәгатьчелекнең, мәктәпнең көн алдында торган бурычларыннан исәпләнә...”.
   
Бу фикер бит аерым шәхес-галимнеке генә булып калмыйча, элек-электән мәктәп, югары уку йортларында укыту программаларына, методикага мәҗбүри таләп буларак салынган.  
   
Әлбәттә, инде җирле телләрне генә түгел, милләт телен тулаем бетерү максатына яраклаштырылган сәяси методика иде бу. Ә бит мәктәп программа, күрсәтмә, методикасының бүген дә үзгәргәне юк,  бала сөйләменнән, язмасыннан, ниһаять, фикереннән диалектизмнарны корытыр өчен укытучы бакчачы чүп үләненә ябырылган кебек ябырыла.
   
Мин журналистлыкка укырга кергән студентлардан беренче дәресләрдә үк: “Сезнең якта нинди җирле сөйләм үзенчәлекләре бар? Сез аларны иҗатыгызда ничек кулланырга җыенасыз?” дип сорый идем дә, алар моңа аптырап кала иде.
   
Юк инде, дускайларым, ана телебездә мәгълүм бер берәмлек гасырлар буе яшәп ята, мәгълүм бер кешеләр төркеменә хезмәт итә икән, аны йолкып атарга, көрәшергә түгел, әйбәтләп белергә, нәкъ кирәк чагында, нәкъ кирәк урынында кулланырга, кадерен белергә кирәк. Аннары бит әле диалекталь күренешләрне нигезле белү ул, иң башта, әдәби телне яхшы белү, гомуми куллану чараларын дөрес тоемлау өчен кирәк. Диалектизмнарның төрләрен, кулланыш җирлеген яхшы үзләштерми торып әдәби телнең чикләрен вә куллану үзенчәлекләрен ачыклап бетерү җиңел түгел.
   
Ә туганнан бирле кулланып күнегелгән җирле сөйләш берәмлекләрен мәктәптә һәм аннан соңгы тормышта дөрес кулланыр өчен аларны сөйләмнән көчләп куу яисә тыю юлы белән түгел, ә тел ярдәмендә аралашу, ягъни сөйләм төзү закончалыкларын яхшы белеп кенә ирешеп була. Әйтик, куллану төренә карап тел чаралары аерым стильләргә аерыла: матур әдәбият стиле, иќтимагый-публицистик, фәнни, рәсми, хат стильләре һ.б. Шулардан фәнни, рәсми – эш кәгазьләре стильләре, мәсәлән, диалекталь берәмлекләрне бөтенләй кулланмый; иќтимагый-публицистик стиль дә, башлыча, барлык халыкка мөрәҗәгать итү чарасы булганга, бу төр лексиканы куллана алмый диярлек.
 
Гадәттә диалекталь күренешләр көнкүреш сөйләшүе стилендә вә матур әдәбияттә ешрак очрый. Әлбәттә, боларда да диалектизмнар куллану, гомуми берәмлекләргә караганда, күпмедер дәрәҗәдә каршылыклы бара: бер яктан сөйләм иясенә үз ягында күнеккән сүз, гыйбарәләр якын, аһәңле (ызба, богыл, карагат, мөеш, бармай, кайтмай һ.б.); икенче яктан, аларны бары бер шарт үтәлгәндә генә кулланырга мөмкин – әңгәмәдәшең, ягъни сөйләм адресаты бу сүз, гыйбарәне шундук аңлыймы, нәкъ менә син әйтергә теләгән мәгънә төсмере белән аңлыймы? Яткылык диярсең, бер төбәктә ул – көтүнең төшкә туктау урыны – туплавык, ә икенче якта ул – соңгылык (бала урыны), ә өченче төбәктә агым су җыелып тора торган җир. Әңгәмәдә нәкъ менә икең дә аптыраусыз аңларлык мәгънә әйтелдеме дип шикләнелмәскә тиеш.
   
Монда шарт аңлау-төшенү белән генә бетми. Әйтик, мишәр диалектында аралашучы туктаусыз ч ны басым белән әйтә икән, яисә Себер татары пыцак дип мавыга икән, яисә сүз саен “урман инде безнең өчен инде зур шатлык инде”, дип тәкърарлый, яки дагын/-дәгенне өстәп кенә тора икән, бу, әлбәттә, аңлашылган очракта да, аралашуга, сүз бәйләнешенә тискәре йогынты ясаячак.
   
Болардан нәтиҗә үзеннән-үзе килеп чыга кебек: сөйләм ул тел чараларын фикерне кемнең кемгә нинди ният белән нинди шартларда белдерелүенә, бәян ителүенә карап, шул мотив-нигезләргә ярашлы, шуларга муафыйк килерлек итеп сайлап алудан гыйбарәт; шушы кагыйдәгә таянып кулланганда диалектизмнар бернинди кыенлык та, аңлашылмаучылык та китереп чыгармас.
   
Матур әдәбияттә, матбугатта, радио, телевидениедә – шул ук кагыйдә. Миннән мәктәптә диалектизмнардан шайтан шамаилдән курыккан кебек куркып үскән журналистлар еш кына: “Район газетында аларны язарга ярыймыни?” дип сорый. Сөйләм адресатының барысына да бер дәрәҗәдә аңлашыла икән, сорау йә аптырау тудырмый икән, шушы мәгънәне белдерү өчен иң төгәл, иң тәэсирле берәмлек икән – нигә нәкъ шуны сайлап алмаска ди!
   
Кызганыч ки, менә бу таләп вакыт-вакыт үтәлеп җитми, журналист яисә комментатор, диктор әдәби тел нормаларын белми, үзе күнеккән диалектизмның әдәби телдәге нисбәтен чамаламый. Мәсәлән, күренекле генә радиожурналист аш кашыгы ясаучы кыз белән сөйләшә. “Бик матур калак ясыйсыз”, ди. Калак терминының бу урында нәрсәне белдерүен мин, мәсәлән, аңламыйм. Ярый әле һөнәрче кызыбыз ана телен һәм аны куллану үзенчәлеген яхшы белә – үзен бөтен татар халкы тыңлаганын аңлый һәм комментаторны төзәтә кебек: “Әйе, безнең кашыкларны бик теләп алалар”, ди.
   
Кайбер район газетларында, радиотапшыруларында катмарлы, кимәл, кәми, тәпкерсез кеше, кыйралык баса, ризык маемлата, кырмыска иләве, ныкышмалы, шымытыр, өлгәш һәм башка күп кенә урынчалык берәмлегенә юлыгып, уйланып торырга туры килде.
   
Матур әдәбияттә дә мәгънә төгәллеге таләбе шул ук дәрәќәдә кала, “Бу сүз нәрсәне аңлата?” дип сүзлек карап укырга мәҗбүр иткән әсәрләр булмаска тиеш. Соңгы вакытларда андый фактларга да тап була торабыз. Хәтта “кешедә ничә җилкә була?” дип, диалекталь сүзләрне ничек куллану турында бәхәсләр дә кузгатыла. Бүтән эшебез юк диярсең! Ә бит матур әдәбиятнең диалектизмнар белән эш итү юнәлешендә үз кагыйдә, закончалыклары, үз нечкәлекләре бар. Әсәрдә алар мәгънә төгәллегенә өстәп, хис төсмере бирергә кирәк булганда, персонажны тасвирлау максатында, авторның сөйләменә милли үзенчәлек ихтыяҗы туганда, шушы төбәкне тасвирлау өчен этнографик чара буларак кулланыла. Шушы максатларда бик урынлы, нияткә ярашлы табып кулланылган диалектизмнар укучыда уңай хис тудыра, өстәмә мәгълњмат бирә. Мондый берәмлекләр тора-бара әдәби телгә дә кереп китеп, гомуми тел байлыгына әверелә. Моңа мисалларны Г.Бәширев, Р.Төхвәтуллин, Х.Сарьян, А.Гыйләҗев әсәрләреннән китерергә була.
   
Сөйләмият юнәлешендә башкарылырга тиешле язмабызга, башлыча,  тел фәне нәзәриясенә таянып керешелде. Шулай да тел фәнендә шәхси сөйләмгә өстенлек бирелсә. без инде анализга күбрәк иҗтимагый сөйләм төрләрен җәлеп итәргә омтылдык. Матур әдәбият мисалларына җентеклерәк тукталуыбыз очраклы түгел. Киләсе язмалар шушы юнәлештә булыр дип ниятлибез. Диалектологиягә кагылган иҗтимагый фикерләү бүген көчәйгәннән-көчәя бара бит. Килешәсезме?
                                 Илдар Низамов,
                  филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 22.04.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»