|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2021 Медицина
Антибиотиклар көчсезләнә?Америка тикшеренүчеләре мәгълүматлары буенча, АКШта COVID-19дан авыручыларның 72 проценты табиблар киңәшеннән башка гына антибиотик дарулар кулланганнар. Кушма Штатлардан тыш, пандемия елында күп кенә илләрдә антибиотиклар белән бик нык мавыкканнар һәм мавыгалар. Моның аркасында микроорганизмнарның бактериягә каршы даруларга тотрыклылыгы арткан. Табиблар аны суперинфекция дип атыйлар. Соңгы өмет даруы “Бу мәсьәлә пандемиягә кадәр үк җитди иде, – дип сөйли РАНның әгъза-корреспонденты, профессор Роман Козлов. – Хәзер 1-2 препарат кына җиңә ала торган бактерияләр бар. Аларны еш кына “соңгы өмет антибиотиклары” дип атыйлар. Тик аларга да микроорганизмнарның резистентлык (каршы тору) сәләте барлыкка килергә мөмкин. Моңа юл куймас өчен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы берничә ел элек микробларга каршы препаратларның яңа классификациясен тәкъдим иткән иде. Без табиблар арасында зур эш башкарабыз, аларны антибиотиклар белән дәвалаганда заманча якын киләргә өйрәтәбез. Тик медицина практикасында хаталар барыбер киң таралган. Кызганычка каршы, COVID-19ны дәвалаганда да күп очрый: пациентлар профилактика йөзеннән антибиотиклар кабул итәләр. Бу дөрес хәл түгел”.
Микробларның антибиотикларга тотрыклылыгы кешелек дөньясына бик кыйммәткә төшә. Антибиотикларга бирешми торган инфекцияләрдән ел саен 700 мең кеше үлә, чөнки андый очракларда медицина көчсез. Элегрәк Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары, вәзгыять яхшы якка үзгәрмәсә, 30 елдан соң мондый үлемнәр саны 10 миллионга җитәчәк дип фаразлаганнар иде (COVID-19дан 4 тапкыр күбрәк). Әмма пандемия моңа начар төзәтмәләр кертте. Әгәр дә чаралар күрелмәсә 10 миллионлык корбаннар күпкә иртәрәк килергә мөмкин.
Бактериаль пневмонияне көткәндә
“Антибиотикларны (кайчагында берьюлы берничә препарат) COVID-19 белән авырганда белмичә билгелиләр. Әлеге инфекцияне йоктырганда үпкәләрне бактерияләр түгел, ә вируслар зарарлый. Шуңа күрә бу очракта антибиотиклар ярдәм итмәячәк, – дип аңлата РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Үзәк федераль округы буенча баш пульмонологы, терапевтларның Русия фәнни медицина җәмгыяте генераль секретаре Андрей Малявин. – Еш кына коронавирус инфекциясе вакытында пневмония көчәймәсен өчен антибиотиклар билгелиләр. Бу бик зур хата. Профилактика максатыннан гына антибиотиклар билгеләргә ярамый. Даруларны дөрес кулланмау аркасында авырулар төрле өзлегүләргә дучар була.
Хәзер без дәвалауга авыр бирелә торган бактериаль пневмония куркынычы астында. Мондый үпкә ялкынсынуының 60 процентын пневмококклар китереп чыгара һәм аннан үлүчеләр COVID-19га караганда күбрәк (яшьләр арасында 1,5 процент, ә 65тән узганнарда 30 проценттан да артып китә).
Киңәшем: коронавирус йоктыручыларга бушлай антибиотиклар бирүне туктатырга кирәк. Бу бары тик зыян гына китерә. Пневмониянең бактериаль булганы ачыклангач кына табиб антибиотиклар билгеләргә тиеш. Шулай ук пневмококк инфекциясенә каршы бушлай вакцинация программасына барлык кешеләрне һәм шул исәптән COVID-19 белән авырганнарны да кертергә кирәк”.
Антибиотикларга алмаш бармы?
Фармкомпанияләр яңа антибиотиклар эшләүгә инвестицияләрне кискен киметеп хәлне тагы да катлауландыралар. Аларга бу эш отышлы түгел. Яңа препарат ясау миллиард долларларга төшә, ә бактерияләр аңа тиз ияләшәләр. Шуңа күрә ул үзен финанс яктан акламый. Өстәвенә, табиблар яңа төр препаратларны резервта тотарга, башка даруларга бирешми торган бактерияләр китереп чыгарган инфекцияләрне генә шулар белән дәваларга тырышалар. Яңа даруларны болай куллану җитештерүчеләргә отышлы түгел. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы бу уңайдан чаң суга, “Фармацевтика компанияләренең күбесе яңа антибиотик препаратлар ясар өчен тикшеренүләр алып бармый. Ә бу кеше һәм хәйваннар сәламәтлегенә глобаль тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин”.
Бактерияләрнең антибиотикларга каршы торучанлыгы мәсьәләсен тиз арада хәл итәргә кирәк. Монда башка юл күренми. Шул ук бактериофаглар (бактерияләрне зарарлаучы вируслар) тик ятмый – аларга каршы да тотрыклылык үсә һәм хәтта кайчагында антибиотикларга караганда да тизрәк. Хәзер моноклональ антитәнчекләр дип аталучыларга еш кына исәп тоталар. Бу киң таралган препаратлар классы. Бүген аларны яман шешнең төрләрен дәвалауда; холестеринны, ревматоид артритны һәм хәтта COVID-19ны киметүдә кулланалар. Тик бер ягы – кыйммәт торуы киң кулланышка комачаулый.
“Барыннан да элек дәүләтләр тарафыннан инвестицияләр кертмичә, бу хәлдән чыгу юлын табып булмаячак”, – дип нәтиҗә ясады Козлов.
«АиФ»
--- |
Иң күп укылган
|