поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.04.2021 Киңәш-табыш

“Яшелчәләрне иртәрәк өлгертәбез” (ФОТО)

Яшел Үзән районы Ключи авылында яшәүче Исламия Әдһәмованың теплицасында эшнең иң кызган чагы. Теплицага җылы түтәл ясап, кыяр үсентеләре утыртканнар. Помидор, борычлар да күптән теплицада. Помидор үсентеләре чәчәк ата, редис, салат, яшел тәмләткечләр тишелгән.

Исламия ханым һәр үсемлекнең серен белә, чөнки яшелчәчелек белән дан тоткан “Майский” совхозында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Анда помидор, кыяр, чәчәкләр үстергән, хәзер бакчачылык тәҗрибәсен үз бакчасында куллана. Җәен бакчасын чәчәккә күмә, чәчәк үсентеләрен дә ноябрьдән үстерә башлый. 

— Исламия ханым, теплицагыз зурмы? Аны кайчан җылыта башлыйсыз?
 
— Теплицабызның киңлеге — 3, озынлыгы — 16, биеклеге 3,8 метр. Февраль ахырында утын белән ягып, җылыта башлыйбыз. Җирдә температура +12...+14 оС булгач, үсентеләрне теплицага күчерәм. Моны градусник белән тикшереп торам. Теплицаны җылытуның тагын бер сере — эчке яктан стенасына җирдән 50 см биеклектә фольга беркетү. Ул теплицада җылы саклый. Кыяр — җылы ярата торган культура, аңа җылы түтәл ясарга кирәк.
 
— Аны ничек ясыйсыз?
 
— Җирне 30 см тирәнлектә казып, түтәлгә көзге тирес салдым һәм пычкы чүбе сиптем. Өскә “Сияние” порошогы сиптем һәм казылган җирне яңадан түтәлгә тутырдым. Өстенә кайнар марганцовка эремәсе сибеп, пленка белән каплап тордым. Җир бик тиз җылынды, аннан тишелеп чыккан кыярларны күчердем. Кыяр үсентеләре җылыда рәхәтләнеп үсә.
 
— Кыярның нинди сортларын үстерәсез?
 
— Быел кыярның яңа сортларын алып карадым. “Куча мала”, “Либелле” дигәнен чәчтем. Ел саен сортларны алыштырам, яхшырак уңыш биргәнен кабат үстерәм. “Герман”, “Меренга”, “Кураж”, “Ежики”, “Клавдия” ошый. Урамга иң әйбәте — “Престиж” гибриды, ул салкынча җәйдә дә сынатмый. Кыярга бер мәртәбә мочевина эремәсе сибәм. 4-5 яфрак чыгаргач, 1 литр эремчек суына 10 тамчы йод кушып, яфракларына сиптерәм.
 
— Помидорны кайчан чәчтегез? Үсентеләрне өстәмә тукландырасызмы?
 
— Помидорны быел 17 гыйнварда ук чәчтем, 19 мартта чәчәк ата башлады. Аларга бер тапкыр “Гумат+7йод” ашламасы сибәм. Аның составында үсемлекләр өчен кирәкле 7 төрле микроэлемент бар. Үсенте кечерәк чакта — 10 л суга 2 г, зурайгач — 10 л суга 5 г исәбеннән кушам. Йод очып бетмәсен өчен эремәне ясауга сибәргә кирәк. Чәчәкләре күп булсын дип, 10 л суга 5 г бор кислотасы кушып сибәм. Сыер, тавык тизәген әчетеп тә сибәм. Әмма азотлы ашламалар белән бик мавыгырга ярамый.
 
Помидорның бик күп сортларын үстерәм, быел 32 төрле сорт чәчтем. Яңа сортларны да сыныйм, күп еллар сыналганнары да күп. “Де барао красный”, “Джина”, “Пудовик”, “Краса грядки”, “Морозко, “Абаканский красный”, “Стрега”, “Любовь и голуби”, “Малика” сортларын тәкъдим итә алам.
 
Иртә чәчүнең мәшәкате күп булса да, ул үзен аклый. Шулай итеп, яшелчәләрне иртә өлгертәбез. Теплицада редис, укроп, салатка да урын җитә. Алар да тишелде инде. Бакчада эшләргә бик яратам, үсемлекләр дә моны сизә, мул уңыш белән сөендерә, — ди бакчачы.
 
 
 
 

Роза НУРГАЛИЕВА
Ирек мәйданы
№ --- | 20.04.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»