|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2021 Җәмгыять
"Намазлык өстендә җан биргән" - Габдерәхим үз васыяте буенча кешеләргә күрсәтми генә җирләндеГабдерәхим белән хушлашу урынын һәм вакытын сорап бик күп кеше язды, шалтыратты. Соңгы ике көндә телефоннарыбыз тынып тормады, дип яза инстаграмда Акчарлак басмасы. Рөстәм Мөнәвәр улы Юнысов бүген Самосырово мөселман зиратында күмелде. Бу хакта газетага аның энесе Рамил хәзрәт Юныс хәбәр иткән: "Икәү генә сөйләшкәндә Габдерәхим миңа әйткән иде: үлсәм, мине беркемгә дә күрсәтмә. Янымда хатыным, балам hәм җеназа укучы берничә якын кешеләрем генә булсын", дип васыятен калдырды. Үзе теләгенчә эшләдем. Бүген җирләдек. "Кешеләр күңелендә тере килеш каласым килә", диде. Урыны җәннәттә булсын. Мин фотога да төшереп алдым , хәле авырыйганын сизгәч, намазлыкка егылган, кыйблага карап, намазлык өстендә җан биргән. Тирә ягында дога битләре, ашыгып дога кылган. Догалары кабул булсын!"
РЕДАКЦИЯДӘН:
Каберең нур белән тулсын, Габдерәхим! Син мәңгегә безнең күңелләрдә! Син редакциябезнең, гомумән татар журналистикасының кояшы идең! Һәммәбездән дә риза булып кит.
"Урыны җәннәттә булсын", дигән сүзне бик яратмый иде ул. "Кабере нур белән тулсын", дип әйтергә куша иде....
--- |
Иң күп укылган
|