|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2021 Мәдәният
Чулпан Галиәхмәтова: "Ят спектакль бу. Татар театры өчен ят"К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ләйлә Сәләхәтдинова әсәре буенча “Шах…Мат!” моноспектакленең премьерасы узды. Журналист Чулпан Галиәхмәтова әлеге спектакль турындагы фикерләрен үзенең Инстаграм битендә язып элгән. "Ят спектакль бу. Татар театры өчен ят. Бездә спектакльләр җырлы-биюле, сәхнә тулы артист белән узарга тиеш итеп кабул ителгән. “Менә күңелле спектакль булды” дигән мөһер, гадәттә, шундыйларга сугыла. Тинчурин театры үз сәхнәсендә соңгы вакытта экспериментларга мәйдан бирә. Чираттагысы – “Шах…Мат!” моноспектакле. Җитмәсә, детектив. Бер сәгать тә ун минут буе сәхнәдә бары бер актер – Рөстәм Гайзуллин. Һәм ул игътибарны тотып торды. Зур киеренкелектә тотты! Әле күз яшьләре чыкты, әле каз тәннәре… Көчле уен! Төрле Рөстәм, әмма үзе – ярсулы! Пафоссыз! Артык та түгел, ким дә түгел. Уйнамады, яшәде, ярсыды ул рольдә. Бик хөрмәт иткән кешем буларак, яңа спектакль саен Рөстәмнең үсүенә, кабат-кабат ачылуына сөенәм. Бар нәрсәне сатып алырга мөмкин булган хәзерге дөньяда принципиальлек җинаятькә тиң кебек. Принципиаль кешегә дә караш башкача. Дөреслекне дә кайчак җинаять юлына басып кына табарга мөмкин. Прокурор хакыйкатьне табу өчен җинаятьчене урлый. Ташландык дачада базда тота. Белә: башкача мөмкин түгел. Җәмгыятьтә акчалы кешенең әшнәсе булмый калмый. Бу – ачы бер хакыйкать! Тагын бер хакыйкать – матбугатның җәмгыятькә тәэсире. Димәк, матбугат теләсә кемнән җинаятьче дә, намуслы кеше дә яши ала. Принципиаль кеше исә майда-балда йөзми. Ул шундый әнә: тартылып-сузылып беткән иске өс-баш, хан заманындагы кирза сапоги… Рөстәмнең образы да шундый. Жәмгыятьтә болай яшәргә теләүче, теләсә нинди бәягә хакыйкать эзләүче хокук сакчылары күп микән дигән сорау боргычлады күңелне… Моноспектакль режиссеры – Марсель Мәхмүтов. Зур театр сәхнәсендә бу аның дебюты. Махсус Рөстәм өчен язылып, куелган спектакль булуын әйткән иде. Кызыклы тандем. Театрга үзенчәлекле килеп кергән режиссер туктап калмас, шәт…
--- |
Иң күп укылган
|