|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2021 Дин
Рамазан аенда сәхәр һәм ифтарда ничек тукланырга?Ураза тоту ул ач тору гына түгел. Рамазан – гыйбадәт ае. Әмма ураза тотканда организмны да уйларга кирәк. Ничек дөрес тукланырга? Уразада бу сорау аеруча актуаль. Нутрициолог (дөрес туклану буенча белгеч) Алинә Усаинова “Матбугат.ру” укучыларына үз киңәшләрен бирде: - Иң мөһим кагыйдә - сәхәрне туклыклы итү һәм ифтарда күп ашамау. Ураза тотучыларның төп хатасы - ифтарда артык күп ашау. Башта аш, аннары икенче кайнар ризык, салат, берәр татлы камыр ризыгы белән чәй эчү... Моның кадәр ризыкны ашказаны сәхәргә кадәр эшкәртеп бетерә алмый. Димәк, кеше сәхәрдә тиешенчә ашый алмый. Сәхәр туклыклы булмагач, көне буе ураза тотуы да авыр. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте буенча башта су яки хөрмә белән авыз ачабыз. Аннары намаз укыйбыз. Намаздан соң җиңелчә салат ашап куярга тәкъдим итәм. Сәхәргә кадәр су, чәй эчеп торыгыз. Ә менә сәхәрдә аксым, май һәм клетчатка ашау файдалы. Ит, сыер мае, сыек майлар кергән яшелчә салаты, мәсәлән. Борчак сыман фасоль, кыяр, кабак ашау файдалы. Помидор, баклажан һәм бәрәңгене киңәш итмәс идем. Ярмалылар шулай ук сәхәр өчен туры килә торган ризык түгел. Алар канда глюкозаны кисәк күтәрә, аннары кисәк төшерә һәм сезнең көндезге 12ләрдә ашыйсыгыз килә башлый. Витаминнар эчәргә онытмагыз. В һәм С төркеме витаминнарын киңәш итәр идем. Ни өчен витаминнар эчү кирәк? Чөнки күп кенә кешенең организмында аларга дефицит күзәтелә. Ураза тота башлагач, хәл тагын да начарая. Ифтарда артык күп ашау - күп кешенең гадәте. Корсак тулганчы ашау - начар гадәт. Күп ашагач, кешенең йокысы килә, тәравих намазы укырга да хәле калмый. Рамазан ае ач тору ае түгел, гыйбәдәт ае икәнең онытмасак иде.
--- |
Иң күп укылган
|