поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.04.2021 Җәмгыять

Эльвира Низаметдин: "Әнине күмәргә кайта алмау — әйтеп бетергесез авыр, коточкыч"

Казан мәдәният институты профессоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Садриева 2020 елның 5 апрелендә вафат булды.

Бер ел элек Фирдания Садриеваның кызы Эльвира Низаметдин, юллар ябык булу сәбәпле, әнисен соңгы юлга озату өчен Финляндиядән кайта алмаган иде. Әнисен искә алу кичәсенә ул үзенең кызы белән кайткан, дип яза Татар-информ.
 
«Әнинең каберенә беренче тапкыр август аенда кайттым. Ул вакытта да самолетлар очмый иде әле, авыр юллар белән кайтырга мөмкинлек таптым. Әнине күмәргә кайта алмаудан булган хисне сүзләр белән әйтеп булмый. Ул бөтенләй бернинди кысаларга да сыймый торган хәл иде. Әнине күмәргә кайта алмау — әйтеп бетергесез авыр, коточкыч», — дип сөйләде Эльвира Низаметдин.
 
Фирдания Садриеваның оныгы Ширин дәү әнисе истәлегенә гитарада уйнап, «Кайчан гына килерсең син» җырын башкарды.
 
Кичәгә Фирдания Садриеваның хезмәттәшләре, курсташлары һәм дуслары килгән иде. Алар да истәлекләре белән уртаклашты.
 
Реклама
«Фирдания Исмәгыйлевна Россия күләмендә авторитетка ия булды. Ул иҗади сүздән кала фәнни мәктәп тә калдырды. Аның укучылары фән кандидатлары булды, иҗади белгечлектә ул еш булмый торган күренеш. Ул укучыларын җитәкләп барды, укучыларын яратты һәм ярдәм итәргә тырышты», — дип искә алды Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева.
 
Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә хатирләре белән уртаклашты. «Институтка кергән саен аның җитмәвен аңлыйм. Ул кафедраның рухы иде. Аның ике сыйфатын аерып әйтәсем килә. Беренчедән, ул бик тугры булды. Икенчедән, ул кешеләргә ышана иде», — диде режиссер.
 
Казан мәдәният институты профессоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Садриева 2020 елның 5 апрелендә вафат булды. Ул озак еллар Казан мәдәният институтында Театр факультетын җитәкләде.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.04.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»