|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2021 Мәдәният
Кариев театрында «Апуштан – Тукайга» атналыгы узачакТуган телләр һәм халыклар бердәмлеге, шулай ук бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 135 ел тулу уңаеннан 20-27 апрель көннәрендә театрыбызда «Апуштан – Тукайга» атналыгы. Бу көннәрдә театр тамашачылары өчен бик күп кызыклы чаралар әзерләгән. Атна дәвамында театр фойесында 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары ясаган рәсемнәрдән “Тукай абый әкиятендә” дип аталган күргәзмә эшләячәк. 23 нче апрель көнне Габдулла Тукай музее белән берлектә “Ике Габдулла?” дип аталган самокатларда театраль сәяхәт узачак. 26 нчы апрель көн дәвамында Г.Кариев театры каршында Г.Тукайга багышланган фотозона эшләячәк. Бу көнне Тукай яшәгән гасырга, истәлекләргә, шагыйрьнең поэзиясенә аудиогазета аша күмеләбез. ХХ йөз башына кузгалу ноктасы – театр алды мәйданы. 18:30 сәгатьтә “Печән базары” (12+) спектакле тәкъдим ителәчәк. 27 нче апрель 17:00 сәгатьтә Беренче трамвайга багышланган һәйкәл янында «Кызык гыйшык» шигъри-музыкаль чара узуы көтелә. 18:30 сәгатьтә бөек шагыйрьнең фаҗигале һәм соңгы мәхәббәте турында бәян итүче “Зәйтүнәкәй” (12+) спектакле күрсәтеләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|