поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.04.2021 Мәдәният

Тольяттига моңнар кайта

Үткән якшәмбедә, ике еллык тәнәфестән соң, Тольяттиның “Автоград” мәдәният үзәгендә VIII “Язлар моңы” иҗат фестивале гөрләп узды. Ул Самара өлкәсенең 170 еллыгына һәм Тольятти татар милли автономиясенең 20 еллыгына багышланган иде.

Чараны Тольятти автономиясе җитәкчесе Ислам хәзрәт Гомәров һәм региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин башлап җибәрделәр. Мөфти, кеше гомерен ел фасыллары белән чагыштырып, үзебезнең бу дөньяда кем булып яшәвебезне гомеребезнең язында ук ачыкларга, ислам дине ышыгына, татар дәрьясына сыенырга өндәде. Ул Ислам хәзрәтнең Тольятти татар автономиясен уңышлы җитәкләп килүен билгеләп үтте һәм Коръән китабы бүләк итте. Залдагы халык моны дин белән милләт эшен бергә алып баруга хәер-фатиха дип аңлады.
 
Ислам хәзрәт исә, автоград халкын бәйрәм белән котлаганнан соң, соңгы елларда үткәрелеп килүче күләмле чараларга тукталып үтте. Тольяттида даими рәвештә Сабан туе, “Язлар моңы” фестивале, “Татар кызы” бәйгесе һәм Мәүлид бәйрәме үткәрелеп килә. Әлбәттә, бу чараларны үткәрүдә оешма әгъзалары гына түгел, Тольяттиның Халыклар дуслыгы йорты, өлкә һәм шәһәр администрацияләре, Бөтендөнья татар конгрессы, Тольяттиның “Идел” яшьләр үзәге зур ярдәм күрсәтәләр. Милли автономияне юбилее белән котларга аларның барысы да килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Илгиз Халиков, депутат, Губерна Думасы рәисенең беренче урынбасары Екатерина Кузьмичева, Тольятти шәһәре башлыгы урынбасары, Автозавод районы башлыгы Юрий Хвостов, милләтара Совет җитәкчесе Юрий Демкин оешма активистларына һәм җитәкчеләренә күпсанлы Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Араларында оешманың элеккеге җитәкчесе Рәүф Кирасиров, оешманың мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, шушы фестивальне генә түгел, оешманың бөтен чараларын да матур итеп оештыручы Зөлфия Галиханова, Алия Мусина, Алмаз Галиханов, Алия Галиуллина, спорт чараларын оештыруда ярдәм итүче, Фудокан каратэ-до федерациясе вице-президенты Сөләйман Утюшев, оешманың активистлары Сабирҗан Насыйров, Сәүбән Рәфыйков, бик күп еллар Сабантуйларның кече сәхнәсендә оештырылган тамашаны алып баручы Луиза Насыйрова һәм башкалар бүләкләнде. Самара кунаклары - өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров – “Самар татарлары” журналлары, Самара тарихчылары җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов үзе язган тарихи китапларны тапшырдылар, “Бердәмлек” редакциясенең баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева Тольятти татарларын газетага язылырга өндәде.
 
 
Котлаулар арасында моңсу мизгел дә булып алды. Алмаз Галиханов башкаруындагы “Хәтер” җыры барышында сәхнәдәге экраннан милләтебезгә тугры хезмәт иткән һәм соңгы елларда бакыйлыкка күчкән шәхесләребезнең фотосурәтләре күрсәтелеп барды – Самарадан Рәфгать Әһлиуллин, Алия Арсланова, Фәрхәд Мәхмүтов, Илгиз Колючев, Вагыйз Яруллин, Тольятти мәчетен төзүгә зур өлеш керткән җәмәгать тикшерүче Харис Даниуллов, җәмәгать эшлеклеләре Нурмөхәммәт Ярмеев, Исмәгыйль Әминов, Рәшит Нурмөхәммәтов, Рәшит Насыйров, Хөсәен Рәхмәтуллин, Тәлгать Нигъмәтуллин, Валерий Мальков һәм башкалар ахырда, киек казларга әверелгәндәй, болытлар арасына кереп югалдылар. Тик безнең күңелләрдә аларның якты сурәтләре сакланыр. Искә алуыбыз аларга дога булып барсын иде.
 
Котларга теләүчеләр күп булса да, сүзләрен кыска тоттылар, һәм фестиваль программасы башланып китте. Бәйрәмгә Жигулевскидан килгән “Музыкальная артель “Жигулевская Вольница” ансамбле татар көйләреннән тезмә тәкъдим итте. Ирек Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге бу үзешчән коллектив күптән түгел генә Халык ансамбле исеменә лаек булган. Самараның “Ялкын-лы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле чыгышы да халык күңеленә хуш килде. Ансамбльнең беренче җитәкчесе Илгиз Колючев вафат булганнан соң “Ялкынлы яшьлек” әгъзалары Альбина Мәхмүтованы аның яңа җитәкчесе итеп сайлап куйганнар. Татарстанның атказанган артистлары - җырчы Рөстәм Закиров, автор-башкаручы Ләйсән Мәхмүтова да музыкаль бүләкләрен тапшырдылар.
 
Фестиваль кысаларында чыгыш ясаган һәвәскәр артистлар да талантларының бөтен кырларын күрсәтә алдылар. Тольяттида татар милли-мәдәни мохтарияте эшли башлаганнан бирле, кечкенә бәбкәләр булып оешмага килгән балалар, татар мохитында тәрбияләнеп, аккошлар сыман канатланып китеп, илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итәләр. Алсу Хафиз, Әдилә Сафина, Рамил Камалтдинов, Солтан Сафин - Казанда, Тимур Сафин, Эльмира Ибраһимова - Мәскәүдә, Артур Латыйпов - Иордания илендә. Ә Диләрә Усманова, Алсу Галәмгирова, Анастасия Бажутова, Наил Исхаков, Тольяттиның төрле оешмаларында эшләсәләр дә, бүгенгәчә мохтарият эшләренә катнашып яшиләр.
 
Шәһәрдә “Идел” җыр һәм бию ансамбле оешканнан бирле алтынчы буын балалары “Язлар моңы” фестивалендә катнашалар. Быелгы фестивальдә унбер яшьлек Илсөя Аббязова, тугыз яшьлек Юлия Галәмгирова белән Кәмилә Абсаттарова өченче урынны бүлештеләр, алты һәм җиде яшьлек Айгөл белән Әдилә Рәхмәтулловалар, әни турында җыр җырлап, икенче урынны алдылар. Биш яшьлек Руфинә Абдуллова да “Әбием” җыры белән алардан калышмады. Ә унҗиде яшьлек Салават Солтанов, җиткән кыз Диләрә Усманова, яшүсмер Алия Ильясова беренчелекне яуладылар.
 
Биючеләр арасында Сабина Сабировага, музыкаль инструментларда уйнаучылардан - скрипкачы Алинә Татарянцка тиңнәр булмады. Фестивальдә балалар гына түгел, олылар да чыгыш ясады. Алар арасыннан Идея Солтанова беренчелекне алды, Мәсгут Хәйбуллинга, сәхнә ветераны буларак, махсус бүләк тапшырылды. Ә осталарның остасы уналты яшьлек Суфия Шәкүрова Гран-при бүләгенә ия булды.
 
“Язлар моңы фестивале” - Тольятти татарлары эшләгән эшләрнең кечкенә генә бер өлеше. Төп бурычыбыз - яңа буын татар балаларына җыр, бию һәм моңлы көйләр аша татар теленең бөеклеген, кирәклеген, татар булу горурлыгы хисен сеңдерү”, - диде ахырда Зөлфия Галиханова.
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 13.04.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»