|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2021 Җәмгыять
Тукай исемендәге “Казан” халыкара аэропорты Космонавтика көненә балалар өчен кызыклы чара уздырды (ФОТО)Бүген Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел булды дигәндә Габдулла Тукай исемендәге “Казан” халыкара аэропорты журналистлар һәм аларның балалары өчен кызыклы экскурсия уздырды. Чарада ике баласын җитәкләгән, “Матбугат.ру” хәбәрчесе дә бар иде. Кызыксынучан малайлар һәм кызлар “Казан – Париж” рейсына теркәлү узып, кулларына билет алдылар. Аннары аэропортның куркынычсызлык өчен җаваплы хезмәткәре серле чемодан алып килде. Аны ачып җибәрсә, анда граната, кастет һәм башка тыелган нәрсәләрнең муляжлары! Аларны тимер эзләү рамы аша да уздырып карадылар. Балалар ул мизгелдә мониторга ябырылдылар.
Экскурсиянең бер өлеше бинада булса, икенчесе ачык һавада иде. Балалар очып китү полосасында берничә рейс самолетны каршы алды һәм озатып калды. Самолетларны көткән арада янгын сүндерүче абыйлары белән аралашты, хәтта машиналары кабинасына менеп пипелдәп тә карадылар.
Соңыннан аэропортның матбугат сәркатибе Адель Гатауллин кунакларны чып-чын ангарга алып китте. “Тулпар Техник” дигән оешма хезмәткәрләре монда очкычларга техник күзәтү ясый, аларны ремонтлый, очуга әзерли. Алар эшләгән арада балалар пилот кабинасына кереп, штурвал артында да утыру бәхетенә дә ирештеләр. Соңыннан малайларга һәм кызларга очкыч һәм авиация белән бәйле истәлекле суверинлар эләкте.
--- |
Иң күп укылган
|