поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.04.2021 Мәдәният

Бүген Татарстаннын халык артисты Лена Бичаринаның туган көне (уникаль ФОТОЛАР)

Сәхнә остасын гомер бәйрәме – күркәм юбилее белән тәбрик итәбез һәм исәнлек-саулык, озын гомер, иҗат уңышлары телибез.

Лена Бичарина – киң диапозонлы, татар мелизмнарына бай меццо-сопрано, горур яңгырашлы бәрхет тавышка ия җырчы. Ул 1951 елның 12 апрелендә ТАССРның Апас районы Иске корбаш авылында (хәзер Кайбыч районы Мәлки авылы) туып үсә.

1975 елда ул Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармонияснең – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә зур конкурс аша үтеп, хор группасында җырлый башлый. Лена Бичарина ансамбльнең җәүһәр ташыдай бер солисты буларак, бик күп илләрдә, шәһәр-авылларда татар җырларын, керәшен моңнарын тамашачы йөрәгенә салып калдыра. Хорда эшли башлаган елында ук аның башкаруында яңгыраган «Чатырлар» җыры татар тамашачысының күңелен җәлеп итә. Хор өчен «Сандугачкай», «Зәңгәр чиләк» җыры Ә.Х.Абдуллин Бичарина тавышына махсус эшкәртә. Җырчы үз репертуарын композиторлар әсәрләре, халык җырлары белән баета. 1981-1985 елларда Казан музыка училищесында (вокал бүлегендә) белем ала. Лена Бичарина 1994 елда филармониянең эстрада бүлегенә күчә, 1995 елда лаеклы ялга чыга.

Лена Бичаринага 2001 елда Татарстанның атказанган артисты, 2011 елда Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. Татарстаннын халык артисткасы, жырчы Лена Бичарина соңгы елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубы иҗат әһелләре белән төрле чараларда катнаша, концертларда чыгыш ясый.

Сулдан (беренче рәт): Венера Гәрәева, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Рәмзия Зиннәтуллина, (икенче рәттә): Гөлнәфис Сәлимгәрәева, Искәндәр Биктаһиров, Лена Бичарина. 1980 еллар башы

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы, шагыйрь Ренат Харис. Лена Бичарина уңнан (икенче рәт) беренче. Италия. 1979 ел

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Грузидә гастрольдә чакта. Лена Бичарина (артта) уңнан беренче. 1980 еллар

Ансамбль турында фильм төшерү вакытында. Лена Бичарина уңнан беренче.Татарстан. 1979 ел

Ансамбль артистлары демонстрациядә очрашкач. Уртада – Хәнәви Шәйдуллин, уңнан беренче – Лена Бичарина. Казан. 1970 ел

Лена Бичарина, баянда Геннадий Максимов. 1990 нчы еллар

Лена Бичарина һәм Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры. 2004 ел

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары һәм яшь башкаручылар. Чистай шәһәре. 2018

Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары «Илһамият» клубы иҗат әһелләре концерты. Лена Бичарина һәм баянчылар: Ф.Хатыйпов, Хәйдәр Сафин. Г.Тукай әдәби музее бакчасы. 2018 ел

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары һәм яшь башкаручылар.Апас районы. 2018 ел

Сулдан: Фердинанд Сәлахов, Лена Бичарина, Эмиль Җәләлетдинов. “Җырлыйк әле” тапшыруында кунакта.2018 ел

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»