|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2021 Фаҗига
Укучы физкультура дәресеннән соң үлгәнЧувашия республикасының Новочебоксарск шәһәрендә физкультура дәресеннән соң мәктәп укучысы үлгән. “Көндезге 13.00 сәгать тирәсендә Новочебоксарск шәһәре белем бирү учреждениесендә физкультура дәресеннән соң 15 яшьлек үсмер үлгән. Бу вакыйга буенча Тикшерү комитеты органнары тикшерү алды эше үткәрә”, – диелә хәбәрдә. Инцидент урынына кичекмәстән тикшерүчеләр һәм криминалистлар килгән.
Дөрес булса, баланың сәламәтлеге белән проблемалары булган. Аның үлеменең төгәл сәбәпләрен белер өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча үсмернең сәламәтлеге физкультура белән шөгыльләнергә рөхсәт иткәнме-юкмы икәнлеге дә ачыкланачак, мәктәп хезмәткәрләренең гамәлләренә дә хокукый бәя биреләчәк, диләр төбәктәге Тикшерү комитеты идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Чыганак: iz.ru
Фото: ТАСС/Владимир Смирнов
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|