|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2021 Сәясәт
Ике айдан 100 яшен тутырасы булган принц Филипп вафат булдыБүген бар дөнья королеваның авыр кайгысын уртаклаша. Бөек Британия королевасы Елизаветы IIнең тормыш иптәше принц Филипп 99 яшендә дөнья куйды. Аның ни сәбәпле үлүе хәбәр ителми, ике айдан принц Филиппка 100 яшь туларга тиеш булган. Филипп 16 февральдә дәваханәгә эләккән. Сәбәбе: инфекция йоктыру, ләкин коронавирус түгел. Филипп та, королева да ковид-19дан прививка ясаткан булган.
1 мартта Филиппны Изге Варфоломей госпиталенә күчергәннәр. Ике көннән соң анда аның йөрәгенә операция ясаганнар. 16 мартта аны дәваханәдән өенә кайтарып җибәргән булганнар.
Операция уңышлы үткән булса да, маңгаена язылган тәкъдиреннән уза алмаган шул галиҗәнәпләре...
Автор : Кадикова Резида
Чыганак: Лента ру
Фото: Alastair Grant - WPA Pool / Getty Images
--- |
Иң күп укылган
|