• 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 27.04 "Зәйтүнәкәй" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 06.05 "Кайнар" концерт (6+), Болгар радиосы, 18.30 сәг.
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности.Тел.89274000105
  • Зеленодольский районы Большие кургузи 20 сутый жир арендага бирэм.шулай УК ялгыз яки Бер кызы булган моселман хатын кызы кирэк .ойдэ торырга 89600696970
  • Сниму гостинку или 1 комнатную квартиру в советском или приволжском районе,до 15т всё включено.89274234089
  • Требуются стропальщик и разнорабочий. Актаныш. Тел. 89376209888
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131

 
 

 
Архив
 

               

07.04.2021 Җәмгыять

“Миңа саф кыз кирәк!”

“Терсәк якын – тешләп булмый” дигән әйтем элек йөргән егетләремә атап чыгарылган кебек. Шулай шул, булганда кадерен белмисең, ә инде югалткач, үкенәсең.

Беренче егетем Артур белән төнге клубта таныштык. Икебез дә бер-беребезгә беренче күрүдән үк гашыйк булдык. Ниндидер тиле мәхәббәт иде бу. Очрашкан саен кочаклашып, үбешеп, яратышып туя алмадык. Ир-ат белән хатын-кыз арасындагы “химия” шушыдыр инде ул. Инде эшләр туйга таба бара дигәндә, Артур араларны өзде дә куйды. “Ни өчен?” - дигән соравыма: “Син – җилбәзәк, миңа тормыш итәргә саф кыз кирәк!” - диде. Авыр булды... Әмма үземә еламаска сүз бирдем, түздем. 
 
Еллар узгач, мин кияүгә чыккач, Артур пәйда булды. Сөйләштек. Чынлап та, үзе хыялланганча, саф кызга өйләнгән. Тик хатыны белән теге “химия” дигәннәре юк икән. Бу мине сагынып килгән. “Ирем белән арабызда көчле “химия” һәм мин – җилбәзәк түгел, ә тугры хатын”, - дип җавап бирдем. Ул теге вакытта әйткән сүзләре өчен бик үкенүен, ялгышуын җиткерде. Ләкин соң иде инде...
 
Икенче егетем Гадел белән интернет аша таныштык. Бик аз очраштык. Бер-ике ай тирәсе. Без үбешмәдек тә, йокламадык та. Бик тәртипле генә очрашып йөрдек. Тик көннәрдән бер көнне Гадел миңа смс язды: “Мин синең белән була алмыйм, мине бөтенләйгә чит илгә эшкә җибәрәләр, гафу ит”. Башта аңламадым. Бу дөрес хәлме, әллә миннән котылу юлымы? Бигрәк беркатлы инде үзем. Әлбәттә, котылу юлы булган. Гаделне берничә тапкыр башка кызлар белән күрдем... Ул да берничә елдан соң гафу үтенеп килде, ләкин мин кабул итмәдем. Нәрсәгә миңа кешедән калган ялганчы егет?
 
Өченче егетем Ленар белән туган көндә таныштык. Хәйләкәр иде ул. Мин чакырганда, йөз төрле сәбәп табып очрашуга килми иде. Үзенә кирәк булганда, төн уртасында өемнән уятып чыгара иде. Тизлекне ярата иде. Кызларга шундый егетләр ошый бит инде. Гашыйк булуымны аңламыйча да калдым. Ул да миңа хыянәт итте. Телефонындагы башка кыз язган смсларны күрдем. Алга таба очрашуның мәгънәсе юк иде. Тик күптән түгел Ленар да шалтыратты. Аптырап киттем. Өйләнгән, балалары бар. Нәрсә кирәк тагын? “Икебез дә гаиләле бит инде”, - дигәч: “Әйдә, сөяркәләр булабыз!” - диде. Ленарның номерын “блок”ка аттым.
 
Әйтәсе килгәнем шул: хыялларга бирелеп, әллә нигә өметләнеп йөрмәгез, егетләр! Булганның кадерен белегез, саклагыз! 
 
Фото: pixabay.com
Алисә К.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 07.04.2021
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№4 (910240) / 07.04.2021 16:22:10

Вот сина мосельман халкы. Шундый халык белэн татарларга Мэскэу астыннан ничек чыгып булсын инде.

№3 (910239) / 07.04.2021 16:20:50

Вот сина мосельман халкы. Шундый халык бедэн татарларга Мэскэу астыннан ничек чыгып булсын инде.

№2 (910234) / 07.04.2021 12:54:29

Бер бозылган хатын-кыз иренә тугры булалмый. Элек аның белән күңел ачкан егетләр бу кызның бик әйбәт бөтерелгәнен, ысулларын сагынып кына килеп киткәннәрдер. Тагын бер тапкыр кыланып, күңел ачып алырга.

№1 (910233) / 07.04.2021 11:14:30

Егетләргә теге нәрсәләрегезне саклагыз дип акыл өйрәткәнче,үзеңнекен сакларга иде,Алисә.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar