поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.04.2021 Дин

Быелгы изге Рамазан аен уздыру үзенчәлекләре

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда изге Рамазан аен уздыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Диния нәзарәте белгечләре катнашты.

Аерым алганда ТР мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов катнашты.

Алар быел Татарстан Республикасында изге Рамазан аен уздыру үзенчәлекләре, шулай ук бу чорда ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм мөхтәсибәтләр тарафыннан тормышка ашырылачак күпсанлы инициативалар турында җентекләп сөйләде. Аерым алганда, Илфар хәзрәт Хәсәнов - Рамазанның фазыйләтләре, быел Рамазан аен уздыру тәртипләре һәм ифтарлар уздыруга һәм тәравих намазларын кылуга карата куелган таләпләр, Булат хәзрәт Мөбарәков – ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасының Рамазан аена карата чыгарылган карарлары, ураза тоту кагыйдәләре, Булат Мәрданов "Рамазан - изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фондының Рамазан аендагы эшчәнлеге турында сөйләде. Илдар хәзрәт Баязитов төрмәләрдә Рамазан аен оештыру һәм Рамазан аенда «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды тормышка ашыра торган башлангычлар белән бәйле мәсьәләләргә тукталды.

2021 елда Татарстанда Рамазан: төп сораулар

Рамазан ае кайчан башлана?

Рамазан-шәриф аеның беренче көне – 2021 елның 13 нче апрелендә.

Беренче тәравих намазы кайчан укыла?

Беренче тәравих намазы 2021 елның 12 апрелендә Ястү намазыннан соң укылачак.

Тәравих намазы ничек укыла?

Тәравих намазы 20 рәкәгать итеп укыла.

Рамазан аенда ураза ничә көн тотыла?

Ураза быел 30 көн тотыла.

Мөселманнар Ураза гаетен кайчан бәйрәм итәчәк?

Гает намазы – 2021 елның 13 маенда.

Фитыр, фидия һәм зәкят нисабы күләмнәре нинди?

Зәкят түләү өчен нисаб 310 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча).

Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 36 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 700 сум итеп түләргә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Фитырны ничек бирергә – азык-төлек беләнме яки акчалатамы?

Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитыр сәдакасын (бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә), ризык/азык-төлек белән генә түгел, акчалата да! бирергә мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һ.б. өчен) тота ала.

Фитыр сәдакасын кая җибәрергә?

Мөселманнар фитыр сәдакасын Рамазан аенда түли. Моңа бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, алга таба халыкның мохтаҗ катламнарына бүлеп бирү максатыннан, фитыр сәдакасын җыя башлый. Фитыр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып Гает намазына кадәр өләшергә мөмкин.

Фитыр сәдакасын ике юл белән күчерергә мөмкин:

Сәдаканы 13 апрельдән 12 майга кадәр күчерергә мөмкин.

1. 4817 7601 6652 0787 номерлы Саклык банкы картасы («Зәкят» фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атаморат кызы исемендә).

2. Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322.

Сайт www.zakyatrt.ru

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «Фитр-садака» дип күрсәтергә.

«Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәр ел саен Рамазан аенда республикада «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафонын игълан итә. Акция барышында түбәндәге башлангычлар тормышка ашырыла:

- азкеремле гаиләләргә һәм мохтаҗларга азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү. Билгеле булганча, узган елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән, Казанның 915 азкеремле гаиләсенә 5,5 тоннадан артык азык-төлек тапшырды. Азык-төлек җыелмасына он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр, токмач, чәй, как һәм кәнфит керә.

- IХ Республикакүләм ифтар. Оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы и «Туган Авылым» милли-туризм комплексы. Ифтар 7 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Хәзерге вакытта волонтерлар туплау бара. Моның өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтының уң ягында урнашкан баннерга басарга һәм анкетаны тутырырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18.

- ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды физик мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр өчен традицион ифтар уздыра.

- авыру балаларны дәвалау өчен акча җыю. Узган елда «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында 12 балага ярдәм күрсәтелде. Быел 5 авыру бала ярдәм көтә:

Ярдәмгә мохтаҗ беренче бала – Мәрьям Хәйретдинова. Аңа 7 яшь. Үзе кечкенә булса да, диагнозлар исемлеге бер дә кечкенә түгел: сабыйда ачык булмаган этиологияле энцефалопатия, баш миендә арахноидаль киста, йөрәге тумыштан тайпылышлы һәм операция ясалган, психо-сөйләм үсеше тоткарлану... Мәрьям үз гомерендә 6 операция кичергән, шуларның икесе – баш миенә, бер операция – йөрәккә. Шулай ук сукыр эчәгесен, остеомиелитны дәвалау һ.б. Тормышы катлаулы булуга карамастан, Мәрьям гел үсештә. 7 яшендә кыз гадәти гимназиягә укырга керә. Балага тернәкләнү курслары таләп ителә. Мәрьямгә моның өчен 60 000 сум акча кирәк.

Ярдәмгә мохтаҗ икенче бала – Динә Галиуллина. Аңа 12 яшь. Сабыйда спастик тетрапарез, күзләрнең челтәр катлавы астегматизмы. Динә 28 нче атнада туган. Биш айда аңа диагноз куйганнар. 2 айда кызның күзенә операция ясаганнар. Ул бары тик 2 яшьтә генә утыра башлаган. Өч яшьтә генә, әти-әниләрен сөендереп, бераз сөйләшергә тотынган. Гаиләдә әтиләре генә эшли. Шуңа күрә акча бик кирәк әйберләргә генә җитә. Хәзер сабыйга тернәкләндерү курслары бик кирәк. Әмма бу курслар өчен гаиләнең түләргә көче җитми. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Динәне аякка бастыру өчен 60 000 сум акча кирәк.

Ярдәмгә мохтаҗ өченче бала – Айзат Билаловка 4 яшь. Диагнозы: ДЦП, спастик тетрепарез, Веста синдромы. Ул бу дөньяга бик авырдан килә. Баланы тартып диярлек алалар, ул зәңгәрләнгән була һәм бары 20 минуттан соң гына кычкырып җибәрә. Айзат үзе сулый алмаган, бары зонд аша гына ашаган. Берникадәр вакыттан соң аны көзән җыера башлый, өстәвенә Веста синдромы да бар. Малай ятып кына тора, әйләнми, сөйләшми... Балага кичекмәстән тернәкләнү узарга кирәк. Айзат тулы гаиләдә тәрбияләнә, әмма әтиләре генә эшли. Әнисе авыру баланы тәрбияләү белән мәшгуль һәм тагын бер бәби көтә. Айзат өчен кирәк булган акча – 60 000 сум.

Ярдәмгә мохтаҗ дүртенче бала – Семён Матвеев. 8 яшьлек Семён гаиләдә өченче бала булып туган, ир-балалардан берүзе ул. Әнисенең йөклелек чоры яхшы уза, Семённы гаиләдә зарыгып көтәләр. Бала дөньяга килгән вакытта, аның йөрәге тибүдән туктый. Малайның хәле бик авыр була. Шуннан соң Семён күпсанлы тернәкләнү курслары уза, дәвалана. Хәзер Сёма мөстәкыйль рәвештә басып йөри алырлык хәлдә түгел. Ул барысын да аңлый, сөйләшә, кулга тотынып йөри. Тиздән катлаулы операция ясарга тиешләр, аннан соң кабаттан тернәкләнү курслары узарга кирәк булачак. Семён өчен 60 000 сум күләмендә акча җыю игълан ителә.

Ярдәмгә мохтаҗ бишенче бала Вика исемле. Аңа 12 яшь, ул 4 нче мәктәп-интернатта укый. Туган вакытта табиб хатасы белән Викага нык зыян килә. Алты айлык чагында аңа балалар церебраль параличы, спастик тетрапарез диагнозы куела. Виктория бик авырлык белән йөри, гиперкинезлар (авыруның үз ихтыярыннан башка барлыкка килә торган хәрәкәтләр) бар, күз күреме начар, яза алмый, зур булмаган араларга тотынып кына йөри. Вика биш аеннан бирле даими рәвештә тернәкләндерү курслары уза. Өйдә ул шулай ук сәламәтләндерү физкультурасы белән шөгыльләнә, массаж ала, логопед, репетитор һәм дефектолог белән шөгыльләнә. Тырышлык бушка узмый: Вика сөйләшә, бер кул белән тотынып һәм ходунки белән йөри башлый. Әниләре бары балаларны карау белән генә шөгыльләнә, гаиләдә әти кеше генә эшли. Гаиләнең шактый кыйбат торган курсларга акчасы җитми. Алар ярдәм сорый. Кирәк булган сумма – 60 000 сум.

Әлеге балаларга ярдәм итүнең 3 юлы бар:

1) 3116 номерына kazan сүзен язып смс-хәбәр җибәрергә.

2) 6390 0262 9014 6262 29 номерлы Саклык банкы картасына күчерергә (Әлмәтов Илнур Мәхмүт улы).

3) Акчаны счетка күчерергә мөмкин, реквизитлар түбәндә күрсәтелгән.

ИНН: 1655068682

КПП: 165501001

ОГРН: 1091600003153

ОКПО: 63107012

Расчетный счет: 40703810500027000071

Банк: ПАО "АК БАРС" БАНК

БИК: 049205805

Корр. счет: 30101810000000000805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Телефон: (843) 225-33-22

Генераль директор: Мәрданов Булат Раиф улы;

Акчаны күчергәндә «ДЕТЯМ» дип күрсәтергә.

- “Ярдәм” мәчетендә 12 нче апрельдән күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дигән бушлай тернәкләндерү курслары башлана. Моннан тыш, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды көн саен Казан мәчетләренә һәм фонд карамагындагы физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә, азкеремле гаиләләргә һәм студентларга ифтар өчен 1200 ланч-бокс таратуны оештыра. Шулай ук “Ярдәм” фондының “Тормыш юлы” акциясе кысаларында 500 азкеремле һәм күпбалалы гаиләгә, инвалидларга, пенсионерларга азык-төлек җыелмалары өләшенәчәк.

- Татарстан Республикасының барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар уздырылачак, ураза тоту һәм гыйбадәт кылу өчен шартлар тудырылачак, Гает намазлары үткәреләчәк.

Казанда һәм Татарстанда ифтарлар кайда узачак?

Шуңа игътибар итәргә кирәк: республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, мәчетләрдәге ифтарлар билгеле бер чикләү чараларын күздә тотып уздырылачак. Авыз ачу мәҗлесләрендә 100 дән артык кеше катнашмаска тиеш. Ифтар уздыра торган мәйданчыклар бер кешегә 4 квадрат метр исәбеннән булырга тиеш. Ифтарларга килүчеләрнең сулыш органнарын саклау чараларыннан булуы сорала.

Казанда ифтарлар 46 мәчеттә узачак. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәте:

Көн саен:

1

“Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Кабан арты мәчете”

Казан ш., Һади Такташ урамы, 26 йорт

2

"Гадел"

Казан ш., Оренбург проезды, 193 йорт

3

“Әл-Мәрҗани” Җәмигъ мәчете

Казан ш., Каюм Насыйри урамы, 17 йорт

4

"Туган авылым"

Казан ш., Туфан Миңнуллин урамы, 14 е йорты

5

"Шамил"

Казан ш., Борисковская урамы, 64 йорт

6

"Ризван"

Казан ш., Хөсәен Мәүлетов урамы, 48 а йорты

7

"Өмет"

Казан ш., Дачная урамы, 3 а йорты

8

"Тынычлык"

Казан ш., Мелитопольская урамы, 15 йорты

9

"Ал"

Казан ш., Мәҗит Гафури урамы, 67 йорты

10

"Зәңгәр"

Казан ш., Сара Садыйкова урамы, 8 йорт

11

"Хөзәйфа"

Казан ш., Юлиус Фучик урамы, 52 йорт, 1 к.

Казан шәһәренең Совет районы мөхтәсибәте

Көн саен:

1

“Бистә Нуры Габделгалләм”

Казан ш., Пионерская урамы, 5 йорт

2

"Гаилә"

Казан ш., Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 йорт

3

"Ислам"

Казан ш., Вяземская урамы, 28 йорт

4

"Иман нуры"

Казан ш., Дорожная урамы, 32 а йорты, 1 к.

Мөмкинлеккә карап, ике көнгә – бер, өч көнгә бер тапкыр үткәрәләр:

1

“Коддус”

Казан ш., Яснополянский тыкрыгы, 16 йорты

2

"Ибраһим"

Казан ш., Локаторная урамы, 33 б йорты

3

"Саләх"

Казан ш., Мамадыш тракты урамы, 18 йорт

4

"Шәрәфетдин"

Казан ш., Ягодная урамы, 6 д йорты

5

"Әхтәм"

Казан ш., Мирская Амира урамы, 15 йорт

6

"Мөслимә"

Казан ш., ул. 1 нче Нокса урамы, 31 йорт

7

"Дин Ислам"

Казан ш., Чишмәле урамы, 17 а йорты

8

"Ярулла"

Казан ш., Нокса урамы, 32 д йорты

Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәте

Көн саен уза торган традицион ифтарлар:

1

"Мәүлид"

Залесный бистәсе, Селянская урамы, 23 йорт

2

"Миргазиян"

Казан ш., Декабристлар урамы, 111 йорт

3

"Рамис"

Яңа Юдино бистәсе, Яңа Юдино урамы, 140 йорт, 2 к.

4

"Рамазан"

Казан ш., Окольная урамы, 25 б йорты

5

"Әл-Ислах"

Осиново бистәсе, Комсомольская урамы, 6 Б йорты

6

"Бишбалта"

Казан ш., Клара Цеткин урамы, 14 йорт

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды көн саен бу мәчетләрдә ифтар өчен ланч-бокслар таратачак:

1

"Ярдэм"

Казан ш., Серов урамы, 4 А йорты

2

"Рамазан"

Казан ш., Окольная урамы, 25 б йорты

3

"Рәҗәб"

Казан ш., Энгельс урамы, 20/39 йорты

4

"Ай Нуры"

Казан ш., Ак.Королев урамы, 2 йорт

5

"Әл-Ислах"

Осиново бистәсе, Комсомольская урамы, 6 Б йорты

6

"Мәүлид"

Залесный бистәсе, Селянская урамы, 23 йорт

7

"Рамис"

Яңа Юдино бистәсе, Яңа Юдино урамы, 140 йорт, 2 к.

8

"Миргазиян"

Казан ш., Декабристлар урамы, 111 йорт

9

"Бишбалта"

Казан ш, Клара Цеткин урамы, 14 йорт

10

"Җомга"

Юдино бистәсе, Ильич урамы, 4 йорт

11

"Сөләйман"

Казан ш., Ютазы урамы 8 а йорты, 1 к.

Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы мөхтәсибәте

Көн саен:

1

“Нур-әл-Ислам”

Казан ш., Бигиев урамы, 36 йорт

2

“Казан нуры”

Казан ш., Фатыйх Әмирхан урамы, 3 йорт

3

“Салихҗан”

Казан ш., Бестужев урамы, 66 а йорты

Мөмкинлеккә карап, ике көнгә – бер, өч көнгә бер тапкыр үткәрәләр:

1

“Фатиха”

Кадыш бистәсе, Рихард Зорге урамы, 2 а йорты

2

“Кыйбла”

Щербаков бистәсе, Молодежная урамы, 1 а йорты

3

“Өмет”

Борисоглебск бистәсе, Школьная урамы, 4 а йорты

Яр Чаллы шәһәренең Яр Чаллы мөхтәсибәте

Көн саен:

1

“Тәүбә”

Яр Чаллы шәһәре, ГЭС эшчеләр бистәсе, Үзәк урам

2

“Ихлас”

Яр Чаллы шәһәре, Сидоровка бистәсе

3

"Әбүзәр"

Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ, Крупская урамы, 14 а йорты

Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама мөхтәсибәте

Көн саен:

1

“Җәмигъ”

Түбән Кама шәһәре, Химиклар проспекты, 59 йорты

2

“Нур”

Түбән Кама шәһәре, Менделеев урамы, 12 а йорты

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»