поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.10.2010 Медицина

РАЯН САФИН: "ХИҖАМА – ШӘРИГАТЬЧӘ ДӘВАЛАНУ ТӨРЕ"

Хиҗама(«әл-хаджм») – гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «кан алдыру» дигән мәгънәне аңлата. Хиҗама – пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтеннән килгән, дәвалау максатыннан кулланыла торган чара булып хезмәт итә. Әлбәттә, бу сүз күпләребез өчен яңа термин буларак кабул ителер. Әмма хиҗаманың тарихы ерак үткәнгә барып тоташа.

Бу төшенчә турында күбрәк мәглүмат алыр өчен, без бүгенге көндә Россия Ислам университетында белем алучы (шул ук вакытта мөгаллимлек вазифасын үтәүче дә), хиҗама ясау белән шөгыльләнүче Раян Сафинга мөрәҗәгать итәргә булдык.

 

– Раян, сез инде хиҗама ясау өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаган кеше. Безгә аның хакында кычкача сөйләп үтмәссез микән?

 

– Хиҗама ул – кан алдыру, конкретрак әйткәндә, начар канны чистарту. Бу дәвалау ысулы хакында бик күп хәдисләрдә әйтелә. Мәсәлән, “Иң яхшы дәвалану чараларының берсе -кан алдыру (Бохари һәм Мөслим риваятьләреннән). Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: “Мин күккә ашканда, күкнең һәрбер баскычы саен “Әй Мөхәммәд, үзеңнең өммәтеңә кан алдырырга куш” – дигән сүзләрне ишеттем. (Ибн Маҗә риваятеннән).

 

 Хиҗама элек-электән татарларда бик киң таралган булган, археологик казылмалар вакытында табылган операция кораллары моны исбатлаучы дәлил булып тора. Һәрбер мәчетнең имамы дини вазифалар гына үтәп калмыйча, кешеләрне дәвалау белән шөгыльләнгән. Хиҗаманы ирләргә мулла үзе ясаса, хатын-кызларны абыстайлар дәвалаган. Тик революциядән соң бу дәвалау төре кулланылмый башлый, югала, онытыла. Хәзер инде динебез яңадан үз көченә кайта башлагач, Аллаһның рәхмәте белән әлеге ысул янәдән кулланыла башлады. Дин әһелләре халыкны рухи яктан дәвалау, үстерү өчен күп көч куя. Әмма физик яктан сәламәтләндерү, тәнне чистарту ягыннан мактанырлык дәрәҗәдә түгел. Мөселманнар исә рухи яктан да, физик яктан да сәламәт булырга тиеш.

 

 Без чирли башлагач, иң беренче эш итеп, кан алдырырга ашыгабыз. Чөнки беләбез, канда бөтен чирләрнең дә билгеләре күренә. Хиҗама Ислам динендә булган халыклар арасында гына түгел, Кытай медицинасында да киң кулланыла. Канны чистарту ике төрле була: беренчесендә фәкать банка гына куелса, икенчесендә тәннән кан алына.

 

  Хиҗама нинди чирләргә дәва булып тора?

 

 – Алар бик күп: йөрәк авыруы, гайморит, остеохондроз, мигрень, ревматизм, паралич, иммунодефицит, куллар калтырану синдромы, геморрой, простатит, йөткерү, депрессия , йокысызлык, гастрит, шикәр авыруы, генекологик авырулар, баш әйләнү, күңел болгану һ.б.

 

– Дәвалау процессында гәүдәнең кайсы өлешләреннән кан алына?

 

– Ул нинди чир булуына карап билгеләнә. Иң киң таралганнары – баш артыннан һәм аркадан кан алу. Әгәр инде кешенең чире югары яки түбән очлыкларга бәйле икән, ул вакытта кулдан яки аяктан алына.

 

Әлеге « операцияне» якынча ничә кешедә үткәрдегез?

 

– Мин инде хиҗама ясау белән ярты ел шөгыльләнәм, төгәл санын хәтерләмим. Беренче тәҗрибәләремне шәкертләрдә үткәрдем.

 

Хиҗаманың файдасы тияме? Авырулар чирләренә дәва таба алалармы?

 

– Әлбәттә. Кан алдырганнан соң кеше җиңеләеп, рәхәтләнеп китә. Ләкин моның өчен хиҗаманың дөрес ясалуы мөһим.

 

Хиҗама нинди шартларда ясала?

 

– Әлегә өйдә генә ясыйбыз. Тик киләчәктә, Аллаһ кушса, хастаханә шартларында үткәрә башларбыз дип ышанам.

 

Халыкның кан алдырып дәвалауга ихтыяҗы туса, сезнең белән элемтәгә керә аламы?

 

– Әлбәттә. Теләсә кайсы вакытта хәбәр итә алалар. Без һәркемне кабул итәбез (телефон номеры: 89274426501).

 

 Бүгенге көндә күпләребез хастаханә шартларында дәвалана торып та, файдасы тимәгәч, күрәзәчеләргә, им-томчыларга йөрү юлын сайлырлар. Ә бәлки динебездә хупланмаган бу ысуллардан баш тартып, Аллаһ күрсәткән дәвалану чараларын куллансак, тәнебез сихәтләнеп, рухыбыз тагын да ныгый төшәр иде.


Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»