|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2021 Мәгариф
Чынлыкта баланың маңгаенда икеле булганмы-юкмы? (3 версия)Күмертау мәктәбендә булган хәл бөтен Русиягә яңгырады: дәрескә альбом алып килмәгәне өчен укытучы бер кызның маңгаена икеле куйган. Интернет челтәрендә шау-шу тугач та укытучы гариза язып эшеннән үз теләге белән киткән. Мәктәп директоры вакыйганың чынлап та булуын раслаган. Хәзер вакыйганың өч төрле варианты барлыкка килгән. Беренчесе, укытучы икелене кызның маңгаена ручка белән куйган. Әлбәттә, сыйныфташлары көлә башлаган, кыз маңгаендагы икелене бетергән дә кайткач бу хәлне әнисенә сөйләгән. Әнисе шунда ук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Тикшерү комитетының рәсми фаразы нәкъ бала сөйләгән фараз белән туры килә.
Икенче - укытучының үзенең фаразы буенча, ул икелене һавада гына куйган, имеш. Ручканың икенче ягы белән “куйган” да, бәдрәфкә барып көзгедән карарга кушкан. Кыз маңгаен юып килгәч: “Нигә юдың? Анда бит бер нәрсә дә юк иде”, - дигән.
Өченче вариант. Укытучы кызның маңгаена икеле куярга маташкан, әмма ручканың пастасы бетеп, язмаган. Ул кызга: “Сиңа бит ручка да язмый”, - дигән ди, имеш...
Соңгы сүзне Тикшерү комитеты әйтәчәк.
Чыганак: Башинформ.
Фото: pochemy-nelzya.info
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|